ТАТ РУС ENG

Уральск хәбәрләре

Хәсәнҗан Хөсәенев җәнабләре әллә кайсы матбагадан «Бәянел хак фи хаккыл хиҗаб» исемле бер китап бастырган.

Китапны бик мактыйлар, кәгазе бик яхшы — ертылмый торган кәгазь, диләр. Хәсәнҗан абзый һәр көнне бер дистәсен сүтеп, чәй-шикәр төреп җибәрә, имеш. Ит базарындагы итчеләр дә бу китап чыкканнан бирле кәгазь сатып алмый башлаганнар, ди. Итләрен бу святой китап берлән генә төреп җибәрәләр, ди.

Бу китап, хиҗаб хакында булганга күрә, һаман чапан эчендә төренеп кенә тора, имеш, дип сөйлиләр.

Бу чапанлы китап, «Казан» миһманханәсенә кереп килгәндә, яңгылыш егетләр очрагач, тагы Хәсәнҗан кибетенә качкан, ди.

Инде бер җиргә дә чыкмый, ди.

Әмма итчеләргә һәм аларның покупательләренә ничек күренә икән? Мин үзем, кыйраәтханәгә ничә тапкыр кереп, мәзкүр китапны сорасам да: «Ул монда юк. Андый чапанлы китап монда киләме соң! Әле беркөн генә качып киткән иде», — диделәр.

Хиҗаб — йөз өреткеч пәрдә.
Кыйраәтханә — уку залы.
Мәзкүр — әлеге.


("Уральск хәбәрләре" (Хәсәнҗан Хөсәенев җәнабләре…). «Фикер» газетасының 1907 елгы 4 февраль (5 нче) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст газетадан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*