ТАТ РУС ENG

Чыбыксыз телеграмм хәбәрләре

Үз мөхбирләремездән

 

Фас: Фас халкы бер җиргә җыелып, Мәүла Хафизны, яхуд Мәүла Габделгазизнеме солтан итеп куярга тиешлеге хакында киңәш итештеләр. Ахырдан, икесене тәмам хәлдән тайганчы сугыштырып, кайсы җиңсә, шуны куярга карар бирделәр.

Оренбург: Мәдрәсәи Хөсәениягә яхшы мөгаллимнәр китерелә дип реклам таратылып, акчалар җыелган булса да, көз көне саный башлагач, чебешләрнең саны чыкмады. Бәгъзе фәннәрне укытырга мөгаллимнәр булмадыкыннан 33 шәкерт, биргән акчаларыны кайтарып алып, мәдрәсәне ташлап качтылар.

Мәдрәсә авыруы бу ел Оренбургка күчкән икән.

 

("Чыбыксыз телеграм хәбәрләре". — «Яшен»нең 1908 ел 3 нче (20 сентябрь) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Яшен»нән алынган.
…Фас халкы… карар бирделәр. — Фас — Марокконың (Мәракышнең) башкаласы. Монда XX йөз башында Мароккода власть өчен барган көрәш вакыйгаләренә ишарә.
Мәдрәсәи Хесәениягә… мәдрәсәне ташлап качтылар. — Ислахчылар хәрәкәтенең тәэсире Оренбургка соңлабрак барып җитә. 1908 ел көзендә Хөсәения мәдрәсәсе шәкертләре  баш күтәрәләр, байтак шәкерт авылларына, туган җирләренә кайтып китә. Монда телгә »алынган 33 шәкерт Татарстанның хәзерге Әгерҗе районына кергән Иж-Буби мәдрәсәсенә китә. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


 

Комментарий язарга


*