ТАТ РУС ENG

Гәзитәләрдән

«Бәянел хак» гәзитәсенең 409 нчы номерында медицинский академия профессорларыннан тыйб докторы потомственный почетный купец Әхмәтҗан абзый* җәнабләре хифзысыйххәт бабыннан бик мөһим вә бик истифадәле мәкаләләр яза башлаган. Йөрәге тибрәнмәгән, каны йөрмәгән, күңеле болганмаган кешеләргә ушбу мәкаләләрне бер дә калдырмыйча укып баруны тәүсыя итәмез. Хосусән, Әхмәтҗан бабайның язган нәрсәләре һәммәсе дә үз башыннан кичкән вә тәҗрибә кыйлып белгән һәм башка докторлардан ишеткән сүзләрнең Әхмәтҗан абзыйның хәтерендә калган нәрсәләреннән гыйбарәт булганга күрә бик әһәмиятледер.

Хәстә гәзитәләрнең башларына авыру килде исә, һәркаюсы хифзысыйххәтне тәҗрибә кыйлып караучан булалар. Шул сәбәптән анларның бу хакта яңлышу ихтималлары юктыр.

Мәсәлән, мин сезгә мисал өчен генә әйтим:

Мәрхүм «Азат» гәзитәсе дә ахыр сулуында хифзысыйххәт бәхәс кыйлды һәм шул хөррияте даим булган мөддәттә** вафат булды. «Казан мөхбире» дә иске кабыгыны салыр алдыннан хифзысыйххәт хакында күп язган иде. «Борһане тәрәкъкый»нең дә ахыргы номерларында шул хәл күренде.

Бик мөҗәррәбтер.

Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде: бервакыт бер кешенең аягы шешкән. Бу кеше, әүвәлге заманның гадәтенчә, мөгаббиргә барган. Мөгаббир бу кешегә, аягына бал ягып, белен ябарга кушкан. Мәзкүр адәмгә шифасы тигән.

Соңра беркөн бер төш күргән, төшене юрату өчен яңадан мөгаббиргә барган. Мөгаббир: «Угылың булыр», — дип, төшене җурап җибәргән. Вакыйган да бу кешенең угылы булган.

Соңра бу кеше: ушбу тәҗрибәләрне күргәннән соң, үзе дә мөгаббир булырга фараз кыйлып, кибет ачып, мөгаббирләр киеме киенеп утырган. Бер кара кол килеп, буннан төшене җурарга үтенгән. Мәзкүр адәм әүвәл кара колның акчасыны алган да «угылың булыр» дип төшене җураган. Хәлбуки, кара колның, угылы булу түгел, хатыны да юк икән.

Соңра бу кеше: «Кая, күбрәк акча бир, яхшылабрак журыйм», — дигән. Кара колдан акчаны алган да: «Бар, кайтып аягыңа бал илә белен яп», — дигән. Кара кол, буңа каршы тәшәккер итеп, яңагына берне биргән.

Безнең «ирексез табиб» әфәнде дә, шул рәвешчә, үз тәҗрибәләрене язып, табиблеккә керешкән.

Мәкаләсенең әһәмиятле җирләреннән бәгъзесенә бу урынга дәреҗ иттек.

Һәлакәттән саклану өчен, хәйванатнең һәр нәүгысендә үзенә махсус тәдбирләре була, мәсәлән, кошлар (каргалар, чәүкәләр, козгыннар, тилгәннәр, бөркетләр, каракошлар, карчыгалар, лачыннар) үзләренчә, балыклар (чуртан, шыртлака, ерж) үзләренчә, ерткучы җанварлар (арыслан, юлбарыс, аю, бүре, төлке, мачылар) үзләренчә, йорт хайваннары (ат, сыер, сарык, кәҗә) үзләренчә, корт-кырмыска (кандала, борча, чебен-черки) кеби җан ияләре дә үзләренчә сакланалар…

«Адәмнең тәнендә һәркемгә мәгълүм ак вә нечкә тамырлар бик күп. Шулар, табибләр гыйбарәтенчә, «нерва» дип атала. Әгъзаларда вә тәннең эчендә булган хәрәкәтләрнең барчасы да шул вак тамырларның ярдәме берлә йөртелә.

Боларның һәркаюсы үзенә махсус хәрәкәттә. Мәсәлән, бәгъзеләре, телефон вә телеграф мисалында, баш миенә (кыңгырау шалтыратып) хәбәр биреп торалар. Бәгъзеләре, фантал трубалары мисалында, ашаган тәгамнән тәнгә хаҗәт булган нәрсәләрне суырып (качать итеп, икенче башыннан пожарга су сиптергән шикелле сиптереп), төрле әгъзаларга йөртеп торалар…»

 

*Әхмәтҗан абзый — Әхмәтҗан Сәйдәшев.
**Азат булып торган вакытында. Монда: сүз уйнату.
Нәүгысе — төре.
Тәфәээл кыйлдым — фал ачтым.
Сакит — тын, тик торучы.
Тыйб — медицина.
Хифзысыйххәт бабыннан — сәламәтлек саклау мәсьәләләреннән.
Истифадәле — файдалы.
Тәүсыя итү — тәкъдим итү.
Мөҗәррәбтер — сыналган нәрсәдер.
Мөгаббир — төш юраучы.
Һәр нәүгысендә — һәр очракта, һәр төрендә.
Тәдбир — чара.
Тәгам — ризык.
("Гәзитәләрдән" («Бәянел хак» гәзитәсенең…). «Яшен» газетасының 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*