ТАТ РУС ENG

Хәзерге заманча сөйләшүләр

 

*

— Йә, иптәш, тор инде! Бу кадәр бертоташтан йокларга депутат Аллабиргәнев түгелсеңдер бит?
— Кит әле, зинһар! Баш очымда Зариф Бәшири шикелле мыраулама.

*

Ике шәкерт:
— Иптәш, зинһар, кара әле, бу мәсьәләне һич хәл кыйлып булмый: бер дә чыкмый.
— Нишләп чыкмасын?! «Нур»*мыни ул чыкмаска?

*

Ике мөгаллим:
— Мөгаллим булгач, балаларны күз ачып йомганчы кеше итәчәкмен.
— Ярар, ярар, «Фикер» шикелле алдан мактанып куйма*!

*

Ике кеше арасында низагъ:
— Һи, «Тәрҗеман» баш! Кешегә гакыл өйрәтеп яткан буласың.

*

Бер низагъ соңында берсе нәсыйхәт бирә:
— Йә, иптәш, андый гына эшләр дөнья булгач була ул, «Чүкеч» белә «Ислах» түгелсездер әле***. Гомер буе сүгешеп тормассыз.

*

— Иптәш, мин Габдулланың сөйләгән сүзенең берсенә дә төшенә алмадым.
— Төшенергә бит, ул «Тәрәкъкый» теле**** белә сөйли ич.

*

Хәзерге заманча бер вакыйгадан хикәя:
— Бер көннәрне мин октябрист Вәлигә барган идем: аның янында Пуришкевич Исхак белә Шульгин Гәрәй бар иде. Безнең арада Австрия политикасы хакында речьләр башланып китте. Октябрист Вәли ул тугърыда бөтенләй «Бәянел хак»ча икән. Шульгин Гәрәй бөтенләй политиканы «Вакыт»чарак борып җибәрде. Англия политикасы белә бөтенләй Извольскиләнеп китте.

 

 

*«Нур» — бу газета шактый тәртипсез чыккан.
**«Фикер» шикелле алдан мактанып куйма! — Газета редакциясе яңа нашир кулына күчкәннән соң чыгуын дәвам итәсен игълан итсә дә, ике ай үтүгә туктап кала (бу турыда Тукайның «Кабергә киткән «Фикер» яңадан терелеп кайтты» исемле язмасын һәм аңа искәрмәне карагыз).
***«Чүкеч» белә «Ислах» түгелсездер әле. — «Чүкеч» газетасы «Әл-ислах» газетасын тәнкыйтьләргә маташты, моңа каршы «Әл-ислах» та җавапсыз калмады, билгеле.
****«Тәрәкъкый» теле — 1906–1907 елларда Ташкентта чыккан газета, теле ярым үзбәкчә, ярым татарча.

 

("Хәзерге заманча сөйләшүләр". «Яшен» журналының 1908 елгы 5 нче (17 декабрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*