ТАТ РУС ENG

Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?

Баланың — «Бүкәй килә» дисәң; муллаларның — «Указыңны алалар» дисәң; байларның — «Җәмгыяте хәйриягә акча сорыйлар» дисәң; «Башка милләт»нең — «Япон килә» дисәң; мөәззиннең — «Быел берәү дә үлми» дисәң; социалистларның — «Околодочный килә» дисәң; татар шәкертенең — «Тәмәке тартканыңны фәлән хаҗи күргән» дисәң; төрекләрнең — «Аксак Тимер гаскәре килә» дисәң; Морат вә башка бәдәлчеләрнең* — «Хөкүмәт наемщикларны бетерергә кушкан» дисәң; татар хатынының — «Ирләр күрә ич» дисәң; Тимершаһның** — «Көлке журналы чыгаралар» дисәң; Мөхәммәтгали шаһның — «Ляховны Русия хөкүмәте кире алдыра» дисәң; Сәйдәшевнең — «Игълан бирүчеләр «Бәянел хак» татарның «Русское слово»сы түгел икәнен белгәннәр инде» дисәң; Һади Максудиның — «Мөгаллиме әүвәл»еңне*** бер көтепханә урлап бастырган» дисәң; пьянчукларның — «Аракы аптекларда гына сатылачак» дисәң; авыл мужикларының — «Муллаңызга Казаннан әллә нинди сурәтле китаплар килгән» дисәң; Яурупа дөвәле могаззамәсенең — «Бөтен дөнья мөселманнары панисламизм юлы белән хәрәкәт итәләр һәм сез белгәнне белергә бик каты тырышалар» дисәң; Йосыф Акчуринның — «Рисаләңә яңлыш бер татарча сүз кергән» дисәң****; Пуришкевичнең — «Русиянең барча гайре рус әһалисе вә хосусән яһүдиләр, руслар илә бер хокукта булып, чын Русия гражданнары булдылар инде» дисәң.

 


*Морат вә башка бәдәлчеләр — Морад Мәкки (Рәмзи, 1855–1934) турында сүз бара. Аның тарих китаплары да бар.
**Тимершаһ — Тимерша Соловьев.
***Һади Максудиның «Мөгаллиме әүвәл»е — Һ.Максуди төзеп бастырган әлифба китабы.
****Йосыф Акчуринның — «Рисаләңә яңлыш бер татарча сүз кергән» дисәң — бу сәясәтче һәм публицистның мәкаләләрен төрекчә язуына ишарә ителә.
Околодочный — полицейский.
Дөвәле могаззәмә — бөек дәүләтләр.
Рисалә — китап, әсәр.
Гайре рус әһалисе — руслардан башка халыклар.
Хосусән — бигрәк тә.

("Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?" «Яшен» журналының 1908 елгы 3 нче (30 сентябрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*