ТАТ РУС ENG

Мәкальләр

Исәп кирәк, хисап кирәк. Иске гласныйларны* чыгарып түгәргә ничә ат кирәк?

Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми.

Ике чабата — бер кием, ике шалкан — бер тиен. Татар хатынының бар белгәне — күлмәк тектерү дә кием.

Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың. Китәргә бәдәл кирәк булгач, җәдитчеләрне дә хурларсың.

Көяз туңмас — калтырар. Татар башы һәрвакыт кояш кеби ялтырар.

Ат азгыны тайга иярер, татар мулласы байга иярер.

Өе биек, өйрәсе сыек. Кесәңдә акча булмаса, никадәр яхшы сөйләсәң дә, агызың кыек.

Карама кешенең үзенә, кара сүзенә. Татар болай һич аңламас, төртеп күрсәтмәсәң күзенә.

 

 

*Гласный — шәһәр думасы әгъзасы. Журналның бу санында гласныйлыкка (татарлардан да) яңа сайлаулар булу темасына ике карикатура да бирелгән.
Бәдәл — кеше өчен ялланып хаҗга баручыга бирелә торган акча.

("Мәкальләр". «Яшен» журналының 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*