ТАТ РУС ENG

Мин шушылар илә милләтче

1) Шакир Хәмитев* шырпысы илә генә тәмәке тартам.
2) Тәмәкенең дә «Госманлы сигарасы» исемлесен махсус Истанбулдан алдырам.
3) «Исмәгыйль Гаспринский сабыны» илә битемне җуам.
4) Шул кешенең үк канфиты илә чәй эчәм.
5) «Новое время»гә каршы пешмәгән мәкаләләр язудан артык хасияте булмаса да, әлбәттә, әлбәттә, «Вакыт» гәҗите укыйм.
6) Мөндәриҗатыннан Кара диңгез ары ягы исе генә чыгып, фи хәдде затиһи ялган татар журналы гына булса да, «Шура»сына да акча түлим.

 

*Шакир Хәмитев — шырпы фабрикасы хуҗасы.

 Мөндәриҗат — эчтәлек.

Фи хәдде затиһи — заты, үзе.

("Мин шушылар илә милләтче". «Яшен» журналының 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында «Милләтче» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*