ТАТ РУС ENG

Төрле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат

("Хәятел хайван"нан)

 

Тутый. — Бу хайван «Кәримев, Хөсәенев» матбагасында хәреф кассалары астында, кургашын исе арасында мәгыйшәт итәр.

Башлыча тереклек итә торган ашы «кешедән ишеткәнне кат-кат чәйнәү» нам бер үләндер. Үзе мәче нәселеннән булып, бәгъзан «йоклаган милләтләр» башы очында вә очырмаларда мыраулап йөргәнен ишетергә мөмкиндер.

Мулла Ш.К.* — Бу хайван Җаекъ нәһре буенда Оренбург шәһәрендә мәгыйшәт итәр. Башлыча тереклек итә торган ашы «Чүкеч сабы» нам бер үләндер.

Бу хайван, үлән ашаганына карамаенча, бер тарафтан ерткучы дадыр. Фәкать шунысы бар: аның бер-бер җан иясенә ерту нияте илә һөҗүм итеп тә, аз гына да булсын җәрәхәтли алганын ривайәт итмиләр. Аның ерткучылыгы анчак шул габәс омтылуы җәһәтеннән генәдер. Күбрәк һөҗүме инсафлырак мөхәррирләргәдер.

Гыйбраһим**. — Бу хайван, йорт хайваны булса да, күчмә мәгыйшәтне сөя торган бер хайвандыр. Шәйлә ки: ул бүген Петербургта, иртәгә Сибириядә, берсекөнгә Истанбулда яки Казан вә Уфада буладыр. Үзе җуаш вә «өлфәт»ле хайван булып, кешеләр вә галәлхосус байлар кулына ияләшүчән буладыр.

Башлыча тереклек итә торган ашы «мәсләксезлек» нам бер «яшел» үләндер. Рәсеме беренче номер «Яшен»дә дәреҗ ителмеш иде.

Минһаҗел Һинди***. — Бу хайван күркә нәүгыннән бер коштыр. Хвалын өязендә мишәр карьяләре тирәсендә күбрәк буладыр.

Башлыча тереклек итә торган ашы "Дөрелфөнүн саламы" нам бер үләндер. Гәүдәгә таза булса да, зарарсыз гына бер мәхлүктыр.

Кәҗә аякыф****. — Бу хайван Казанның Яңа бистә ягында мәгыйшәт итеп,башлыча тереклек итә торган ашы "Бәдьэл мәгариф" нам бер үләндер. Күп вакытта мәдрәсәләргә кереп, осуле җәдидә китапларын ашап чыкканын ривайәт итәләр.

Рәсеме киләчәк номерга дәреҗ ителер.

 

*Мулла Ш.К. — чын исем-фамилиясе әлегәчә ачыкланмаган Оренбург мулласы, мәкаләләр авторы; «Таң»чылар, яки Кызыл паразитлар» исемле китабы да бар (Оренбург, 1908).
**Гыйбраһим — Габдерәшит Ибраһимов, «Өлфәт» исемле газета да чыгарган.
***Минһаҗел Һинди — Һиндстанда укып кайткан зыялы Минһаҗетдин Кадермәтев (1871–1925), Хвалыйн шәһәрендә, мәдрәсә салам дип, акча җыйнаган һәм аны салмаган кеше.
****Кәҗә Аякыф — Якуб Хәлили.
Хәятел хайван — хайваннар дөньясы.
Мәгыйшәт итү — яшәү.
Нам — исемле.
Бәгъзан — кайчакта.
Җаекъ нәһре — Урал елгасы.
Ривайәт итмиләр — сөйләмиләр.
Анчак — фәкать.
Габәс — бушка.
Шәйлә ки — менә болай.
«Өлфәт»ле — кулга ияләшүчән, сөйләшүчән.
Галәлхосус — бигрәк тә.
Дәреҗ ителмеш — кертелгән, басылган.
Нәүгыннән — төреннән.
Карья — авыл.
Дарелфөнүн — югары уку йорты, университет.
Бәдьэл мәгариф — мәгърифәт башлангычы, башлангыч белем.

("Төрле хайваннар тугърысында бераз мәгълүмат". «Яшен» журналының 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында «Хәятел хайванаттан күчерүче» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынды. айваннар тормышы турындагы «Хәятел хайван» китабы 1900 елда Казанда басылган). (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*