ТАТ РУС ENG

Төрлечә дөнья тану

Татар хатыннарыча:
Дөнья бер җефәк күлмәктер. Кояш илә ай икесе дә ике книтилле калфаклардыр. Татар хатыннарының һәрберсе шул калфакларны кимәк арзусындадырлар.

Мулла вә хәзрәтләрчә:
Дөнья бер шурпалы бәлештер ки, диңгезләр шул бәлешнең шурпасыдырлар. Төбендәге балыклар исә бәлешнең ит, дөге вә җимешләредер. Кояш илә ай байлар тарафыннан аларга сузылган һәм тиздән биреләчәк берәр тәңкәлек көмеш акчалардыр.


Дингә мишәйтчеләрчә:

Дөнья бер кантордыр ди, анда Вәли мулла һәм Ф.Сәймани кеби иске мунча фәрештәләре адәмиләрнең көфер вә иманын язарга вә пичәт басып торырга мәэмүр улмышлардыр.

Цензорларча:
Дөнья зур бер язма китаптыр ки, кояш илә ай шуның ярамаслык җирләрен карап торалар*.


Социалистларча:
Дөнья бер хәбесханәдер ки, кояш илә ай — алмаш-тилмәш хәбесханә тирәсендә әйләнеп йөргән сакчы солдатлардыр.

Мөхәммәтгали шаһча:
Дөнья Ляхов җәнабләре ихтыярында булган бер нәрсәдер ки, ул бозса — боза ала һәм төзесә — төзи ала. Кояш илә ай икесе дә караңгы нәрсәләр булып, нурны Мөхәммәтгали шаһ таҗындагы кыйбатлы бриллианттан гына алып торалар**.
 

 
*Минем фикеремчә исә, дөнья бер китаптыр ки, басылып чыгарылган вакытта мөсадәрә кыилынган булса иде, нә гүзәл булыр иде». (Ашмарин.) (Г. Тукай искәрмәсе.)
Книтилле  (кәнитилле) — вак тәнкәләр тезелгән.
Арзусындадырлар — теләгендәләр.
Көфер вә иманын — аллага ышану-ышанмавын.
Мәэмур — чиновник.
Мөсадәрә  кыилынган — конфискацияләнгән,
Хәбесханә – төрмә.
**Әлбәттә,  Мөхәммәтгали төшмәс борын язылган иде.   (Г.Тукай искәрмәсе.)

("Төрлечә дөнья тану". — «Яшен»нең 1908 ел 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. Тукайның «Шүрәле» имзасы белән чыккан «Яшен ташлары» (Казан, «Өмид» матбагасы, 1911. Беренче җөзьә; «Нашире: Су анасы» дип куелган) җыентыгында бирелгән. Беренче тапкыр «Яңалиф» басмасының 3 нче томына (1931) кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
Дингә мишәйтчеләрчә.. .— «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгаручы, аңа язышучы һәм аны яратып укучыларча» дигән мәгънәдә. «Дин вә мәгыйшәт» исә 1906 елның 31 декабреннән «Дөнья вә мәгыйшәт», 1907 елның 15 апреленнән (14 нче саныннан) «Дин вә мәгыйшәт» исеме белән 1918 елның февраленә кадәр Оренбургта бер төркем иске фикерле муллалар тарафыннан чыгарылган дини-клерикаль журнал.
Вәли мулла — Мөхәммәтвәли Хөсәенев (1871—1933), «Дин вә мәгыйшәт» журналының нашире, миллионер Мәхмүт бай Хөсәеневнең (1839—1912) энесе,  Ганибай Хөсәеневнең (1840—1902) улы.
Ф.Сәймани — «Дин вә мәгыйшәт» журналының актив язышучыларыннан берсе, иске фикерле мулла. Күбрәк дини эчтәлекле, порнография белән катышкан шигырьләр, мәрсия, мөнәҗәт ише тезмәләр яза.
Ашмарин — Ашмарин Николай Иванович (1870—1933), филолог, төрки телләр белгече, педагог. Казанда цензура комитеты эшенә актив катнашкан цензор. Октябрьдән соң Казан педагогия институтында профессор.
Мөхәммәтгали (1872—1925) — Иран шаһы (патшасы), Ирандагы прогрессив һәм революцион хәрәкәтне рәхимсез бастыручы. 1908 елда тәхеттән төшерелә.
Ляхов В. П. (1869—1919) — Иранда Россия гаскәрләре командующие, соңрак Таһранда хәрби губернатор, Иранның фактик хуҗасы һәм андагы азатлык хәрәкәтен буып торучы; Россиядәге гражданнар сугышы чорында Деникин генералы. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 2 том: Шигырьләр. Поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 400 б.)).


Комментарий язарга


*