ТАТ РУС ENG

Ахыр күрешүләр

Габделмалик бине Мәрван үзенә хәлифәлек дәрәҗәсе килү хәбәрен ишеткәндә, Коръән уку белән мәшгуль иде.

Хәбәрне ишеткәч: «Ә, мин хәлифә булдыммыни? Алайса, и Коръән! сине актык тотуым, актык укуым булсын», — диде дә Коръән белән мәңгегә исәнләште.

Бер милләтче зыялының җибәргән җаучысы кыз тарафыннан ризалык хәбәрен китергәндә, зыялы әфәнде «хөррияте ниса» хакында китаплар моталәга итеп һәм эченнән тәмам хатыннар хокукын саклаучы булып утыра иде. Хәбәрне ишетте дә: «И хөррияте нисван! Сине актык әйтүем булсын!» — дип, хатынына чапан алырга уйлап, баягы китаплар яныннан торып китте.

Бер татар депутаты үзенең сайлану хәбәре килгәндә: «И халыкка хезмәт! Әмма мөкаддәс нәрсә соң син!» — дип мыгырдап утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: «И көненә 10 тәңкә! Син сау булсаң, мин сәламәт. Яшә, кызыл яфрак!» — дип кычкырды.

Бер яшь төрек* «Хөррият игълан кыйлынды» хәбәрен ишеткәндә: «Төркиядә һәр милләтнең хокукы мөсави улур; әрмәнләр, юнанлар, болгар — һәпсе төрекләрлә бер хокукда улачаклар; һичкимиң диненә, лисанына вә миллиятенә тәгадди иделмәз», — дигән сүзләр илә тулы мәкалә язып утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: «Юк, юк, мәктәбләрдә гайре мөслимләрә төрек лисаны илә укыдил сун!» — диде.

 

*бер яшь төрек — сүз «Яшь төрекләр» партиясенең, 1908 елның июлендә Төркиядә хакимияткә килгәч, демократик карашларыннан ваз кичүе турында бара.
Хөррияте ниса — хатын-кыз азатлыгы.
Моталәга итү — уку-тикшерү.
Хөррияте нисван — хатын-кызлар азатлыгы.
Кызыл яфрак — ун сумлык кәгазь акча.
Мөсави улур — бертигез булыр.
Юнан — грек.
Лисан — тел.
Тәгадди иделмәз — кул сузылмас.
Гайре мөслимләрә — мөселманнан башкаларга.


("Ахыр күрешүләр". «Яшен» журналының 1909 елгы 6 нчы (31 гыйнвар) санында баш мәкалә урынында имзасыз басылган, бераз үзгәртелеп «Яшен ташлары» (1 нче җөзьә) җыентыгына урнаштырылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


 

Комментарий язарга


*