ТАТ РУС ENG

Гучков

Мәктәптә бер баладан, аның холкын сынар өчен, хәлфәсе сорый:

— Гайнетдингә сугыйммы?

Бала: — Сук, — ди.

— Закирга сугыйммы?

Бала: — Сук, — ди.

— Әхмәткә сугыйммы?

Бала: — Сук, — ди.

— Ә үзеңә сугыйммы?

Бала: — Сукма инде, зинһар, хәлфә абзый! — дип ялына башлый.

Хәлфә: — Ник, суксам ни була, әллә авыртамы?

— Авырта шул, хәлфә абзый!

— Алай булгач, син ник теге 3 шәкерткә сук дидең, аларныкы авыртмыймыни?

— Аларныкы… авыртса да, алар беркөн мине үчекләделәр: &laquolaquo;Син китапларыңны кимерәсең, маңкаңны җыймыйсың», — диделәр…

Мәктәптә шундый балалар була инде, анысы безгә кирәкми.

Без фәкать, Гучков хәзрәтләре шуңа охшаганга күрә, ул хикәяне яздык.

Гучков та шулай:

Үзе, әүвәлге Думаларда уңнарның да уңрагы булып, бөтен хөррият вә иркенлекләргә каршы барды. Үзенә хилаф партияләргә, шәхси дошманлыклар өчен, аларны мөмкин кадәр егарга тырышты, һәм әллә нинди бер явыз тәкъдир  аркасында эшенә муаффәкъ тә булды.

Менә хәзер, гәзитәләрнең язуына караганда, шул ук Гучков шушы арада сөйләгән бер нотыгында:

«Правительство хөррияте кәлям бирүдән курка, правительство золым итә», — дип зарлана, фөрьяд итә.

«Бу кеше нигә болай итә? Әллә хөррият тарафдары булганмы?» — диерсез.

Юк, ул хөррият тарафдары да, фәлән дә булмаган, бәлки, баягы хикәядәгечә, хәлфәсе үз аркасына тамыза башлаган.

Менә ул ни өчен «хөррияте кәлям» дә «хөррияте кәлям» сөйләнгәли!

 

Муаффәкъ булу — ирешү.
Хөррияте кәлям — сүз иреге.
Фөрьяд  итү — ярдәм  сорап  кычкыру.

("Гучков". — «Яшен»нең 1909 ел 6 нчы (31 гыйнвар) санында «Мин язмадым» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Академик басма»ның II томына (1948)  кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
Гучков А. И. (1862—1936) — иске Россиядә буржуа-алпавыт партияләренең берсе булган «17 октябрь» (октябристлар) партиясен оештыручы һәм аның җитәкчесе; сәүдә-промышленность капиталының эре вәкиле. 1910—1911 елларда III Дәүләт думасы председателе, 1917 елда Вакытлы хөкүмәтнең хәрби һәм диңгез флоты министры. Октябрьдән соң — ак эмигрант, Советка каршы интервенция оештыручыларның берсе. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*