ТАТ РУС ENG

Килештерүче

("Журнал-фарс"тан татарчалаштырылган)


Хәдичә илә Шакир ирле-хатынлы икесе кычкырыштылар.
Низагъ тозсызрак булган шурпадан гына чыккан иде.
Шул арада болар бер-берсенең адресына үткен-үткен, тәмсез-тәмсез сүзләр җибәрешеп алдылар. Өрелделәр, кабарындылар да, соңра, инде бераз буран басылгач, әле суынып җитмәгән бәрәңгеле итне тавышсыз гына ашарга керештеләр.
Әгәр инде зәүҗәйиннең берсе, йомшарып, бер сүз эндәшсә, эш яхшы гына, шома гына үтәчәк вә ике арада татулык та булачак иде.
Менә бер заман звонок шалтырады да бер кунак килеп керде.
— Ә, Галимҗан агай, нинди мактап йөрисең икән безне! Әйдә, рәхим ит, өстеңне сал, утыр урындыкка. Хәдичәм, бар, син ашны өстәп китерергә куш, — дип, Шакир абзый кунакка шатлык изһар кыйлды.
Хәдичә абыстай эченнән генә: «Менә сүз ачылды инде, без, әлбәттә, ирем берлән килешәбез инде», — дип куанып куйды да:
— Хәзер аш китертәм, сез әле ашый торыгыз, — дип, кухняга чыгып китте.
Кунак:
— Рәхмәт, Хәдичә абыстай, илтифатыңа, ләкин мин хәзер генә аштан торып килдем, бер дә ашыйсым килми, тик әле сезнең өй түрегездән үтеп барганда, тукта, боларга кереп чыгыйм әле, ни эшләп торалар икән, дидем. Хәдичә абыстай, сиңа ни булды? Күзеңездә җылау әсәрләре күренә.
Хәдичә:

— Юк, Галимҗан агай, плитә янында күп тордым, шуннан күзем яшьләнгәндер. Әнә иткә рәхим итеңез!
— Рәхмәт, ашыйсым килми. Әллә ирең рәнҗеттеме? Безнең Шакир ул бик кызу кеше; аннан кешене җәберләүләр — бик тиз була торган эш… Шакир, без бит иске дустлар, син бу сүзләргә ачуланмый торгансың бит?
— Ник ачуланыйм, менә тагы. Җә, җитеш иттән.
— Юк, иптәш Шакир, ялганлыйсың. Мин сине менә шушы биш бармагым шикелле беләм. Җә, хатыныңны рәнҗеттеңме? Дөрестен сөйлә. Ни булды сезнең араңызда? Мин кергәнче кычкырышканлыкыгыз күзеңездән билгеле. Син, Хәдичә абыстай, тыныч бул, мин сезне хәзер килештерермен.
— Юк, юк, Галимҗан абзый, кычкырышу түгел, уйлаганыбыз да юк, ичмасам.
— Ярар, ярар, юкны сөйләмәңез, мин үзем дә күпне күргән кеше. Сез карт чыпчыкны ауга төшерә алмассыз; җә, сөйләңез инде, нигә кычкырыштыңыз?
— Юк, дим инде, кычкырышмадык, дим. Бар икән бәйләнчек кеше! Бар, Хәдичәм, бәлеш китер әле.
— Җарар, җарар, «Хәдичәм» дигән булып, син хатыныңны җуатмакчы буласың. Җә, әйт инде, Хәдичә, ни өчен җыладың?
— Тфү, бәла икәнсең син, Галимҗан абзый! Гәрчә без кычкырышкан булсак та, ул ир белән хатын арасында булган эш, бетәр дә китәр. Анда синең эшең юк ич.
Галимҗан:
— Ә, белдем, белдем! Теге Әсма хакында кычкырышкансыздыр инде.
Шакир:
— Әсма хакында?! Нинди Әсма ул? Нәрсә юкларны сөйләшәсең син?
Галимҗан:
— Җә, җә, Шакир, миннән яшергән булып азапланма инде. Мин сине үтәдән-үтәли күреп беләм. Беләсең, теге Әсма инде. И иптәш, сине ничек җир күтәрә? Шундый фәрештә сыйфатлы хатының өстеннән юк-бар бозык
хатыннар артыннан йөрисең; кәефең китмәсен, мин сезне килештермәкче булам бит.
Хәдичә:
— Син! Син! Кара әле, бу ни дигән сүз? Бу нинди эш бу, ә?
Шакир: |
— Ю…ю…ю…к, мин бернәрсә дә аңламыйм.
Галимҗан:
— Җә, сез кычкырышмаңыз әле. Мин бит сезне татулаштырмакчы булам. Сез һаман үзеңезнекен итәсез. Алай тәмсез сүзләр сөйләшергә ярамый. Җә инде, шундый (әстәгъфирулла) кабахәт хатын хакында сүзгә килешергә ярыймы инде? Бар, Шакир, менә минем күз алдымда хатыныңның кулын барып үп. Синең хатының, әйтергә мөмкин, бөтенләй изге хатын. Ә син, Хәдичә, аның гөнаһын кичер. Яшь вакытта андый гына хаталыклар була ул. Ә син, Шакир, ул Әсмаңны ташла, шакшыны!
Шакир:
— Сез, Галимҗан абзый, гакылыңыздан язгансыз. Сез миңа ифтира итәсез, ялганлыйсыз!
Галимҗан:
— Син, Шакир, кызма. Мин, ходай кушканча, сезнең араңызны ислах итәм. Син хатыныңнан гафу үтен. Ә, Хәдичә, син кичер аны, тукта җылавыңнан. Андый эш була ул, менә мин үзем хатыныма хыянәт иткәнем бар.
Хәдичә (Шакирга):
— Син, син!  Растмы? Синең Әсмаң баррр…мыни?

Шакир:
— Валлаһи юк, җаным, валлаһи юк!

Хәдичә:
— Ант итмә юкка… ышанмыйм. Оятсыз син, вөҗдансыз кеше син…
— Валлаһи, юк, Хәдичәм!
Хәдичә:
— Тик тор! Оятсыз, намуссыз! Әгәр сиңа шул кабахәт хатын кирәксә, мине шушы минутта талак ит! Моннан соң мин синең берлә тора алмыйм. Кем ул Әсма? Кайда тора? Мин барып аның күзен чукып чыгарырмын. Бозык син!..
Шулвакыт Хәдичәнең күзеннән мөлдерәп яшьләр агып китте. Бер минуттан соң ул иренең йөзенә тәрилкәне атып җибәрде.
Хәдичә:
— Галимҗан абзый, әйт әле, ул Әсма  кем ул?
Галимҗан:
— Бер хатын.
Шакир (урындыктан сикереп торып):
— Валлаһи, мин бер хатынны да белмим, күргәнем юк, ишеткәнем юк! Сез, Галимҗан абзый, миңа ифтира итәргә, минем йөземне каралтырга гына килгән икәнсез монда! Бар, чыгыңыз моннан! Пошел вон!
Галимҗан:
— Син, Шакир, кызуланма әле, мин болай да китәрмен. Китапта күргәнең юкмыни? Анда: «Мослихләр, кешеләр арасын татулаштыручылар, зур әҗерле булырлар», — дигән. Мин изге нияттә ич. Сезне килештермәкче булам. Син, Шакир, гафу сора. Хәдичә, син кичер аны. Дөрестен әйткәндә, мин синең Әсмаңны белмим дә, ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Ләкин шулай да сез килешеңез әле; тагын тәрилкәләр белән атышырга башладыңыз; алай ярамый, Хәдичә, сабыр ит. Шакир, тукта инде син дә! Мә, мә, мә, тагын чәч толымнарына ябыштылар, егыштылар. Менә килештер инде син аларны!
Шулай итеп, безнең килештерүче Галимҗан абзый, ике әтәч кеби канга батышып сугышмакта булган ир илә  хатын  арасыннан көчкә  чыгып, әкрен генә шуды.
 


Зәүҗәйин — ир белән хатын.
Изһар кыйлу — белдерү.
Ифтира итәсез — яла ягасыз.
Ислах итәм — төзәтәм, килештерәм.
 

("Килештерүче". — «Яшен»нең 1909 ел 6 нчы (31 январь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр «Яңалиф» басмасының 3 нче томына (1931) кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган.
«Журнал-фарс» — 1908 елдан Петербургта рус телендә чыккан атналык рәсемле көлке журналы. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*