ТАТ РУС ENG

Матбугат каһарманнары

(Русчадан)

Матбагачы — матбугат эшен бәкъкаль кибетенә әйләндереп, файда күрүче.

Мөрәттиб — бәйрәм булмаган көннәрдә матбагадан матбагага йөгерүче вә бәйрәм көннәрне сыраханәдән сыраханәгә йөгерүчедер.

Мөхәррирләр — болар ике сыйныфка бүленәләр: бер сыйныфы мәшһүрләр, икенчесе шөһрәтсезләр.

Ике сыйныф арасында аерма шул гына: әүвәлгеләре фәкать кул белән генә язалар, икенчеләре исә мәшһүр мөхәррирлеккә җитәргә ашыгып, кул белән дә, аяк белән дә язалар.

Мосаххих — теләсә дә, теләмәсә дә, һәрнәрсәне укып күздән үткәрергә мәхкүм булган бер матбугат корбаныдыр.

Мәсьүл вә баш мөхәррир — гомер буе утырып, эскәмья җылытып, бер урыннан кузгалмаенча кәсеп итүче заттыр.

Китапчы — китапларны шүрлектә вә мөхәррирләрне тырнагында тотучыдыр.

Матбагачы — типография хуҗасы.
Бәкъкаль — бакалея.
Мөрәттиб — хәреф җыючы, наборщик.
Мосаххих — корректор, төзәтүче.
Мәхкүм — хөкем ителгән.
Мәсьүл — җаваплы.


("Матбугат каһарманнары". «Яшен» журналының 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында «Мин язмадым» имзасы белән, аннары, бераз кыскартылып, «Яшен ташлары» җыентыгында (1 нче җөзьә) басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст җыентыктан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*