ТАТ РУС ENG

Милләтче

Бер милләтче, гәзитәдә Болгариянең тәмам истикълял игълан иткәнен укыгач вә кенәз Фердинандның Төркиядән аерылу шәрәфенә әллә кайчангы иске болгар ханнарының таҗын киеп төшкән рәсемен күргәч, гаять дәртләнде. Бөтен күңеле миллият хисе белән тулды. Аның күз алдына Спас өязендәге Шәһри Болгар вә анда моннан ничә-ничә йөз еллар элек гомер иткән бабаларымыз килә башладылар.

Милләтче әфәнде үзе шагыйрь кеше иде. Ул дәрхаль үзендә шул дәкыйкада хасил булган хисне түбәндәге берничә юл шигыре илә тышка да чыгарды:

 

Милләт

Зур, кадерле нәрсә бу милләт дигән,
Күп олугълар дөньяда: «Милләт», — дигән.
Күп батып яткан халык тапты нәҗат
Үз арасыннан туган бер мөнҗидән.
Алга китте бер-береннән көнләшеп
Әһле дөнья, чыкты хикмәт көнчедән.
Бервакыт мин, бәлки, суллыкка чыгам;
Туктале, эчсенче милләт җаме җам*:
Ник килешми модный таҗлар башына?
Таҗ киде Болгар кенәзе музидан.
Күрсәтер изге уемны күз яшем,
Айрылыр арзанлы таш чын энҗедән.

Менә шушы шигырьне язган көнне бу милләтче, ничектер иттифакый, бер ресторанга барып кереп, калын корсаклы, энҗеле кәләпүшле, бишбилле бишмәтле карт бер татар баеның һәйбәт матур рюмка илә коньяк эчеп утырганын күрде дә:

— Ә! Менә милләт җаме җам эчте* инде, мин дә суллыкка чыгам, — дип, дәрхаль ресторанның кара залына чыкты. Анда һәртөрле гамәле вә крәстияннәр арасына кереп, үзенең пачкасы 3 тиенлек папиросын кабызып җибәрде.

Шул ук милләтче бервакыт, иске татар хәрчәүнәсенә кереп, пәрәмәч кушты. Пәрәмәч килгәч, аның камыры эчендә батып яткан «милли» тараканнарны күрде. Ул, аны күргәч:

Күп батып яткан халык тапты нәҗат
Чәй эчәм дип килгүче бер мөнҗидән, —

дип, баткан тараканнарны бармагы берлән чыгарып ташлады.

Соңра пакь калган пәрәмәчне бик каты керәнгә манып ашарга тотынды да, керән ачысыннан күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Бу вакыт милләтчебез:

Күрсәтә изге уемны күз яшем,
Айрыла арзанлы таш чын энҗедән! —

дип куйды.

Берничә көннән соңра милләтчебез мөселман көтепханәсенә керде дә, анда «мәшһүр» бер шагыйрьнең миллият хисе булган һәр кешегә уку фарыз булган бер мәҗмугасендә түбәндәге шигырьне күрде:

Милләтем улганга татар,
Мин дә булдым бер татар;
Кая барсалар да, калмыйм,
Ташламам бән бунларый.
Моны укыгач, милләтче әфәнде:
Зур, кадерле нәрсә бу милләт дигән,
Бакчы, нинди зур кеше: «Милләт», — дигән! —

дип җырлый-җырлый чыгып китте.

Көннәрдә бер көн милләтче әфәнде бер татар баена ашка барды. Аш табынында «урысча да, татарча да галим кеше» булган бер татар учителенең кәләпүшчән вә искерәк татар киемендә утырганлыгын күргәч:

Ник килешмидер яланбашлык моңар,
Ул, учитель булса да, кәпәч кигән? —

дип куйды.

 


*Җәмшит кясәседер ки, төрек шагыйрьләре аның илә әкъсаи сәгадәтне тәгъбир итәләр. (Г.Тукай искәрмәсе.)
**«Милләт иң югары бәхеткә иреште» мәгънәсендә.
Истикълял — бәйсезлек.
Дәрхаль — шунда ук.
Нәҗат — котылу.
Мөнҗи — коткаручы.
Әһле дөнья — дөнья халкы.
Иттифакый — очраклы рәвештә.


 

("Милләтче". «Яшен» журналының 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында «Шүрәле» имзасы белән, аннары «Яшен ташлары» җыентыгында (1 нче җөзьә) үзгәртелеп басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган. Фельетонда кайбер авторларда милләтне сөю хисенең гаять примитив тезмәләрдә чагылыш табуы тәнкыйть ителә. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*