ТАТ РУС ENG

"Безнең заман" вә Сәгъди абзый

Сәгъди абзый үтерә «Безнең заман»ны мактап. Ул әйтә: «Безнең заман» үзе яңа, мөхәррире яңа, нәшире яңа, тагы гыйлавә итәбез: матбагасы яңа, кәгазе яңа, хәтта шул китапны җыйган наборщикның сакалы яңа», — ди.

Әлбәттә, «көлле җәдидин ләзизен» мәфһүменчә*, һәрбер нәү зоһур вә оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер.

Әгәр, мәсәлән, мин, барып, Сәгъдинең яңагына шалт иттереп суксам, Сәгъди абзый мине дә фельетон тутырып мактарга вә намемне әллә ничә нәселләргәчә оныттырмаска тиештер. Ник? Аның өчен мин яңа эш эшләдем: ул аслан көтмәгәндә — шалт берне яңакка!

Гадәттә олугъ юлдан гына йөри торган бер сыер, тратуарга кереп, халыкны сөзеп-сөзеп йөгерсә, Сәгъди абзый аңар да шундый зур дәрәҗәләр бирергә бурычлы.

Ник? Аның өчен бу — яңа эш: сыеры да яңа, мөгезе дә яңа, койрыгы да яңа, тояклары да яңа, тратуарга керүе дә яңа. Әлхасыйль, менә бу китап тугърысында «яңа әсәрләр» дип куярга ярый.

 


*«Һәр яңа нәрсә тансык, татлы була» дигәндәй.
Гыйлавә итәбез — өстибез.
Матбага — типография.
Нәү зоһур — яңа чыккан.
Әлхасыйль — кыскасы.


("Безнең заман» вә Сәгъди абзый". «Яшен» журналының 1909 елгы 10 нчы (24 июнь) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынды. Сәгъдинең (җәмәгать һәм дин эшлеклесе, журналист Борһан Шәрәф, 1883–1942) «Безнең заман» исемле рецензиясе «Вакыт» газетасының 1909 елгы 13 июнь санында басылган була) (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*