ТАТ РУС ENG

"Безнең заман"

Харис Фәхретдинев нәшер иткән, бер школьник язган мәнзум комедиядер.

Мөндәриҗаты шуннан гыйбарәт:

Мин урамга чыгам,
Баганага сөялеп торам,
Тамагымны да кырам.
Ну, яман безнең заман,
Яшьләр бозыла һаман.
Куда конь с копытом,
Мин дә кыстырдым ботым.

Бу школьникның яшьләрдән көләм дип азаплануы нинди көлке булып чыкканлыгын күрер өчен, бу көлке бер пәрдәдә мәнзум комедияне алып укырга эшсез кешеләргә тәүсыя итәмез.

Мәнзум — тезмә белән язылган.
Мөндәриҗат — эчтәлек.
Тәүсыя итү — тәкъдим итү, киңәш бирү.


("Безнең заман". «Яшен» журналының 1909 елгы 8 нче (29 апрель) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә биштомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. Сатирик рецензиядә язучы Фатих Сәйфи-Казанлы («бер школьник») язган «Безнең заман» исемле пьесага (Казан, 1909; нашире Харис Фәхретдинов) бәя бирелә. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*