ТАТ РУС ENG

Татарча театр

19 июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында «Хуҗа һәм приказчик» нам пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, выставкага килгән мөсафирлар да күп булганга, халык бик күп иде. Театру сафыннан тәрәкъкый иттерүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш илә шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә кыяс итәрлек дәрәҗәдән күптән үткән вә үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер.

Шунлыктан болар «Хуҗа һәм приказчик» шикелле эшләнүе җитмәгән пьесаны да матур итеп чыгара белделәр.

Галимҗан ролен уйнаучы Кариев* үзенең җанлы хәрәкәте вә килешле кыйланышы вә кирәк урыннарда төсен вә сүзнең «тон»ын үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан сәхнәи тамашага тотып кертелгән бер татар бае иде.

Садыйк ролен уйнаучы Сакаев** әфәнде дә бу юлы көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы уйнап, кияү булырга йөргән бер аксакал татар баена тәкълид итә белде.
Карт байның үзенең кибетендәге буш тартмаларга мал тутыру өчен генә бер 17 яшәрлек кызга өйләнергә теләве һәм дә мәскәүләргә каршы корган хәйләләрен сөйләве Сакаев авызыннан бигрәк табигый рәвештә чыктылар.

Галим ролен уйнаучы Мортазин*** да тәмам-тәмам борынына яңа гына хөррият исе керә башлаган бер приказчик иде.

Сафия ролен уйнаучы ханым, бик әкрен вә тотлыгып сөйләп, һич кирәкмәгәнгә йөзен яшереп һәм дә мөмкин кадәр публикага арты белән торырга азаплануы илә ул кадәр яхшы түгел иде.

Галимҗанның хатыны Бибисара (Сәмитова)**** 17 яшьлек Бибиҗамалның әнкәсе булыр өчен артык яшь кыяфәттә, вә ана булачак урында яшь киленнәр хәрәкәте күрсәткәнгә, ул рольгә муафикъ түгел кеби күренә иде.

Гыйззәтуллина***** ханымга килсәк, әлбәттә, аның үз ролендә күрсәткән мәһарәтен сөйләргә дә хаҗәт юк.

Фәкать шунысы бар: аның чын көче, чын мәһарәте «Кызганыч бала»да Шәфыйка ролендә, «Бәхетсез егет»тә Гайни ролендә, «Оят»та Мәгърифә рольләрендә бигрәк ачык, бигрәк якты күренә.

 


*Кариев — Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин, 1886–1920), артист, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.
**Сакаев — Нури Сакаев (1885–1927), артист.
***Мортазин — Вәлиулла Мортазин-Иманский (1885–1938), артист, режиссер.
****Сәмитова — Фәхерниса Сәмитова (1890–1939), актриса.
*****Гыйззәтуллина — Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1885–1974), беренче татар актрисасы, режиссер.
Нам — исемле.
Тәрәкъкый иттерүне — алга җибәрүне.
Кыяс итү — чагыштыру.
Тәкълид итү — охшату.
Мәһарәт — осталык.


("Татарча театр". «Йолдыз» газетасының 1909 елгы 21 июнь (413 нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган. Рецензиядә «Сәйяр» труппасы тарафыннан куелган «Хуҗа һәм приказчик» (Гариф Богданов комедиясе, китап булып 1907 елда дөнья күрә) спектакленә бәя бирелә. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*