ТАТ РУС ENG

Бозау кадәрле зур фәлсәфә

(Яхуд акчасыз игълан)

«Гасыр»ымызның белем — «мәгърифәт»кә «юл» ачарга вә башка милләтләрдән «үрнәк» алырга, киләчәктә үземезгә «икъбал» вә «сәгадәт» «йолдыз»лары тугъдырырга «вакыт». Вә бер-беремезгә «ярдәм» итәргә вә һәр эшләремез үз арамызда «шура» берлән эшләнергә тиештер.
Безнең «тәрәкъкые»мез «икътисад»и хәлемезнең парлакъ булып, «ялт-йолт» итеп торуына багышдыр. Шулай булмаганда, без бүген яки «сабах»та «Идел» белән аккан йомычка кеби, «дин-мәгыйшәт» юлында агып юк булачакмыз. «Гасре җәдит»-емездә бер-беремезгә «фикер»ләр бирешеп тормак лязимдер.
«Тәгатые әфкяр»дә уйларымызның бер-беренә бәрелүләре кара болыт арасындагы уттан булган «уклар», «яшен» кеби, тиз генә сүнмәве матлубтыр.
Күз алдымызда һәр «заман» «хакыйкать» булып, «хак»ны кычкырып, «игъланел хак» итмәк тиештер (хәтта сыра заводы ачылу хакында булса да).
Без шушы олугъ мәмләкәтемезнең сакчысы вә чын гражданы вә бөтен мәгънәсе белән «ватан хадиме» булырга тиешлемез.
Әгәр без, «мелла Насретдин» үзе утырган агач ботагына балта чапкан кеби, милләтнең «ислах» тамырына балта чапсак, бүтән халыклар безнең өстемездән «ха-ха-ха» итеп көләрләр.
Бохара, Хивә, Хуканд вә гайре ерак җирләрдәге вә җәмигъ «Шәркы рус»тагы карендәшләремезнең әхваль вә «әхбар»ыннан «мәгълүмат» алып торыйк (хосусән дин башчыларымыз).
Югыйсә без һаман да бер-беремезнең максудларымызны «тәрҗеман» аркылы гына аңлашып торсак— «милләт» бетте.
Русларның тәхте пай гәзитәләре кеби, без дә һәр тарафка үз расходымыз илә «Казан мөхбир»ләре җибәрик.
«Асия» хакында да тәрәкъкый «борһан»нары күренергә тиеш инде. «Һиммәт» кирәк.
Мөхәррирләремез арасыннан да тик «шөһрәт» өчен генә язучы вә үзләре «җанлы җеназа» кеби рухсыз кешеләр вә «каләм» урынына «чүкеч» вә сәнәк тотып яза торган тупаслар чыгарылуы «дин вә әдәп» җәһәтеннән дә мәгъкульдер.
Җәнабе хак үзенең «феюзат»е илаһиясен күңелемезгә агызып, без мискин-бичараларны «иршад» итмәсә, безнең шәүкәтемез кояш чыгар алдындагы «таң йолдызы» кеби «тавыш»сыз-тынсыз гына сүнеп, галәме мәдәнияттәге әһәмиятемез бер «зәнбур» кадере дә калмаячактыр.
Милләттәшләр!
Наданлык түбәнлегендә бик күп йөрдек; инде гыйлем вә гыйрфан куәте белән канатларымызны үткен «карчыга» кеби селкеп, күкләргә очарга да ярый.
Затән, безнең ашын ашаган, яшен яшәгән картларымызны, корыган агачтан дуга ясарга мөмкин булмаган кеби, тугъры юлга күндерүе мөшкилдер.
Шуның өчен без алар белән вакыт үткәрмик, бәлки безнең күз тоткан өмидемез — киләчәк яшьләрне «тәрбия» вә «тәрбиятел әтфаль» булырга кирәктер.
Дөньяда «азат» вә «азат халык» булып яшәр өчен, әлбәттә, каумемезнең яртысы булган вә киләчәктә милләт аналары булачак «галәме нисван»ымызны укыту тугърысында сөйләүне бөтенләй артык та күрәм инде.
Ничә йөз еллардан бирле мәдәни русларга катышып гомер иткән без татарларга инде хәзер, җәһаләт сәбәпле, «Урал» сәхраларында адашып йөргән бәдәви кыргызлар кеби калмаска тиешле.
Әле, «инә калынлыгы ут, җеп калынлыгы төтен» дигән төсле булса да, мәмләкәтемездә хөррият шәме янганы күренә. Шуның «нур»ыннан бил-истифадә үз арамызда мәхәббәт вә бер-беремезлә «өлфәт» идешмәлиез.
Мәдәният вә заман икътизасы алдында горурланган вә «тилмиз» кеби тезләнмәгән бер халык һичбер вакыт алга бармас.
Чү! Бу минем бозау кадәрле генә зур дип башлаган фәлсәфәм, әле шушы арада гына бер асрау кызны һәлак итеп, үзенең приказчигына, акчалар өстәп, кияүгә биргән Печән базары бае Закир Сумин корсагы кадәр була язды. Җитәр инде.
Актык сүзем.
Мөхтәрәм укучылар!
Шушы кадәрле тирән моталәгаләр вә киң һәм җуан моракабәләр соңында уйлап чыгарган вәгазь вә нәсыйхәтләремне дә игътибарга алып, миңа бер «тилмиз»нең мәдрәсә попечителе татар баена иткәне кадәр дә хөрмәт итмәсәгез, белегез дә торыңыз — мин сезгә бәддога кыйлам.
Ярабби, авызыгыз, Сибгатуллин авызы төсле, бияләй кадәр булсын да бугазыңыз киез итек балтыры кадәр калынайсын! Ул гына җитмәсә, Мәкәрҗәнең «Фоли Бержер» вә «Германия» шамшамиткәләре арасында исерек әтәч кеби кычкырып һәм биеп йөрегез.
Һә! Шулай булмаска, мин сезгә Ярулла әл-Моради да гәзитләрдә яза алмаслык фәлсәфәләр яздым бит.

«Икъбал» вә «сәгадәт» — «якты киләчәк» һәм «бәхет».
«Шура» — «киңәш».
«Тәрәкъкые»мез «икътисад»и хәлемезнең парлакъ — «алга китүебез» «экономик» хәлебезнең якты.
«Сабах»та — «иртә»дә.
«Дин-мәгыйшәт — «дин-тормыш».
«Гасре җәдит»емездә — «яңа гасыр»ыбызда.
Лязимдер — тиештер.
«Тәгатые әфкяр»дә — «фикер алышулар»да.
Матлубтыр — таләп ителәдер.
«Игъланел хак» итмәк — «хакны игълан» итәргә.
«Ватан хадиме» — «ватан хезмәтчесе».
«Ислах» — «төзәтү».
Җәмигъ «Шәркы рус»тагы — барча «Россия Көнчыгышы»ндагы.
«Әхбар»ыннан — «хәбәрләр»еннән.
«Тәрҗеман» — «тәрҗемәче».
Тәхте пай — башкала.
«Казан мөхбир»ләре — «Казан хәбәрче»ләре.
Тәрәкъкый «борһан»нары — алга китеш «билге»ләре.
«Һиммәт» — «тырышлык».
Җәнабе хак — хаклык иясе (Алла).
«Феюзат»е илаһиясен — «мул» рәхмәтләрен.
«Иршад» — «туры юл».
Шәүкәтемез — дан-шөһрәтебез.
«Зәнбур» — «шөпшә».
Гыйрфан — аң-белем.
Затән — асылда, нигездә.
«Тәрбиятел әтфаль» — «балалар тәрбиясе».
«Галәме нисван» — «хатын-кыз галәме».
Җәһаләт — томаналык.
Бәдәви — күчмә.
Бил-истифадә — файдалану.
«Өлфәт» идешмәлиез — «дуслык» итешик.
Икътизасы — таләбе-теләге.
«Тилмиз» — «шәкерт».
Моракабә — уй-фикер йөртү.
Шамшамиткә — шансонетка, рестораннарда, трактирларда ачык эстрадада шаян яки әдәпсез җырлар башкаручы хатын-кыз.


("Бозау кадәрле зур фәлсәфә". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 11 нче (15 август) санында «Гөмберррт» имзасы белән, аннары «Яшен ташлары» (2 нче җөзьә) җыентыгында басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган.
Тукай бу фельетонда үзе яшәгән чорда Россиянең төрле төбәкләрендә һәм төрле вакытларда чыккан, эшләгән газета һәм журнал, китап бастыру оешмалары, типографияләр, әдәби әсәрләр исемен алып, шуларның сүзлек мәгънәсен файдаланып яза. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*