ТАТ РУС ENG

Фәлсәфә

(Монысы бәтидән зур түгел)


 

Мөсриф кеше белән мөкътәсыйд арасында аерма шул гына: берсе — хәзерге минутның яхшы үтүен тели, икенчесе — киләчәк көннәрнең матур булуын көтә.
Гади карак берлән Мәскәү малын ашаучы бай арасында аерма шул гына: берсе — камалы якалы туннар киеп, суфиланып, намазларга йөргән булып урлый, икенчесе — бер дә риясыз гына, туп-туры урлый.
Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә иң кадерле нәрсәләр генә кала.
Ярминкә белән рамазан арасында аерма шул гына: берсе — бай һәм куписларныкы, икенчесе — кариләр, шәкертләр вә барча пуркиләрнеке.
Риза казыйның дәрес китаплары илә «Рәүнәкыль ислам» вә «Дөррәтен насихин» арасында аерма(1) шул гына: соңгылары — сәләфе салихин тарафыннан язылган, әүвәлгеләре — егерменче гасыр «сәләфе салихине» тарафыннан язылган.
Һади Максуди фәлсәфәсе: «Иртә белән чыккан кояш Печән базары татарларын шаккатыру өчен чыга. Һәм дә граф Лев Толстой, Ясная Поляна урысларын шаккатыру өчен, милиуннардан ваз кичә».
Бу фәлсәфәгә тәнкыйть: юк, алай түгел. Мусин кечкенә тау кадәрле корсагы белән, кыйммәтле фәйтунга утырып, халыкны шаккатыру өчен базарга чыга.
Аптырар Аптырарович, исерек татарларны шаккатырыр өчен, киченә 2шәр йөз тәңкәгә төшереп, шансаниткәләр сикертә.
«Кара, безнең Һади Толстойдан да зур икән!» — дидертер өчен, Һади Максуди «Йолдыз»да Толстойга тел тиереп маташа.

Мөсриф — малны урынсызга туздыручы.
Мөкътәсыйд — малны саклап тотучы.
Кари — Коръәнне яттан укучы, Коръән хафиз.
Пурки — шәкертләрне мыскыллап әйтә торган сүз.
Сәләфе салихин — борынгы заман изгеләре.


("Фәлсәфә". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында «Олугъ Фәйләсүф» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. Риза казыйның дәрес китаплары илә «Рәүнәкыль ислам» вә «Дөррәтен насихин» арасында аерма — бу урында Ризаэтдин Фәхретдинев язган дәрес китаплары башлыча дини һәм әхлакый эчтәлекле булуларына Тукайның иронияле карашы чагылыш таба. «Рәүнәкыль ислам» — төрекмән суфи шагыйре Вафаи әсәре. «Дөррәтен насихин» — дини-әдәби әсәр.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*