ТАТ РУС ENG

Гаҗәп талантлар

(Истигъдаде фәүкылгадә)

Һади Максудиның(1) — бик матур мәузугъ (тема)лардан бик тозсыз мәкаләләр язарга;
Рәшит казыйның(2) — үз-үзен мактарга;
Шәһидуллиннең(3) — игълан җыярга;
Хәмзә ахунның(4) — донос ясарга;
Вәли мулланың(5) — вәкыф малы ашарга;
Чәйдәшевләрнең(6) — үзләре сөймәгән кешеләрне миссионер дип атарга;
татар хатынының — кеше арасын бутарга һәм битен акбурга буярга;
сәтрәле кызның — тәрәзә аркылы күргән һәр кешесенә гыйшык тотарга;
татар малаеның — егетлек дип, исереп ятарга;
бай малаеның — үзенең мактанудан башка бер эш тә белмәгәнлеген каһарманлыкка санарга;
татар шәкертенең — милләт кайгыртып, «Сарай» пәрәмәче ашарга;
татар хәлфәсенең — нифакъ сатарга;
татар мөхәрриренең — фәлсәфә сатарга;
Маймыл Хафизның — осуле җәдиткә каршы авыл никрутлары да ул кадәр начар итеп чыгара алмаслык җырулар язарга фәүкылгадә истигъдадлары һәм гаҗәп талантлары бардыр.

 

Истигъдаде фәүкылгадә — гадәттән тыш сәләт, булдыклылык.
Вәкыф малы — берәр кеше тарафыннан килерен җәмәгать файдасына тоту өчен бирелгән мал.
Сәтрәле — йөзен пәрдә белән каплаган.
Нифакъ — икейөзлелек.
 

("Гаҗәп талантлар". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 1 нче (15 март) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. Һади Максуди — «Йолдыз» газетасы нашире һәм редакторы.
2. Рәшит казый — Габдерәшит (Рәшит) Ибраһимов.
3. Шәһидуллин — Шәрәфетдин Шәһидуллин (1870–1925тән соң), нашир, китап сәүдәгәре, календарьчы.
4. Хәмзә ахун — Хәмзә Хәмиди, Томск мулласы, ахун; татар вакытлы матбугатында аның провокаторлыгы турында да язылган (мәс., Ф.Әмирхан).
2. Вәли мулла — Мөхәммәтвәли Хөсәенев.
3. Чәйдәшевләр — Сәйдәшевләр.

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*