ТАТ РУС ENG

Халык моңнары

Мөкаддимә

 

Мин — Шүрәле һәм дә татар урманнарында гына була торган «милли Шүрәле» булганга, мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым.
Ул Гайнетдиннәрнең бәрәңге пешерер өчен яккан утлары минем күземә күренгән шикелле, аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.
Халык моңнарыннан халык хисләре белән хисләнеп, мин үзем дә күңелемнән кайнап чыккан «шигырь» дип әйткән мәзбут хиссиятләрем белән халык күңелен шүрәлечә генә кытыкларга тырыша идем.
Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме — анысы минем эш түгел: чорт с ним!
Аннан соң, мин сиңа әйтим, кода, эшнең дөрестен сөйләргә кирәк: мин, «Шүрәле», халкыбызның бутылкалар урманы арасында истирахәт итеп, кәеф-сафа кыйлып утырган чакларында да хазир вә назир идем.
Монда да рәхәтләнеп тыңлый идем. Хисләрем кузгала иде.
Халык хисләре белән хисләнмәгән кешеләр өчен гади бер кычкырып утыру булган бу «җырлаулар» минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар иде. Шуннан соң мин дә аларныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенүк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым.
Шулай булгач, мине «әллә нинди такмаклар язып чыгарган! дия орышмаслар дип уйлыйм. Орышсалар тагы, бик исем китә!
Бу юлы мин, «Шүрәле», халык күңелен кытыкларга аның үз бармагын көтәргә генә алып торып, ушбу китабымны мәйданга куям.

Шүрәле.

 

 

Мөкаддимә — кереш.
Мәзбут хиссиятләрем — язып беркетелгән тойгыларым.
Истирахәт — ял.
Хазир вә назир — хәзер  (шунда) булучы һәм күзәтүче.


 
Халык моңнары


Агыйделне киң диләр,
Аны диңгез димиләр;
Сөйгәнең кала димиләр,
Сөймәгәнгә димлиләр.

Айхайлай дигән тавышка
Кама кача камышка;
Үлмәсә җегет үлми бит
Эче тулы сагышка.

Уф Алла дип кемнәр әйтә, —
Кемдә хәсрәт, шул әйтә;
Уф Алла дип бер суласаң,
Тар сулышны киңәйтә.

Әйдә барыйк кибеткә,
Көмеш алыйк йөзеккә;
Ни кыйланса, шул килешә
Өйләнмәгән җегеткә.

Синең атың җургамы,
Башын чайкап җуртамы?
Сөйгән ярым куштан дисең,
Үпкәч аузың сөртәме?

Су буена төшкәнем юк,
Яфрак яра тал-тирәк;
Җана дисәм, җалкыны юк,
Җалкынсыз җана йөрәк.

Сәгатьләр келт-келт итәдер,
Төн уртасы җитәдер;
Җегет мискин ник моңаймас,
Сөйгән җары китәдер.
 
Сары атым саз буенда,
Җиз камыты муйнында;
Синең берлән даным чыкты,
Җаным чыксын куйныңда.

Тәрәзә тәбем чын кара,
Каз канаты — каләмем;
Иртәнгискән, кичке искән
Җилләр сезгә сәламем.

Сандугачлар су ташый,
Кайда икән су башы;
Минем җанкәм ялгыз башы,
Хозыр булсын юлдашы.

Агыйделнең аръягында
Атлар йөри чабында;
Калфак чугын чәйнәп җылый
Бик сагынган чагында.

Агыйделнең аръягыннан
Ташлар алдым беләүгә;
Әйтмим, дустым, һичкемгә дә:
Гыйшкым төште берәүгә.

Шомырт бөдрәләнгән чакта,
Бадъян чәчәк атайкән;
Бадъян чәчәк аткан чакта,
Җаныем кайда ятайкән.

Аккош күлләрдә була,
Лачын суларда була;
Яшь вакытта кемне сөйсәң,
Күңлең шуңарда була.

Тәрәзәңне ачып куй,
Кояш төшсен түтәлгә;
Күзем төшсә, күңлем төшми
Син җаныйдан бүтәнгә.
 
Әйтәлмәдем иркәмә:
Кайталмам, дип, иртәгә;
Иркәм, иркәм дия торгач,
Тиясең бит теңкәмә.
 
Кимим бүркем булса да,
Җыламыйм күңлем тулса да;
Ходай кушкач, нихәл итим,—
Чыдыйм авыр булса да.

Байлар кия каракүл,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирмәсә,
Баеп булмый эшләп тә.

Без үзебез караклар,
Җигеп чыгыйк пар атлар;
Тапкан малны бетерергә
Ачылган бу кабаклар*.

Карадыр минем сачым,
Күпне күрде бу башым;
Уйсу җирдә дәрья булыр
Минем җылаган яшем.
 
Ике туры ат уйныйдыр,
Муйны кыйгач буйлыдыр;
Җегте матур, кызы чибәр,
Калфак салып уйныйдыр.

Сандугачлар, карлыгачлар
Баласына җим, диләр;
Әткәй дә юк, әнкәй дә юк,—
Безгә үгет бирмиләр.

Уйсу җирдә су җыела,
Шунда казлар коена;
Җегет вакытлар бервакыт
Чәчәк булып коела.

Сандугачлар су дип эчә
Урмандагы чыкларны;
Сәгатенә биш уйлыймын
Җанкәй берлән җоклауны.

Ах, дустларым, сез кемнәр?
Каласыз бит, мескеннәр;
Ара җырак, китәм җылап,—
Каулашмабыз тиз көннәр.

Минем атым күк ала,
Әкрен басып күп ала;
Кайсы дошман сөйли икән,
Мал тапмас дип бу бала?

Ак келәтнең тәрәзәсе —
Сиксән сигез өлгеле;
Начар кызларга бәйләнсәң,
Хур буласың билгеле.

Сусадым суның буенда,
Булмыйм, җаный, туеңда;
Булмасам булмам туеңда,
Күп җокладым куйныңда.

И тал үсә, тал үсә,
Башын киссәң — тагы үсә;
Тутасычөн кайгырмыйбыз,
Сеңелләре тагы үсә.

Без китәбез бу илдән,
Айрылып нечкә билдән;
Безнең хәлне сорашырсыз
Кыйбладин искән җилдән.

Сикертмә каш, бөдрә сач,
Үпкәләмә үпмәгәч;
Үпкәләсәң, нихәл итим,
Ходай насыйп итмәгәч.

Җомры-җомры ука чукны
Тагып җибәр тәңкәңә;
Шул егетне җаратам дип,
Әйтче, зинһар, әнкәңә.

Безнең ындырның артына
Кыр казлары тезелгән;
Без җыламый кем җыласын,
Безнең өмид өзелгән.

Быел килгән кошлар әйтә:
Агач башы бостан, дип;
Кемне күрсәң, шулар әйтә:
Аерылма дустан, дип.

Алтын паднуслар күтәрдем,
Чын чынаяк түнтәрдем;
Сез дустларым килә дигәч,
Сырхау башым күтәрдем.
 
Алтын алып, гәүһәр салыйм,
Җанкәй, баскан эзеңә;
Малым түгел, җаным фида
Бер кәлимә сүзеңә.

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра
Бер бәбкәсе юк өчен;
Ятлар безне бик кагалар
Үз әнкәбез юк өчен.

Агыйделгә төшә яздым
Вак-вак кына таш өчен;
Хәйран башлар вәйран була
Кызның кыйгач кашычөн.

Җырла дисәң, бән җырлаем
Берне түгел, икене;
Җырламас идем икене,
Сез дустларым сөйкемле.

Җөрмә монда, кайт илеңә —
Илеңдә иген игәрсең;
Ыстаканыңны ат итеп,
Бутылкаңны җигәрсең.

Агач башы тәсбих әйтә
Әкрен искән җил белән;
Сөйшеп-сөйшеп каушалмаган
Бер без түгел, ил белән.

Синең кашың, минем кашым
Мисле койган кургашын;
Синең өчен түккән яшем —
Түгәрәк күл, җанашым.

Аклы күлмәк ник тектердең,
Атна саен кимәгәч;
Минем күңлем ник аздырдың,
Ихлас берлән сөймәгәч.

Җилбер-җилбер җөргән чакта,
Җилләр ача куйнымны;
Җыру безгә тәсбих түгел,
Җыр җуата күңлемне.

Тәрәзәгә каршы торып,
Кемгә күлмәк кисәсең;
Кара кашым, карлыгачым,
Кем бәхтенә үсәсең?

Кара сачыңне үреп сал
Чалкан җаткан җыландай;
Бер куйныңда җоклар идем
Биләп салган угъландай.

Ач тәрәзәң җиләзгә,
Ки камзулың көязгә;
Исмең әйтеп җырлар идем,
Фаш буласың өязгә.

Кимә кара бүркеңне,
Китәрәсең күркеңне;
Үз иркең үзең ачмасаң,
Кемнәр ачар иркеңне.
 
Минем сөеп җиккән атым —
Кара берлән тимеркүк;
Сагынганда айга карыйм:
Ай да ялгыз минем күк.

Ак куян дип атканым
Булды тауның катлавы;
Аргы җакдин берәү килә —
Безнең җәнәй атлавы.

Биек тауның башыннан
Күрнә безнең урган җир;
Якын булса да торган җир,
Сагындыра туган җир.
 
 
 
Вәзен — үлчәү-ритм.
Иртәнгискән — иртәнге искән.
Атайкән — ата икән.
Ятайкән — ята икән.
* Монысын караклар  чыгарган булырга кирәк. (Г.Тукай искәрмәсе.)
Тутасычөн — тутасы өчен.
Бостан — бакча.
Кашычөн — кашы өчен.
Мисле — нәкъ, кебек.
Җиләзгә — җиләскә.
 
 
Озын  көйләргә
Сәгатьләмә бавың булса алтын,
Ташлыйсың да килми муйныңнан;
Сөйгән генә җарың булса куштан,
Чыгарасың килми куйныңнан.
 
Агыйделләр салкын, суы тулкын,
Тулкыннары килеп какмасын;
Бер бителәй — кояш, бер бите — ай,
Җаман күздин ходаем сакласын.

Агыйделкәйләрне кичкән чакта,
Ишкәкчесе ялгыз мин булдым;
Җыен туганнарның арасында
Иң бәхетсезләре мин булдым.
 
Биек тә генә тауга менгән чакта,
Таймас та гына итек булсачы;
Уйнап кына көлеп утырганда,
Таң атмаслык төннәр булсачы.

Иртә генә тордым, ай, таң берлән,
Битем җудым аппак кар берлән;
Ахирәт тә күрке иман берлән,
Дөнья күрке сөйгән җар берлән.

Ак чәчәккәй берлән, ай, миләүшә
Гөл чәчәге берлә чеңләшә*;
Үзем генә монда булган белән,
Күңелем җанкәй берлән сөйләшә.


Арыслан да киек һич кайгырмас,
Каршысында биек тау булса;
Җегет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.

Челтәрле дә күпер сиксән такта,
Кемнәр җөри икән бу чакта;
Саубул да гына саубул дигән чакта,
Сулык-сулык итеп җылый кочакта.

Җитен генә чәчтем, ай, уңмады,
Буразнасы аның тулмады;
Һичкемгә дә генә үпкәләмим,
Үз бәхетем минем булмады.

Ак чатыр белән, ай, күк чатыр,
Эчләрендә матур кыз җатыр;
Суырып үпсәң — аузы баллар татыр,
Билләреннән кочсаң — тик җатыр.
 
Кызарып кояш байыйдыр,
Матур кызлар җака кайыйдыр;
Бер кайыйдыр да тагы бер сүтәдер,
Кич утырган булып, җегет көтәдер.

Камчат та бүркең күтәр, күтәр,
Әйләнәсеннән аның җил үтәр;
Бу дөньялар шулай үтәр китәр,
Кавышып калуларга ни җитәр.

Мәгъриб тарафыннан болыт чыкса,
Мәшрикъ тарафына авышкай;
Ике дә матур гашыйк булса,
Бик бәхетле булса — кавышкай.
Алма нурланадыр кызаргач,
Җегет тәүфикъ таба кыз алгач.
 
 
*«Чеңләшә» кәлимәсе безнең бик иске лөгатебез булырга кирәк. Ул русларның «лепечет» дигән сүзләренә мокабил түгей микән? (Г. Тукай искәрмәсе.)
Лөгать — сүз.
Мокабил — тәңгәл.
Мәгъриб — көнбатыш.
Мәшрикъ — көнчыгыш.
 
 

Пешми калган җырларның нәмүнәләре
Син дә кердең ишектән, мин дә кердем ишектән;
Печән саткан акчаны ник урладың, керәшен?
Такыр басу капкасы ачыла да җабыла;
Мине дисәң, мине сөйсәң — түшәгеңне киң җәй.
Ачтым басу капкасын, утырдым бүкән башына;
Кызыл пирчәткә бирер идем,
Әтиеңә әйтерсең дип куркам.
 
 
Нәмүнә — үрнәк.

 
Ярты гыналар
Канәфер исе киләдер,
Бадъян бар мәллә бүркеңдә?
Аю чәчәк аткан чакта,
Агыйделдә шәм үсә.

 
Ристаннар җыруы*
Казаматның эчләре,
Кызыл кирпеч мичләре;
Җан бирүдән җаман икән
Барып кергән кичләре.

Аристаннар моңаядыр
Сары чәчәк атканда;
Нурлы йөзләр саргаядыр
Казаматта ятканда.
  
Без чыгабыз прагулкага
Таш казамат буена;
Үзем — түрәләр кулында,
Күзем — кайту юлында.

Казаматның ишек алды,
Җәй булса да, кыш кебек;
Казаматта без ятабыз
Читлектәге кош кебек.

Пабиркага званук була
Кичке сәгать алтыда;
Якшәмбе көн көтеп торам,
Кем менә дип катыма.

Окружный судить иткәч,
Солдат белән кайтырбыз;
Тәүлегенә ике кадак
Икмәк ашап ятырбыз.

Окружныйның бусагасы
Чыгыр-чыгыр итәдер;
Окружный судить иткәндә,
Җөрәгем леп-леп итәдер.
 
Ишеккә барсам — ишек бикле,
Тәрәзгә барсам — тимерле;
Шул тәрәзгә карый-карый
Ике күзем тилмерде.

Казаматның ишек алдында
Ристаннарның мунчасы;
Ләүкәсенә менеп төштем —
Актык керүем булсачы.

Казаматның ишеге
Тар ләхеттән тар икән;
Казаматның эчендә
Җан алучы бар икән.

 
Лабирка — поверка, исемлек белән барлау вакыты.
* Моны «Казамат көе» дигән озын бер көй белән җырлыйлар. Җырланганча язылса, бик күп мөһмәлят катышачак булганга, алай язмадык. Шул көйне җырлый белгән кеше, үзе теләсә, «дәгенәләй», «гыналай» һәм «ай-вай» катыштырыр.  (Г. Тукай искәрмәсе.)  
 

Сак-Сок бәетләре

 
Бу «Сак-Сок» хикәясе — халыкның бернәрсә белән дә чикләнмәгән киң фантазиясеннән (хыял) туган бер хикәядер.
«Сак-Сок»ның пәришан вә тарау бәетләреннән бу хикәядә нәрсә сөйләнгәнен бер дә әсаслы рәвештә белеп булмый. Ләкин бер ананың ике баласын: «Сез Сак-Сок булыңыз», — дип каргаганлыгын вә шул вакыт ук балаларның, «Сак-Сок» дигән ике кош сурәтенә кереп, тәрәзәдән очып чыгып киткәннәрен, иснәп кенә диерлек, белеп була.
Ана үзенең балаларын каргаган вакытта аталары өйдә булмый бугай. Ата, сәфәрдән кайтып, өендә балаларын күрмәгәч, бик хәсрәтләнә, ана да каргаганына бик үкенә, һәр икесе егълашалар.
«Сак-Сок» булып кара урманга очып киткән балалар исә искән җилләр аркылы гына ата-аналарына үзләренең моңлы сәламнәрен җибәреп торалар.
Мин, шушы сәтырларны язучы кеше, бу «Сак-Сок» дип аталган «милли фантазия»без хакында күп-күп кешеләрдән күп-күп истифсарларда булындым.
««Сак-Сок» бәетен беләсезме? Белсәгез, язып китерсәгез иде», — дип үтендем. Шулай маташа торгач, Казан сәүдәгәрләреннән Мөхәммәтфатих Мусин җәнабләре бер көнне миңа «Сак-Сок» бәетен язып китерде»*.
Ул шактый зур мәҗмуга итеп язган. Мин әнә шул мәҗмугадән үземчә мәфһүмлерәк дип белгәнем бәетләрне сайлап, шушы урында язарга мәгъкуль күрдем*:
 
 
Бәетләр
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе,
Сак берлән Сокның бәетен иштәсе.

Җәйгән җәймәмнең калды яртысы,
Ике баламның калмады бересе.

Мамык эшләпәм җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?
Турыңнан уздык, әткәй, күрдеңме?

Кара карлыгач, сайрый сандугач;
Әнкәй, егълама, үзең каргагач.

Утырып уйнадык, уйнап егъладык;
Әнкәй каргагач, сәгать тормадык.

Комач күлмәгем бер дә кимәдем;
Илдән чыкканда, сау бул, димәдем.
 
Әнкәй каргагач, урманга баргач,
Җөрәгем җарылды, зур имән аугач.
 
Чыктык басуга урак урырга;
Ходай язгандыр шулай булырга.
 
Каргады безне газиз әнкәбез,
Якты дөньяны күрми китәбез.
 
Кояш чыкканда кан тула күзгә;
Кыямәт көнсез каушу юк безгә.

Имезгән сөтең, әнкәй, беләсең;
Кыямәт көне бәхил буласың.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәек:
Бәхил булсана, өйгә кайтаек.

Бер ел тулганчы кайтам дип йөрдек;
Бер ел тулгачдин өмидне өздек.

Өйгән кибәнне җилләр тарата;
Каушабыз дигәч, хәзер таң ата.

Урман эчендә кошлар сайрыйдыр;
Кошлар эчендә Сак-Сок егълыйдыр.
 
Әнкәй каргады рамазан аенда,
Сак-Сок булдык без кадер кичендә.

Уң якта канат, сул якта канат;
Очып чыкканда, калдылар карап.

 
Егълама, әнкәй, нигә егълыйсың?
Үзең каргадың — үзең чыдыйсың.

Калган киемне алып куярсың;
Исеңә төшкәч, алып иснәрсең.

Ишек алдында кошлар сайрыйдыр;
Балам кайда дип әткәй сорыйдыр.
 
Безне сорагач, әнкәй каушады;
Каргадым дигәч, әткәй егълады.
 
Ни өчен диеп әткәй сорады;
Ходай язгандыр диеп уйлады.
 
Урман эчендә аю үкерә;
Ник каргадым дип әнкәй үкенә.
 
Ризык ташыйлар кошлар басудан;
Әнкәй каргады безне ачудан.

Каргап җибәрде, эшне бетерде;
Безләр кош булгач, үзе үкенде.

Без киттек, әнкәй, бәхил булыгыз;
Намаз артыннан дога кылыгыз.

Балам, балам дип әнкәй егълыйдыр;
Ник каргадың дип әткәй тиргидер.

Киртәдән очтык, кундык агачка;
Ниләр килмәде безнең бу башка.
 
Агачка кунгач, язылды канат;
Әткәй-әнкәйләр калдылар карап.
 
Алты яшьләрдә уйнап йөрдек без;
Җиде яшьләрдә Сак-Сок булдык без.
 
Су буйларында бик күп йөрдек без;
Сак-Сок булгачдин, дөнья гиздек без.

Урман эчендә каен башлары;
Газиз әнкәйнең түглә яшьләре.


Аклы күлмәкне туя кимәдем;
Газиз әнкәмне туя күрмәдем.

Кичләр дә була, иртә дә була;
Газиз әткәбез нишли, бичара?

Самавыр куйды, чәйләр эчерде;
Эчеп бетергәч, каргап очырды.
 
 
Кариэләребезне киләчәк мәҗмугаләребездә халык әдәбияты белән тагы да әсаслырак таныштыруны вәгъдә итеп, хәзергә шушы урында туктадык.
 
 
Кариэләр — укучылар.
 

 
("Халык моңнары". – «Җыючысы: «Шүрәле» дигән имза белән аерым китап булып басылып чыккан (Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910). Текст беренче басма китаптан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*