ТАТ РУС ENG

«Гыйшык» уты

Аһ, җаным! Яңа алган амрикан кәвеш олтаным!
Ул — синең ике данә мәскәүский дуга кеби кәкре кашларың!
Ул — кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы! Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы!
Ул — синең китайский чынаяк төсле зур күзләрең!
Ул — синең галанский мич кебек йөзләрең!
Ул — синең тәрәзәләргә яуган боз кебек сөйләшкән җылы сүзләрең!
Ул — синең Бохар кавыннарыннан да җомры башларың! Ул — синең чынаяк төсле күзләреңнән дөге-дөге тамган яшьләрең! Ул — биш тиенлек пыртманит кеби генә кечкенә калфагың! Ул — Җаекъ, Орынбур ягыннан килгән куй мае берлән генә сачыңны майлавың!
Ул — синең, Ак идел камышлары арасына качып чебен аулаган бакалар төсле генә, пәрдә артыннан матур егет сайлавың!
Ул — синең нарасый балалар уйнаган кузна кеби матур борыннарың! Ике җилкәңә ябышкан ике сөлек кеби салынган толымнарың!
Ул — синең кара урманнарда ап-ак каеннар башындагы карга оялары кеби кабарып торган күкрәгең!
Ул — Шам шәриф(1) мәдрәсәләре почмагына корылган чаршаулар кеби киң аклы ситса күлмәгең! Аның эчендә — аятел-көрсиләр язылган яшел чардуганлы ап-ак кабер ташы кеби тәнең!
Ул — синең борай боткасы уртасында май чокыры кеби гүзәл авызларың!
Ул — авызда Мәккәй Мөкәррәмә вә Мәдинәң Мөнәүвәре төяләре авызындагы «зәгъфераннар» кеби чәйнәлгән сагызларың!
Ул — синең, барышнялар итәге кеби, ләштер-лөштер генә өстерәлеп йөрешләрең!
Ул — Сәет Баттал газиның(2) киерелгән җәясе кеби, авыз җырып көлешләрең!
Ул — аглиский ак тарак төсле, рәт-рәт тезелеп торган вак кына тешләрең!
Әйтсәнә, и җаным! Кайчан булырбыз икән мин — әфәнде, син — ханым?!
Күрерменме тыгызлап чорнаган чолгаулы читегемне мышный-мышный салдырган чакларың?!
Кайчан җитәр, чияләп бәйләгән путамны чишә алмасаң, яңагыңнан аллы-гөлле утлар чыгарачакларым?!
Кайчан насыйп булыр икән ак мунчалардан эссе, гатырша майларыннан исле кочагың?!
Син җаный-җанашымны күпме мактасам да, бу дөнья сүзләрен җитәрлек тапмыйм.
Бигрәк тә мондый көйсез нәрсәләр белән тик эчеңне генә пошырырмын дип уйлап, шушы түбәндәге көйле нәрсәләрне язарга каләм тибрәтәм.
Көйле нәрсә:
Ундыр җаный бармагы, ди,
Уникедер балдагы;
(Ай җаный, ичмасам,
Уң битеңдин тешләсәм!)
Тагы да берне кияр иде,
Инде урын калмады.
(Ай алма кисәгем!
Тибеп-тибеп кисәрем!)
Мендем тауга, тоттым карга,
Саескан түгел, чәүкә;
(Ай җаный, ичмасам,
Уң битеңдин тешләсәм!)
Җегет күргәндә дә качмый,
Нишләп җөри ирдәүкә.
(Ай алма кисәгем!
Тибеп-тибеп кисәрем!)

Аглиский (английский) — инглизләрнекедәй.
Син җаныйның дидарына җан вә дилдән гашыйк булып вә син җаныйның васфыны язудан көйләп тә, көйсез дә гаҗиз калып, каләм тибрәткүче Шүрәле дию белгәйсез.
Аглиский (английский) — инглизләрнекедәй.
Дидар — йөз, бит.
Дил — күңел.

 

("Гыйшык» уты". «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 8 нче (1 июль) санында «Шүрәле дию белгәйсез» имзасы белән басылган, исеме — «Нечкә хиссият». «Яшен ташлары» җыентыгында (1) текст, бераз үзгәртелеп, «Гыйшык уты» дип аталып урнаштырылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст җыентыктан алынган.
(1) Шам шәриф — Сириянең башкаласы Димәшкъ шәһәре.
(2) Сәет Баттал гази — «Сәет Баттал гази хикәясе» исемле төрек әдәбияты әсәре каһарманы.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*