ТАТ РУС ENG

Мөфти җүбәләе

— Шакирҗан бабай, җаңа җыл мөбарәк булсын! — дип, үземезнең авылның чукрак Шакирҗан картның колагына барып кычкырдым.
— Алаймы, алаймы, җүбәләй дисеңме? Мөфти хәзрәткәдер инде ул, — дип, чукрак карт гомер дә мин әйтмәгән сүзгә кереште.
Мин тагы:
— Юк, бабай, җаңа җыл мөбарәк булсын, дим! — дип, колагына кычкырдым.
Бабай һаман үзенчә ишетте:
— Ию, ию, тиеш, бик тиеш: 25 ел мөфти булып торып, һич зарарын тиермәде. Җүбәләй тиеш, җүбәләй тиеш!..
— Юк, бабай, җүбәләйдә эшем юк. Җаңа җыл мөбарәк булсын, дим! — дип, яңадан бер кат тамак төбем ертылганчы кычкырып карадым.
— Ию, ию, җүбәләй тиеш, җүбәләй тиеш! Медальләре дә күп, ди, «Әннәсолул хәдидә»(2) чыккан елны аны да бушлай тараткан икән, ди, хаҗ сәфәрендә дә булган икән, ди, — дип, бабаем һаман мөфти юбилейсе белән саташуында дәвам итә иде.
Аптырагач, мин дә, тәбригемне онытып, бабай сүзен куәтләргә керештем. Бабаемның колагына ятып:
— Бик дөрест әйтәсең, бабай, медальләре дә күп, хаҗ сәфәрендә дә булды, — дип кычкырдым.
Бабаем башын селекте һәм:
— Ию, ию, сәфәрдә булган дисеңме? Питрбурда булган дисеңме? Шулай, шулай, җүбәләй кирәк! — дип, миңа карады.
Бабайның болай әйтмәгән нәрсәләрне ишетүеннән бизар булып көлеп җибәрдем дә, авызымны бөтенләй колагына тиереп:
— Ию, шулай дим, шулай дим! Тфү, карт пәри! — дип, күземнән яшьләрем килгәнче кычкырдым.
Бабай тагы башын селекте:
— Ә? Шәфигуллинне кыйнап чыгарган иде дисеңме? — дип, колагына кулын куеп, минем янымгук килде.
Мин ике кулымнан труба ясадым, «Ля хәүлә вә ля куәтә!»*не укыдым да, бөтен көчемне җыеп, бабайның колагына:
— Алай димим. 25 ел мөфти булып торып, күзгә күренерлек бер зарар да китермәде, дим, — дип акырдым.
Ахры, бабам ишетте, тешсез авызы белән бик купшылап елмайды да:
— Ию, ию, һич зарарын күрмәдек. Ул да бик зур эш, ул да бик зур эш, — диде.
Бу сүземне ишеттерә алганымнан мин шулкадәр шатландым ки, бабайның үзенә җүбәләй ясыйсым килде. Яңадан кулларымны трубаландырып тоттым, яңадан «Ля хәүлә вә ля куәтә!»не укыдым да бабайның мөбарәк колагына:
— Бабай, менә син дә бик зарарсыз кеше. Колагың ишетми башлаганга 25 ел тулгач, сиңа да бер «җүбәләй» ясармыз, җәме? — дип, бөтен көчем белән бакырдым.
Бабамның җыерчыклы битләре нурланып китте. Бу сүземнең бабайның кәефен китергәнлегендә шөбһәгә юл юк иде. Ул:
— Юк ла, кирәкмәс лә, — дип, бераз назланган иде дә, минем, артык игътираз итмичә, китә башлаганымны күргәч, артымнан:
— Милләт теләсә, ясасагыз ясарсыз тагы! — дип кычкырды.

* «Ля хәүлә вә ля куәтә!» — «Көч-кодрәт юк!»; шушы сүзләр белән башланган дога.
Бизар булу — аптырау, йөдәү.
Игътираз итмәү — каршы килмәү.


("Мөфти җүбәләе"(1). «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 15 нче (15 октябрь) санында имзасыз басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. мөфти — Мөхәммәдъяр Солтанов, Диния Нәзарәтендә 1886 елдан 1915 елгача мөфти булып торган. Фельетон язылган вакытка аның мөфти хезмәтен башкара башлавына 24 ел булган була.
2. «Әннәсолул хәдидә» — җәдитчеләргә каршы язылган бу китапның тулы исеме — «Әннәсолул хәдидә ли ибтатыйль осулел җәдидә»; авторы — Казан өязе Тимерче авылы мулласы Гыйлаҗетдин Мөхетдинов.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).


Комментарий язарга


*