ТАТ РУС ENG

Әстерхан мөзакәрәләре

— Әссәламегаләйкем, туганкай.

— Вәгаләйкемәссәлам.

— Туганкай, безне танымый торгансыз? Ихтимал, рус диеп тә белгәнсез? Минем озын сачемә карама, туганым, мин мөселман; мин, мин — «Идел» мөхәррире*. Бу кулыңда нинди кәгазьләр?

— «Ялт-йолт» журналы.

— Һи-һи-һи… «Ялт-йолт» журналы, имеш! Һи, туганкай! «Ялт-йолт» журналын язучылар кем дип беләсез? И туганнар! «Ялт-йолт» журналын язучылар мальчиклар, наданнар, Урманчиевләр, Әсгарләр**, Тукаевларны кем дип беләсең? Һи-һи-һи, туган! Һай, мин сиңа сөйлим алайса: алайса, исемең ничек?

— Габдулла Фәләнев.

— Туганкай Габдулла, мин, мин, һи-һи, мин бүген праздновать итәм, тагын ачыграк әйтсәм, кәефләндем. Туганкай, исемеңез ничек әле? Сез «Идел» гәзитәсен аласызмы? Толстойга язган шигыремне укыдыңызмы? Һи-һи, туганкай! Без татар бит. Тукаевлар гарәп вәзене белән шигырь язган булып маташалар, минем шуларны өйрәтә-өйрәтә чәчем агарып бетте инде. «Мин, су, димен, ул — җон ага…»*** Әй, туганкай, син ни атлы әле?

— Габдулла, дидем ләбаса.

— Әйе, алай икән, туганкай, мин сезне таныйм, мин сине беркөн театрда күргән кешегә охшатам. Әле, туганкай, шуны да әйтеп узыйм, чынын гына әйткәндә, түгел Әстерханда, бөтен Русиядә дә кеше юк дисәм, хата булмас. Толстой хакында миннән башка бер адәм шигырь язучы булмады. Мин, мин, туганкай, Толстой язган әсәрнең бер генә кәлимәсен укымаган булсам да, Толстойны, «Арыслан» исеме белән**** атап, бөтен дөньяга белдерттем. Үземнең «галәм» белән андый мөгамәләдә булуым сәбәпле, үз наданлыгымнан бөтен дөньяны көлдерттем.

— Җүләр!

— Нинди җүләр? Әле Шекспир, Байрон, Гете, Гейнеләрнең исемнәрен дә татарча язмакчы булам. Мин «Таң»чы*****, милли!

— Әйе, синең «кебек» бер мөтәрҗим Гогольнең Яичницасын «Тәбә» дип татарчага кәлҗемә иткән иде******.

 


Мөзакәрә — фикер алышу, әңгәмә.
Вәзен — шигырьдә ритм, такт, иҗек саны.
Кәлимә — сүз.
Мөтәрҗим — тәрҗемәче.
*«Идел» мөхәррире — Сәгыйть Рәмиев.
**Урманчиевләр, Әсгарләр — Әхмәт Урманчиев, Галиәсгар Камаллар истә тотыла.
***«Мин, су, димен, ул — җон ага…» — С.Рәмиевнең «Алданган» шигыреннән. Тукай аңа пародия дә язды («Саташкан»).
****«Арыслан» исеме белән — С.Рәмиев бер мәкаләсендә «Лев» исемен татарчалаштырып «Арыслан» дип бирә.
*****«Таң»чы — С.Рәмиевнең «Таң йолдызы» газетасында эшләгән чагы искә төшерелә.
******Яичницасын «Тәбә» дип татарчага кәлҗемә иткән иде — Гогольнең «Өйләнү» комедиясен тәрҗемә итеп бастырганда (Казан, 1905), Яичница исемле персонажны татарчалаштырып «Тәбә» дип исемләгән булалар.

 

("Әстерхан мөзакәрәләре". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 20 нче (1 гыйнвар) санында «Телсез телеграф» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


Комментарий язарга


*