ТАТ РУС ENG

Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе җүнле генә җегет иде. Икенчесе «Бәянел хак» мөгайян мөхәррирләреннән* иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе «Хак»** былчырагы белән кешегә тәкфир ыргытмый иде. Икенчесе Мостафа Лотфи иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе җырлау һәм тәганнидә маһир булып, моганнилекнең фәрде камиле иде. Икенчесе исә билгакес: Камил Мотыйгый иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе үз урынын белә, … иде. Икенчесе хәзер юбилей ясамакта булган мөфти3 иде.

*

Бер кешенең ике угылы булып, икесе дә мулла иде. Берсе Габдерразакъ атлы иде. Икенчесе Габдессабур атлы иде. Болар икесе дә корбан итләрен яраталар иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе мәгърифәтле, галим иде. Ә берсе просто татар мөгаллиме иде.

*

Бер кешенең ике котырган эте бар иде. Берсе үз ботын үзе тешли иде. Икенчесе бөтенләй Ишми иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе ишетмәгән-күрмәгән эшләрен ялганлап язмый иде. Икенчесе Рәшит казый иде.

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе кешелектән чыккан хулиган иде. Икенчесе дә милләтен вә динен саткан уфалы бер имам иде.

 

*

Бер кешенең ике угылы бар иде. Берсе ярты татар, ярты сарт иде. Икенчесе татар имлясын төзәтеп бетергән Нугайбәк Гыймад иде.

 

 

 

*«Бәянел хак» мөгайян мөхәррирләреннән — Мөхәммәтҗан Сәйдәшев.
**«Хак» — 1911 елда Әстерханда чыккан (20 сан) төрекчә ислами газета.Нашир һәм редакторы — Мостафа Лотфи Исмәгыйлев-Ширванский.
***мөфти — 1911 елда Диния Нәзарәте мөфтие Мөхәммәдъяр Солтановның бу вазифаны үти башлавына 25 ел тула, һәм бу нәрсә татар-мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан билгеләп үтелә.
Мөгайян — билгеле.
Тәкфир ыргыту — «син кяфир» дип йөзгә бәрү.
Тәганнидә маһир — моң, музыкага оста.
Моганнилекнең фәрде камиле — җырчылыкның бердәнбер осталыгы.
Билгакес — киресенчә.

 

("Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәк". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). «Ялт-йолт» журналының 1911 елгы 23 нче (4 июнь) санында «Мөхәррир мин түгел» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган).


Комментарий язарга


*