ТАТ РУС ENG

Мөкаддимә (Арамызда әдәбият вә шигырь…)

Арамызда әдәбият вә шигырь дигән сүзләрнең мәфһүм галисе аңлана башлаганнан бирле, мәшһүр инглиз шагыйре лорд Байронның исемен ишетмәгән кеше аздыр дип уйлыйм; исемен ишетүчеләр булса да, яшь әдәбиятымызда аның әсәре дә күренгәне юк иде.

Бу көннәрдә Сәгыйть әфәнде Сүнчәләй тарафыннан Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле поэмасы (шигыре) татарчага шигырь белән тәрҗемә кыйлынуын ишеттем вә тәкъдим итүенә күрә укып чыктым.

Лорд Байрон әсәрендә мәгънәләр үз милләте вә үз мәмләкәте чигеннән үтеп, бөтен көррәи әрызның хәссас вә көчле күңелләрен сил ташуы кебек басмыш вә тутырмыштыр. Мәсәлән, дөнья сараена әллә ничә гасырлар мөддәтендә бер генә кат тәшриф итеп, анда да күп торасы килмичә, галәме мәләкүткә сәфәр иткән Пушкиннең яртыдан артык гомере мәзкүр Байрон җәнабләренә тәкълид вә аның рухыннан илһам эстәү белән үтмештер.

Хис, мәгълүмат вә көчле рухы белән Пушкиннән калышмаслык Михаил Юрьевич Лермонтов хәзрәтләре үзенең гали бер шигырендә шушы сәтырларны яза:

Лорда Байрона бы достигнуть я хотел!*

Дикъкать итсәк, бу шул оетырдыр ки, бер шагыйремез аның «Аһ, мин кояшка менсәмче!» дип әйткән шагыйранә хыялыннан аермасы юктыр.

Лермонтовның Байрон рухына гыйбадәте, баш июе артыграк куәтле булганга, ул кыска гомеренең чигенә кадәр Байрон тәхте тәэсиреннән чыга алмаган.

Гляжу назад — прошедшее ужасно;
Гляжу вперед — там нет души родной!**

Иштә Лермонтовның дөньяга вә тормышка карашы. Ягъни ул да Байрон белән бер хисле вә бер җанлы: дөньяда мәңге табынырлык бер изге идеал юк, һәммәсе төпсез, нигезсез, ди. Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки, каш җыерып, ачу аралаш күзләр белән карый.

*

Менә шушы бөтен дөньяга «байронизм» мәзһәбен тудырган вә, бәгъзе көчсез кешеләр күңелендә туып та, аларның күңел вә каләм ягыннан гаҗизлекләре сәбәпле дөньяга чыга алмый яткан бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сәгыйть әфәнде үтәде.

 

*Лорд Байронга тиңләшергә теләр идем мин.
**Артка карыйм — үткәннәр коточкыч;
Алга карыйм — анда җанга якын нәрсә юк.
Мөкаддимә (мөкаддәмә) — сүз башы.
Мәфһүм гали — зур, төпле фикер.
Мәхбүс — тоткын.
Көррәи әрыз — Җир шары.
Хәссас — сизгер.
Мөддәтендә — буена, арасында.
Тәшриф итү — аяк басу.
Галәме мәләкүт — мәңгелек дөньясы.
Тәхте тәэсиреннән — йогынтысыннан.
Иштә — менә шундый.
Руи зәмин — җир йөзе.

 

("Мөкаддимә (Арамызда әдәбият вә шигырь…)". Текстның ахырында «Г.Тукаев, 23 апрель, 1911сәнә. Казан» диелеп, Байронның «Шильон мәхбүсе» исемле китапта (Казан, 1911) сүз башы рәвешендә басылган (поэманың үзен исә Сәгыйть Сүнчәләй тәрҗемә иткән була). Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст «Шильон мәхбүсе» исемле китаптан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). С.Сүнчәләй «Тукай турында истәлеге»ндә: «Мәхбүс»ем язылып беткәч, мин аңа җибәрдем, һәм ул яраткан. Көтепханәдә (ягъни нәшриятта) бастыруны да үз өстенә алды. Хәтта төзәткәләп күчереп тә чыккан һәм «Мәгариф»кә басарга биргән»).


 

Комментарий язарга


*