ТАТ РУС ENG

Яңа әсәрләр ("Хәмитнең хәяты")

«Хәмитнең хәяты» — Мәҗит Гафури әсәре. Кәримев-Хөсәенев нәшере. Бәһасе мәгълүм түгел.

Мәҗит Гафуриның бу әсәре, аның «Яшь гомерем»ендәге «Электрик фонарена»* һәм дә мәзкүр китап әүвәлендәге бәгъзе гүзәл тасвиратны истисна иткәндә, ул язган әсәрләрнең иң яхшысы вә иң тормыштан алынып язылганыдыр дисәк, җаиздер. Бу әсәрдәге бәян ителгән хәлләр, тасвирларның бер кыйсьме мөхәррирнең үз тормыш вә әхваленә гаид кеби күренсә дә, билгомум бөтенебез чапкыр тормыш артыннан җитмәгән вә ничектер куарга да керешә алмаган шәкертләрнең хәл-әхваленнән гыйбарәттер.

Татар баласы бер надан гаиләдә туа. Үсеп 11–12 яшенә җитә. Ата-анасы, инде укыр вакыты җитте дип, аны әллә нинди «мәдрәсә» атлы адашу, саташу, җәһаләт мәнбәгы булган бер җиргә илтеп тыгалар. Тагы да ачыграк әйткәндә, гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр. Әлбәттә, ул аны таба алмый, башына җыен чүп-чарны гыйлем дия тәлкыйн итеп тутырадыр. Мәсьәләне шушы үткән чирек гасырга гына татбикъ итеп, шул ноктаи нәзардан караганда, мәзкүр бала, саф вә пакь зиһенен чүп-чарга мәкян иткәннән соңра, заманныңмы яки сукыр бер иттифакыятьнеңме сәүкы белән**, «ачык фикерлерәк», сыйныфыбызча «низамлы» дип саналган бер мәдрәсәгә эләгә. Анда да ул файда күрәлми, чөнки бичараның тагы әллә ничә ел гомере әүвәлдә башына төягән юк-барны бертөрле рәткә тезү, тәртипкә кертү белән генә кичә.

Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да — барыбер чүптер.

Бәхетсез баш, әйткәнемез рәвештә көн үткәргән чагында, фәйзы илаһиме, тагы бер иттифакыятьме диик, аңар «гәзитә» кыяфәтендә зәгыйфь кенә бер шәмнән зәгыйфь кенә шәүлә вә яктылык төшәдер.

Әмма һәйһат! — ул зәгыйфь нур инде җегет булган мәзкүр баланың тормыш кадәрле тормыш дөньясын яктырта алмый. Ул яктылыкның зураю вә киңәюенә дә баягы чүпләрдән туган җәһаләт, шөбһә вә тәрәддөдләр манигъ булалар. Тагы безнең гасыр иттифакыяте: хөррият кояшы чыга. Ул, әлбәттә, баягы, баштагы нурга кушылып, янәдән бераз яктылык арттыра.
Инде мотлак әйтмибез, фитърәтендә зур газем вә олугъ касыдлар*** өчен туган бу шәкертнең күңелендә үзенең чынлап та шәм һәм дә халыкны яктырту өчен булган шәм икәнлеген игътираф, аңлау туа. Моның болай икәнлеген «Хәмитнең хәяты» мөхәррире миңа вә халыкка тел белән сөйләмәгән булса да, без аны мөхәррирнең моңарчыга кадәрле матбугъ әсәрләреннән күрәбез.

Әсәр «эз» булса, мин аның арысланмы, куянмы эзе икәнен ачык белә алам.

Шәм, дидекме, әйе, ул — шәм. Ул үзенең зәгыйфь нурын да үз милләте белән бүлешә, уртаклаша. Яна-яна, ниһаять, мае бетә, сүнәргә якынлаша. Тагы да мин киная иткәнем майны өстәргә әлеге язганымыз наданлык, «тәртипкә генә салынган чүп» зарар итә.

Укыр иде: бердән, үзенең халыкка мөгаллиманә вә мөәддибанә язган тәхрираты белән күңеле үскән. Мөгаллимнең хөббе нәфсе гомумән мөбтәди булудан тартынучан була бит. Юк, бу да түгел, бигрәк, бигрәк әрәмгә гомер үткән. Иң начары: җан картайган. Һәр нәрсәгә «барыбер» дип карый башлаган. Югарыда чапкыр тормыш дигән идек. Шулай, табигать вә тормыш үз юлында чапкан. Мискин шәкерт ялгызы куркыныч, тын, күңелсез бер сахрада калган. Тормыш та юк, кызык та юк.

Бу әсәрдә булган өйләнү вә бәгъзе вак мәгыйши муаффәкыятьсезлек тугърысында сүз озайтмыйча, куркыныч сахрада калган бичара шәкертнең гакыйбәтен генә әйтәм: тормыш юк, кызык юк. Инде бичара җегет ни эшли! Ни эшләсен? Әлбәттә, тормышының иң куркыныч дошманы булган әҗәлдән истимдад итә. Аның куенына атыла: «Мин үземчә иң мәсгудмен. Таза кальб, саф күңел белән бер Аллага кайтам…» — ди. Чөнки әйткәнемез сахрадагы ялгыз, ярдәмсез кешегә бүре авызына керү дә, ачлыктан үлү дә фәрекъсездер.

Менә бу — һәммәмезнең үк дип әйтмим, күбемезнең тормышы. Шуңа күрә бу әсәрне укырга тәүсыя итәм.

 

*"Яшь гомерем"ендәге "Электрик фонарена" — "Электрик фонарена хитап" исемле шигыре чынында М.Гафуриның "Милләт мәхәббәте" нам әшгаре" исемле китабында (Казан, 1907; Уфа, 1911) басылган.
**Очраклылыклар, вакыйгаләр барышы белән.
***Яратылышында зур теләк һәм бөек максатлар.
Мәзкүр — искә алынган.
Тасвират — сурәтләүләр.
Истисна итү — аерып алу.
Җаиздер — дөрестер.
Әхваленә гаид — хәлләренә карый торган.
Җәһаләт мәнбәгы — наданлык чыганагы.
Тәлкыйн итү — инандыру, ышандыру.
Татбикъ итү — кайтарып калдыру.
Ноктаи нәзар — караш ноктасы.
Мәкян — урын.
Низамлы — тәртипле.
Фәйзы илаһи — Алла рәхмәте.
Иттифакыять — очраклылык.
Һәйһат! — «Кая ул!» мәгънәсендәге ымлык сүз.
Тәрәддөдләр манигъ — икеләнүләр тоткарлык.
Игътираф — тану.
Әсәр — бу урында «эз» мәгънәсендә.
Мөгаллиманә, мөәддибанә — укытучыларча, әдәпкә өйрәтүчеләрчә.
Тәхрират — язмалар.
Хөббе нәфсе — үз-үзен сөюе.
Мөбтәди — башлап укучы.
Мәгыйши муаффәкыятьсезлек — тормыштагы уңышсызлык.
Гакыйбәтен — соңын.
Истимдад итү — ярдәм эстәү, көтү.
Мәсгудмен — бәхетлемен.
Кальб — йөрәк.
Фәрекъсездер — аермасыздыр.
Тәүсыя итү — киңәш бирү.
Хәдис шәриф — пәйгамбәр сүзе.
Заһир — ачык.

 

("Яңа әсәрләр ("Хәмитнең хәяты")". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (1 т.: Шигырьләр, поэмалар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.)). "Идел" газетасының 1911 елгы 10 май (351 нче) санында "Г.Тукаев" имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст газетадан алынган. Рецензиядә Мәҗит Гафуриның "Хәмитнең хәяты, яхуд Ләйлә вә хәятым" исемле повестена (Уфа, 1911) уңай бәя бирелә. Тукай элегрәк М.Гафуриның "Кызларга махсус милли шигырьләрем" китабын кискен тәнкыйтьләгән иде).


 

Комментарий язарга


*