ТАТ РУС ENG

Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре»

«Мәктәп» журналыннан(1):

«Мәктәп исламиятнең иң мөкаддәс хәрәме иде. Шаригы кәбир нәбие
көрим галәйһис-салате вәссәлам хәзрәтләри һиҗрәт сәнәсендә Мәдинәи
мөнәүвәрәя васыйль улыр-улмас, үзләренә һәм әһле бәетләренә ханәи
сәгадәт бина итүдән кабел иң әүвәл бер мәктәп, бер җамигъ бина итмеш
иде.
Аллаһең фәрманилә, Җибрил әминнең һәндәсәсилә, хәрам нәбәви улмак
сыйфатилә иң әүвәл бина кыйлынмыш у мөкаддәс мәктәп әсхабе кәрамен,
нәбие кәримнең үз көчләрилә, үз әлләрилә бина кыйлынмыш иде.
У мөкаддәс мәктәби бина идар икән, нәбие мөхтәрәм сәййиделвөҗүд
галәйһис-салате вәссәлам хәзрәтләри гади бер хезмәтче кеби хезмәт итте.
У мөкаддәс мәктәбең, у бөек хәрәме нәбәвинең бинасы тәмам улдыгы
дәкыйкасендә, шаригы мөхтәрәм галәйһис-салате вәссәлам хәзрәтләри,
җәмәгатьлә фарыз намази әдадән кабел, иң әүвәл тәгълим вәзыйфәсилә
иштигаль итте.
Шаригы хәкимең, нәбие кәримең шу хәрәкәтилә…»


«Ялт-йолт»:
— Бакыңыз, кош теленнән кечкенә булган ушбу намәдә бердәнбер
пәйгамбәремезнең никадәр вә ничә төрле ләкаб вә титуллары язылган. Әгәр
пәйгамбәр белән генә эш бетмичә, мәкаләдә Аллаһы Тәгаләне зикер итү
лябеддә булса, мәкалә сахибе, һичшиксез, мең дә бер әсмаи хөснаны санап
чыгар иде.
И Ходаем, «гыйлем» кешенең эше! Сезгә «фәсахәт былбылы» дисә, тагы да
«вә бәлягать сөнбеле» дип әйтәсе кала. «Алтын бармагым» ди, «көмеш
тырнагым» ди, ни булса да килештереп яза. Без булсак: «Гөлҗамал! мин
сине яратам», — белән эш бетерер идек.


«Кояш»тан:

Сан-җан-ди — Мидваны «Хәмидия» крейсере утка тотканда, «Хәмидия» тупларыннан 119 кеше үлтерелгән һәм яраланган».
«Ялт-йолт»:
— Бичара «Хәмидия» туплары әле генә чуеннан итле, канлы кешегә әйләнү
белән, алардан «119 кеше үлтерелгән һәм яраланган». Бу инде — «әдәм
булгач кына әрәм булу».


«Идел»дән:

ШИГЫРЬ


Тазиянә


Әл чак, и, … истибдад! Золмеңнән сакыйн,
Бунҗә нахак түкдигең кандай тәгафел өйләмә!
Бең сәмәр бәклә мәкяфәт гамәлдән ит якыйн,
Тәхте гяһ дәүләтең бер көн улыр ашәфтә хун.
                                    
«Мирза ага Галиюф».


«Ялт-йолт»:
«Бу персиян үзенең «сәнә, менә, сән үләсән, мән үләм, нә
данишарсән?»ләренә, ягъни үз милли теленә бер кадак кишмиш кадәр генә
ригайәсе булса, төрекләрнең шушы чиркәнеч сонгый телләре белән «шигырь»
язмас һәм әүзане шигырьдән кишмиш үлчәве кадәр генә хәбәре булса,
«якыйн вә ашәфтә хун» сүзләренең вәзендәш түгеллекләрен сизәр иде».


«Акмелла»дан:

Моның «фәсахәт»еннән «нәмүнә» алмыйбыз инде. Чөнки бөтен журналын күчерергә кирәк.
Бу исә, дәүләт эчендә дәүләт дигән кеби, хилафе сәясәт бер эш була.
Тик «Акмелла»ның «Чала татар» имзасы белән яза торган тәнкыйтьчесенең
театр тугърысындагы мәгълүмат вә тәнкыйтен күрсәтеп китик әле.


«Чала татар» тәнкыйте:
«Ни исемле иде әле, оныттым, бер театр китабы бар. Уйнаучыларыннан
беренчесе тешсез карт булырга кирәк. Хәзерлә мөселманнардан театрда
участвовать итүче карт табу мөмкинме соң? Яшьләрдән, әлбәттә, аның өчен
генә теш сындыручылар булмас».

«Чала татар» үзен юата:
«Хәер, андый карт мөселманнан табылмаса, сәхнәгә руслардан бер картны
алып керәсең. Сүзен үзең сөйлисең дә, теш тугърысына килгәндә, шул
картның гына тешен күрсәтәсең. Менә аннан була да куя, бернәрсәсе юк».


«Чала татар» тагы үз-үзенә бәхәс итә:
«Менә сиңа кирәк булса тагы бер сүз. Синеңчә, бер рольне ике кеше уйнарга кирәк. Бик гаҗәп».


«Ялт-йолт»:
«Вакыйган, «Чала татар»ның(2) башына авыр мәсьәлә төшкән. Драматургның
герое тешсез карт. Яшьләр бер кичә өчен генә тешен сындырмый. Мөселман
тешсез картлары сәхнәгә керми. Рус картын кертсәң, ул татарча белми.
Нәкъ шушындый авыр мәсьәлә бервакыт бөтен бер авыл рус халкына да
килгән иде: мунча башына чирәм үскән. Бу хәл гади ызбаларга яраса да,
мунчага ничектер килештермәгәннәр. Чирәм вә үләнне һәр ничек бетерергә
кирәк. Менә берзаман мужиклар, чирәмне ашатыр өчен, муенына җеп бәйләп,
сыерны мунча түбәсенә өстериләр. Бу авыл халкы әтрафка җүләрлеге белән
мәшһүр икән. Сыерны вә үз-үзләрен ах-ух килеп газаплаган бу халыкны
читтән карап торучы чит авыл кешесе: «Сыерны да, үзеңезне дә
йөнчетмәңез, үләнне йолкыңыз яки урак белән урыңыз да эш бетте», —
дигән. Мужиклар, бу кешенең гакыллылыгына хәйран каларак, үләнне
йолкалар. Эш тәмам.
Монда, Казанда да, атна саен спектакльләр куйганлыктан, төрле уңайсызлыклар чыгып кына тора.
Мәсәлән, «Яшь хатын» пьесасында «яшь хатын»ның күзе агып чыккан булырга
кирәк. Билгеле инде, артисткалар бер кичә өчен генә күзләрен агыздырып
чыгарырга риза булмыйлар. Шәһәр кызлары, бер-бер гайбәтләрдән куркып,
театр уйнауга катышмыйлар.
Менә артистлар күзе агып чыккан бер кыз эзләргә Казан тирәсендәге
авылларга чабышырга тотыналар. Монда халык көтә. Ачулана. «Ах,
сызгыралар», — дигәндә генә, бер артист күзе агып чыккан кыз өстерәп
кайтып керә.
Былтыр, мәсәлән, «Алдым-бирдем» Галиясе(3) белән шулай йөдәп беттеләр.
Галия, аксак хатыннар кулыннан ычкынганда, канга бата. Битләре
тырналган була. Инде бер кичә өчен генә артисткалар битләрен
тырнамаслар бит!
Менә артистлар тагы урам буе чабалар. Ниһаять, Ходайның рәхмәте белән,
ире белән сугышып, палисәгә жалобага баручы бер яшь хатын очрап кына
артистлар авылга йөгерү зәхмәтеннән котылалар!
Иншалла, «Акмелла» милләт хадимнәре мөхәррирләргә вә драмачыларга
һәрвакыт шулай кимчелекләрен күрсәтеп торырлар, вә акрын-акрын кеше
мәшәкатьли торган пьесалар да мәйданнан югалырлар».


«Аң»нан:
«Ләкин бит анда мохтәсарлар укылмый. Искеләрнең шәригатенә сыймый
торган әллә нинди гыйлемлекләр укыла. Укытучылары да Хуҗа Әхмәт мулла
хатыннары түгел».


«Ялт-йолт»:
«Хуҗа Әхмәт мулла хатыны» димәк, бөтен Казанга мәгълүм Маһруй
Мозаффария димәктер. Моны кулына гәзитә алгалаган чит шәһәр халкы да
беләдер. Биби-фәләнә остазбикә ире Атласов та яхшы белсен ки, Казандагы
Мозаффарияләр, Ләбибәләр(4) үзләреннән яхшыларның юлларын бикләп
тормыйлар. «Бишенче» елда үз кимчелекләрен аңлаганнан бирле һаман
үз-үзләрен тәкмил вә мәгърифәт белән шөгыльләнеп килделәр, тәрәкъкый
иттеләр, үзләре белгәнне шәкертләре белән бүлешә тордылар. Әле җитмәсә,
«Брокгауз-Ефрон» алып, синең борыныңа нос куймакчы булалар.
Симергән булгач та, тилергән булгач та, Таврида сараенда йөргәч тә, зур
словарь күргәч тә, бу әле һич гаепсез бер ханымның шәхесенә тияргә хак
биреп бетермидер. «Гимназия» — ул киләчәк эше әле. Әйе, аның
укытучылары да Хуҗа Әхмәт мулла хатыннары булмас. Киләчәктә өмид зур.
Менә тиздән гали мәгълүматлы кешеләремез өлгерәчәк. Ул вакыт, иншалла,
Дума депутатларымыз да әллә нинди Әлмәт муллалары вә Биби-фәләнә
остазбикә ирләре булмас. Гимназия ачылгач, татар хатыннары чапан
бөркәнмәсләр. Киләчәк заман депутатларымыз да «сукыр трудовик» булып
йөрмәсләр. Ай, киләчәк! Ул кайчан киләчәк?
Рәфикымез «Аң»га татар матбугатындагы бу кеби «фәсахәт» нәмүнәләрен күп күрсәтмәскә киңәш бирәмез.

 

Фәсахәт нәмүнәләре — матурлык үрнәкләре.
Намә — язма.
Ләкаб — кушамат.
Зикер итү — телгә алу.
Лябеддә — кирәкле, ансыз мөмкин булмаган.
Сахиб — ия.
Әсмаи хөсна — Алла исемнәре.
Бәлягать — камиллек, төзеклек.
Тазиянә — камчы, чыбыркы.
Ригайә — ихтирам.
Сонгый — ясалма.
Әүзане — шигырь үлчәмнәре.
Хилафе сәясәт — политикага каршы.
Тәкмил — камилләштерү, үстерү.
Рәфикъ — юлдаш, иптәш.

("Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре". (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2
томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.:
Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)) «Ялт-йолт» журналының 1913 елгы
53 нче (15 март) санында «Гөмберррт» имзасы белән басылган. Беренче
мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган.
1. «Мәктәп» — 1913–1914 елларда Казанда чыккан журнал, нашире Шиһап Әхмәрев.
2. Чала татар — шагыйрь һәм журналист Әкрам Галимов (1892–1913) псевдонимы. Аның белән «Акмулла» журналында чыгыш ясаган.
3. «Алдым-бирдем» Галиясе — Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасындагы Галия исемле кыз.
4. Ләбибә — Ләбибә Хөсәенова (1880–1920), педагог, 1903 елда үз мәктәбен ача (Ләбибә Хөсәения мәктәбе)).


 

Комментарий язарга


*