Ике хатын арасында
— Кара әле син безнең Ахмакҗан абзыйны! Хатыннарны үдә генә бикләп тотарга куша дип әйтәләр.
— Ул Бохарадан шулай хатыннарын бикләп, угъланнар артыннан йөри торган сартларны күреп кайткан муллалардан гына фәтва сорый шул.
— Соң, ул Ахмакҗан абзый нигә үзенә Габдел хак дип әйткәнне яратмый икән?
— И, сөйләмәче шул чуашны, раст чуаш дисәң чуаш. Менә пәйгамбәремез заманында булган Габделлят вә әл-Газыйларга да: «Габдел хак бул!» дигәч, яратмаганнар.
Фәтва сорау — шәригать күзлегеннән караганда, теге яки бу эшнен дөресме-түгелме икәнен сорау.
Габдел хак — хаклык, дөреслек колы.