ТАТ РУС ENG

Черек күлдә

Ике хатын  арасында
— Кара әле син безнең Ахмакҗан абзыйны! Хатыннарны үдә генә бикләп тотарга куша дип әйтәләр.
—    Ул Бохарадан шулай хатыннарын бикләп, угъланнар артыннан йөри торган сартларны күреп кайткан муллалардан гына фәтва сорый шул.
—    Соң, ул Ахмакҗан абзый нигә үзенә Габдел хак дип әйткәнне яратмый икән?
—    И, сөйләмәче шул чуашны, раст чуаш дисәң чуаш. Менә пәйгамбәремез заманында булган Габделлят вә әл-Газыйларга да: «Габдел хак бул!» дигәч, яратмаганнар.
 
Фәтва сорау — шәригать күзлегеннән  караганда,  теге  яки  бу эшнен дөресме-түгелме икәнен сорау.
Габдел хак — хаклык, дөреслек колы.

Комментарий язарга


*