ТАТ РУС ENG

Дөньяда ахмаклар күпме?

Башында бер бөртек тә саче булмаган бер пеләш кеше үзенең иптәшеннән, мыскыл итмәкче булып:
— Дөньяда синең шикелле ахмаклар күпме? — дип сораган икән.
Иптәше аңа каршы:
— Синең башыңда ничә бөртек сач булса, без  ахмаклар да дөньяда шулкадәр, — дигән.

 


("Дөньяда ахмаклар күпме?". — «Яшен»нең 1908 ел 5 нче (17 декабрь) санында «Ләтыйфә» («Мәзәк») бүлекчәсендә имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелгән.
Текст «Яшен»нән алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*