ТАТ РУС ENG

Хәсәнҗан бин Әхмәтҗан әл-Хөсәенинең хиҗаб хакында улан мәзһәбе

Ушбу арада идарәйә мәзкүр әфәнденең тәэлифе улан «Бәянел хак фи хаккыл хиҗаб» исемле китабы килде. Бу китап хакында «Фикер»нең үткән номерында кыска гына: — Качып йөри торган китап икән, — дип язылган иде. Вакыйгән, бу китапны качырырлык икән. Кеше күзе төшсә, ихтимал, гөнаһ булыр. Фәкать бу китапта һичбер нәрсә дә аңлашылмый, бер сүзе икенче сүзенә хилаф күренә. Хәсәнҗан әфәнде китабының 7 нче битендә әйтәдер:
«Яшь хатын чит ирләрдән йөзен өртү илә боерылыр. Әмма бу йөзен өртү илә боерылмакы хатын-кызларның йөзләре гаурәт булдыкы өчен түгел,  бары фетнәдән курку өчен генәдер».
(Ягъни бер ят ир яшь хатыннарны күргәндә, яман уйлар уйламаслык булса, качмаса да ярый димәктер.)
Шулук байгыш Хәсәнҗан әфәнде китабының 8 нче битендә язадыр:
«Хатыннарны пәрдә астыннан чыгару гөнаһтыр. Чөнки алар гаурәттер. Алар  пәрдә аркылы гына  йөрмәк тиештер».
Дәхи бу сүзенә 7 нче биттәге сүзе каршы киләдер:
«Мөселман хатыннарына кирәкле эшләре өчен өйләреннән чыгып йөрмәкләре дөрест булуында галимнәр арасында бер дә хилаф юктыр».
10 нчы битендә хатыннарның йөзе гаурәт булмаганлыгы хакында бигрәк ачык дәлил язадыр. Менә укыңыз:
«Яман уйдан күңеле буш булган кемсәнең ят хатыннар йөзенә каравы дөресттер. «Һидая» һәм «Гаятел бәян» китапларында шулай дигән».
Эш болай булгач, Хәсәнҗан әфәнденең морады бер дә аңлашылмады. Хәтта, качмауның дөрест икәнлеген беләсе килгән кешеләр Хәсәнҗан әфәнденең бу китабыны алып укысыннар, дип дәляләт итәргә дә ярый. Фәкать Хәсәнҗан әфәнденең, тәкрар биттәкрар замананы сүгеп, бу заманда алладан куркып, хатын-кыз бәласеннән сакланучылар юк, дип кисүе бик хатадыр. Чөнки мөэмингә хөсне зан ваҗиб идекене* үзе дә укыган булыр. Дәхи пәйгамбәремезнең «ля тәсәбуд-дәһер фәин-нәддәһер һуә аллаһе»** һәм дә «мәсәлә өммәти кәмислел-мәтар ля йүдәррә әүвәләһе хәйре эм ахедеһе»*** дидеке хәдисләре Хәсәнҗан әфәнденең бу эше хата идекенә дәляләт кыйлалар. Хәсәнҗан әфәндедән бер дә ачуланмаенча гына, кяфер, фасикъ, җаһил дигән сүзләрене ташлап кына, бу сүзләремезә җавап вирмәкене үтенәмез. Без, хатын-кызлар хакында иңмеш «вә лин-нисаи насыйбе миммә икътәсәбе»**** аятенә бинаән, алар да, ирләр кеби, теләгәннәрене эшли алырга шәригатьтә ихтыярлылар димез. Шәригать буенча сөйләгәндә, хатыннарны үзләре тудырган балаларны да имездерергә көчләргә дөрест дәгелдер. Хәлбуки, безнең халык хатыннарны ирләргә кол булып яратылган дип хисап кыйлалар. Әгәр хатыннар имчәк балаларын имезмәсәләр, аларны кыйныйлар. Түгел баланы гына имезмәсә, иренең бер генә сүзен тыңламаска да җәбер итәләр. Шәригать шулай кушамыни соң? Хатыннарга золым вә җәбер итеп, айларга ирек вә ихтыяр бирмәүчеләр — дөнья вә ахирәт һәлак улгучылардыр *****.
— Сакланыңыз, мөэмин карендәшләр!


 
Хәсәнҗан Әхмәтҗан улы Хөсәеневнең хатын-кызны качыру хакында тоткан юлы.
Тәэлифе улан — төзегән китабы булган.
Вакыйгаң — чыннан да.
Хатын …өртү илә боерылыр — хатынга… каплап йөрергә боерыла.
Гаурәт — тәннең   ирләргә күрсәтергә ярамый торган җире.
* Аллага ышанучыга яхшы фикердә булу шиксез тиеш икәнне.
** Язмышны сүкмә, чынлыкта  язмыш — ул  Алланың үзе.
*** Минем  өммәтем (халкым) яңгыр тамчылары кебек бер-берсенә охшаш, кайсы  яхшы, кайсы яман икәнен алдан белмисең.
**** Һәм  хатыннарның язмышы — алар   өлешенә тигән нәрсә.
***** Бу дөньяда да, теге дөньяда да һәлакәткә дучар кешеләр.
Дәляләт итү — димләү, өндәү.
Тәкрар  биттәкрар — кабат-кабат,  һаман-һаман.
Аятенә бинаән — аятендәгечә, аятендә әйткәнчә.

("Хәсәнҗан бин Әхмәтҗан әл-Хөсәенинең хиҗаб хакында улан мәзһәбе". — «Фикер»нең 1907 ел 22 февраль (8) санында «Ул» имзасы белән басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелгән. Текст «Фикер»дән алынган.
…«Бәянел хак фи хаккыл хиҗаб» («Хатын-кызны качыру хакында дөрес сүз»). — 1907 елда Оренбургта басылган китапчык.
…бу китап хакында… дип язылган иде. — «Фикер»нең 1907 ел 4 февраль (5) санында «Уральск хәбәрләре» бүлегендә китап турында кыска, әмма үткен сатирик парча басылган.

(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*