ТАТ РУС ENG

Иң соңгы хәбәр

Кешеләр намуссыз дип сүгә алмасыннар өчен, Казанда ике борадәрнең «Намус» исемендә журнал чыгарачак хәбәрләре ишетелде. Шул хәбәр таралганнан соң, һәркем журналына үзендә булмаган сыйфат исемен куя икән дип, будущий депутат «Акыл» исемендә бер журнал чыгара башлаячак имеш.

 


("Иң соңгы хәбәр". — «Ялт-йолт»ның 1912 ел 44 нче (13 октябрь)  санында имзасы басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*