ТАТ РУС ENG

Интересный тормыш

Бай кешеләрнең тормышлары бөтенләй башка була бит. Хосусән, надан да булса, ул кеше үзен бик зур шишка дип хисап кыйладыр. Надан байлар алар, тик фәләнчә кадәр акчам гына булсын, башкасы бар да була, диләр. Менә мин үзем, бер татар миллионерының 15 яшьле кызыны ризасыннан башка җәберләп алган вакытында: «Әй, миллионым сау булсын! Миллионым, синең илә 15 яшендәге кызны түгел, 13 яшьлесен дә алып була. Һай миллионым, сәндән бик мәмнүнмен. Алла сәндән аермасын! Һәм үземә озын гомер бирсен! Син барында берничә яшь кызларны үземә гашыйк итәргә мөмкин! Үлсәм, барыбер кеше кулына калачак. Бар чагында кадерен белеп, файда итеп калырга кирәк. Милләт исә — алланыкы, хода үзе алга җибәрер, хур итмәс әле»,— дип уйлап, сөйләнеп йөргәнен ишеткәнем бар. Бундаен байлар хосусында шагыйрең ушбу шигыре гаять тугъры киләдер.

Мәгърифәт, хикмәт нәдер — белсенме җаһил къәдрене;
Шәкъвәте җәһленә сабикъ, күр нифакъ вә гъәдрене *.

Ушбу сүземә багышлый бер хикәя язмакны мөнасыйб күрдем:
Ур… шәһәрендә мәшһүр эче… тулган Мәхлукулла исемле бай, бик тыныч кына гомер итәргә өйрәндекеннән, атадан калган малны киметмәенчә, артканын гына ашап гомер кичерергә гадәтләнгән иде. Елына бер мәртәбә зәкят бирсә дә, сумасының файдасыннан гына процентын хисаплап, комиссионный шикелле итеп кенә бирә иде. Аны да бирмәс иде, тик елында бер мәртәбә капкасы төбенә әллә ничә йөзләп   кешеләрнең җыйналып килгәннәрен вә ул кешеләрнең кайсы аксак, кайсы сукыр, кайсы имчәк баласын күтәреп килгән хатын, кайсы чалмалы суфи вә кайсы иртәгә кияүгә чыгарга хәзер торган кызлар булып, берәр тиен төшмәс микән, дип тилмереп көтеп торганнарын кызык күрә иде.
Бу рәвештә зәкят өләшү Мәхлукулла байга агыр тоелмый, бәлки, кәмит уены шикелле, «интереслы» күренә иде. Ул җыйналган кешеләрнең кайсын сүгү вә кайсыннан көлү вә, малайларга зәкят өләшкән вакытта, капкадан чират илә чыгарып кертү вә кайсыберсенә артыграк яки кимрәк бирү хосусларында малайларга каты распоряжение биреп, шаулап-кычкырып йөрүләреннән ләззәт ала иде. Ләззәт кенә түгел, зәкят дип биргән черегән яисә нә күлмәккә вә нә ыштанга җитмәслек итеп биргән ситса вә бүз кебек нәрсәләрне алучыларның яртысыннан күбрәге, сатып, акчасына аракы эчкән кешеләрне күреп, гыйбрәт тә ала иде. Моны һәм үзеннән дә тупасрак бердәнбер угылына: «Менә, угылым, болар — гыйбрәт алган кешеләргә гыйбрәт»,— дия торган иде.
Дәхи зәкят алырга җыйналган кешеләрне тәрәзәдән карап: «Әнә фәләнчә кешегә каргыш төшкән, фәләнчәсе шулай булган, тегеләй булган»,— дип, тикшереп, хөкем кыйлып йөри иде.   
Мәхлукулла бай үзе бик тәкъва кеше иде. Тәкъвәлегеннән, чалбарының тузуыннан курыкмаса да, өенә кунаклар килгәндә, сабый балалар шикелле, ыштан нлә камзулдан гына йөри иде. Бунда да аның гакылынча «интерес» юк түгел, бәлки бик күп «интереслар» бар иде. Аның шулай йөрүеннән максуды — үзене сабый балалар шикелле гөнаһсыз күрсәтү иде.
Дәхи бер максудыз тәкәллефсез-безалаберныйлыкка башын салып, андый-мондый, үзенең корсагына килешмәгән нәрсә хакында мәслихәткә килгән кешеләргә, оялмыйча, үзенең теләгән нәрсәләрен әйтергә яхшы буладыр иде. Чөнки никадәр гаурәтне ачсаң, шулкадәр оят кешедән югаладыр.
Дәхи ул «ахең-техең» өй буенча какырып йөрүләрен дә шәригатьтән саный иде. Шуның өчен ул иртәдән кичкә кадәр шәһәр халкының гайбәтен тикшереп чыкса да бер нәрсәгә санамый торган иде.
Мәхлукулла байга милләтне тәрәкъкый иттерү хакында сөйләп төшендерү һич мөмкин түгел иде. «Ул безнең эшемез түгел, минем үземнең особый «интересым» бар, милләт — алланыкы, ходай кушканча булыр»,— дия иде. Ул үзе дустны дошманнан вә акны карадан аз аера яки бер дә аера белми иде. Аның янында тирес түгүче бурлак илә нинди галим кеше дә бертөсле саналадыр иде. Хасыйле, Мәхлукулла байның тормышы, үзенчә әйткәндә, бик «интереслы» иде. Чөнки, дөньяда атлар, сыерлар вә анларга башка хайваннар, җәмгыятьләр ясап, ислахәт вә үзләрен алга җибәрү хакында борчылмаганнары шикелле, бу да, корсагы шиңүдән куркып, андаен нәрсәләр артыннан йөреп башын агарттырмаска тырыша иде. Үзе башлап йөрү бер якта торсын, «поддержать» итү өчен генә бер-бер милләт эшенә дәгъвәт кыйлынса, үзенең мәгълүм «интересын» уйлап, кире тора, якын да килми иде.
Бу тормыш интереслымы, юкмы? Интереслы булганда, инсан улан кешегә лаекмы, юкмы? Укучылар, үзеңез уйлап караңыз! Бән үземнең фикеремне Мәхлукулла байның хәлене дәхи дә озынрак итеп язган вакытымда бәян итәрмен.

* Мәгърифәт, гыйлем нәрсә — надан беләмени кадерен:
Әшәкелеге  аннан  да  артык — күр  икейөзлелеген,  зәһәрен.
Хосусән — бигрәк тә.   
Мәмнүн — канәгать.
Хосусында — турында.
Тәкъва — шәригать куншканча гына эш иткән булып күренүче. Тәкәллефсез-безалаберныйлык — юри,     кыланчыкланып,     артык гади, ваемсыз-таркау күренергә тырышу.
Гаурәт — кешегә күрсәтергә ярамый торган, ят җир.
Бурлак — бу урында «авыр кара эш эшләүче» мәгънәсендә. Хасыйле — кыскасы.
Ислахәт — яңарту, үзгәртү.
Дәгъвәт кыйлыну — чакырылу.
Инсан улан — кеше булган.

Комментарий язарга


*