Нихәл, мөсафир әфәнде, безнең шәһәр сезгә охшаймы?
— Шәһәреңез яхшы, әмма сасысыннан борынны тотып йөрергә кирәк икән.
— Борынны тоту гына түгел, кайвакыт монда колакны да томалап йөрергә тугъры килә.
— Ул ни дигән сүз тагын?
— Менә бездә бер карагруһлар гәзитәсенец сүзләрене ишетсәң, үзең дә косарсың.
— Соң сез ничек борыннарыгызны тотып һәм колакларыгызны томалап йөри аласыз?
— Буңа безнең 24 аршинлы чалмаларымыз җитәдер. Чөнки ул чалма астында бик күп нәрсәләр каплап була. Ул чалма астында ат караклары да ишан булып күренә.
— Менә кызык, бу бер хикмәтле нәрсә икән, бундый хәйлә Амрикада да булмас.
Пайтәхет — башкала.