ТАТ РУС ENG

Кечкенә генә «С. Петербург» гәзитәсеннән

Без һәркөн правительствоның сайлау эшләрендә хөррият сөючелекне каплар өчен корган яңа-яңа хәйләләреннән хәбәр бирәбез.
Бу хәйләләр бик шома, бик оста эшләнгән хәйләләрдер.
Шулай булса да, моның кеби хәйләләр сайлау эшләренә зарар итәр-фәлән дип без зәррә кадәр булсын курыкмыйбыз.
Хөкүмәт бик күп көчкә малик, бу дөрест, ләкин Государственная думага сайлау результатына нә туплар, нә стражниклар, нә пулеметлар, нә дә гаскәрле генераллар һичберсе ярдәм итә алмыйлар.
Сайлау — халык вөҗданының, халык җанының эшедер.
Менә бу мәгънәви вә батыйни көч каршысында башка көчләр гүя йомычкалар, җоннар, тузаннар кабиленнән генәдерләр.
Тау-тау законнар төзеп була, бөтен өлкәне порх төтене берлә тутырып була, һәм болар берлә куркакларны куркытып та була.
Ләкин куркак гәрчә курыкса да, аның җаны-вөҗданы һаман да чын, хәкыйкать һәм үзенә сөекле нәрсәне теләүдән туктамыйдыр.
Без беләбез, хөррият сөючелеккә тыгызлар өчен бик күп законнар да чыгарылды, хөрриятпәрвәрлекне зәгыйфьләтер өчен һәртөрле ялган осталыклар да эшләнде.
Игътираф итәбез ки: казаклар, төрле-төрле судлар, төрмәләр, ссылкалар, үлем җәзалары хөрриятпәрвәрләрнең кайнаган каннарын бераз суындырды. Гайрәтләрен вакытча гына кайтарып торырга ярады.
Хөррият сөючелек бераз тынланды. Сулышын куркып кына ала. Шыпырт кына сөйләшә һәм, богауланган көенчә, чылбырлар эчендә генә йөри.
Ләкин бу һаман да хөкүмәтнең галәбәсе-җиңүе түгел.
Законнар мәетләр шикелле ятып калырлар. Әмма шар салырга тере җанлы кешеләр барырлар.
Куркаклык күп кешеләрне рия берлән генә «Истинных русских людей» партиясенең флагы астында барырга да куша. Куркаклык күп-күп кешеләрне тик торырга яки битараф булырга да көчли.
Куркаклык хулиганнар тавышын куәтләтергә дә иҗбар итә.
Шулай да хәзерге заман хулиганланып кычкырышыр, талашыр заман түгел икәнен һәр гакыллы, һәр вөҗданлы кеше аңлыйдыр.
Хәзер хөкүмәт каршында буйсынучыларның буйсынулары, хөкүмәтне тыңлаулары вә аны тәзкия итүләре — һәммәсе  җәгъли, һәммәсе тыштан гынадыр.
Әмма правасызланган, курыккан, куркытылган баягы куркакларның кулларына сайлау запискалары бирелгәч тә, аларның җаннары йөрәкләренең иң мөкаддәс җирләренә кайтадыр.
Кулында сайлау запискасы булган бер кеше шул хәлдә үзен гүя бер гыйбадәтханәдә яраткан аллаһе тәгалә каршысында торган кеби хис кыйладыр. Бу минутларда ул кеше әллә нинди бер мөкаддәс куәтнең вә хакыйкатьнең үзен куәтләндерүе аркасында куркудан туктап торадыр.
Ул минутларда аның күңелендә милләткә, ватанга, хәкыйкатькә булган гыйшык уты янып китәдер.
Ул вакытта ул мөнафиканә вә риякяранә тавыш бирмәс. Ул вакытта ул кеше «куркаклык»ның тәлкыйне вә илкасы буенча тавыш бирмәс: бәлки, ул вөҗданы ни кушса, шуны әйтер. Ул хәзер үзенең милләтенә вә сөекле кардәшләренә булган мөкаддәс теләгенең боеруы буенча тавыш бирер.
Хәзер аның сафлыгын зәһәрләргә теләгән нәрсәләр саф һавадан таралып киткән төтен шикелле таралып китәр.
Хәзер һәммә партияләрнең, һәммә милләтләрнең сайлаучылары халык теләгән татулык, югалган тәртип, җир өстендә тормышның шатлыгы чиновниклар кулында түгел, бәлки Государственная дума һәм аның членнары кулында икәнен беләләр.
Инде шулай булгач, без үзебезнең чын халыкның бәхете өчен җан бирергә хәзер булган кешеләрнең чын исемнәре язылган сайлау кәгазьләремезне милләтемезнең икъбал вә сәгадәте өчен, хәкыйкать өчен алланың юлына салыйк!
 

Зәррә — тузан.
Малик — ия.
Батыйни — эчке, күңелдәге, яшерен.
Кабиленнән — ише.
Хөрриятпәрвәрлек — ирек сөючәнлек.
Игътираф итү — тану.
Иҗбар итү — мәҗбүр итү, көчләү.
Тәзкия итү — пакьләү.
Җәгъли — ясалма.
Мөнафиканә вә риякяранә — икейөзлелек һәм риялык күрсәтеп.
Тәлкыйне вә илкасы — этәрүе, әйдәве һәм фикерне икенче якка боруы.

("Кечкенә генә «С. Петербург» гәзитәсеннән". — «Фикеренең 1907 ел 21 январь (3) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Текст «Фикер»дән алынган.
Мәкалә Петербургта 1728—1917 елларда чыккан «С. Петербургские ведомости» (Халык мәгарифе министрлыгы органы) газетасыннан алып тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә теле Тукайныкы икәнен әйтеп тора.
…«Истинных русских людей» партиясенең… — 1905—1907 елгы буржуаз-демократик революция җиңелгәннән соң, реакция чорында, карагруһ рус буржуазиясе төзегән «Чын руслар» партиясе.
(Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*