ТАТ РУС ENG

Кемне сайларга кирәк

Граждане!
Думага член сайларга вакыт җитте, инде һәр җирдә сайлау алдында була торган мөшавәрә мәҗлесләре— «предвыборное собрание»ләр ясала башланыр, һәр сайлаучыга бу мәҗлестә булмак тиештер.
Думага член сайламак бик зур эштер. Буңа тырышмак һәркемгә ваҗибтыр. Думага член сайлау һәркемнең үзе өчендер. Башында гакылы булып та, милләтенең киләчәктә алга китүене теләгән кеше член сайлауны үзенең муенына лязем булган гамәлләрдән иң беренчесе дип хисап итәчәктер.
Государственная думага сайланган член сайлаучыларга ни кирәк нәрсәне алырга иҗтиһад кыйлачактыр. Шуның өчен членны бик тырышып сайламак лязем буладыр. Государственная думага варачак член халык файдасыны үз файдасыннан алда йөртә торган кеше булсын. Халыкка әүвәлдән файда китертүче, рәхимле вә әдәп-инсафлы булсын. Гаепле вә кешеләргә җәбер вә җәфа күрсәткән кеше булмасын. Юкка кызучы вә яхуд тиешле урыннарда тик торучы кеше булмасын. Милләт өчен җанын вә малын кызганмаслык кеше булсын. Хасыйле, член булачак кешедә барча күркәм сыйфатлар табылсын. Әгәр шундаен членнар җыйналса, шөбһәсез, Дума бик зур эшләр эшли алачактыр.
Граждане! Шундаен членнарны җибәрмәйә гайрәт итеңез, тырышыңыз; тырышмак илә максудыңызга җитми калмазсыз. Үзеңезнең хакларыңызны алуда тартышыңыз; тартышуда гына табарсыз үзеңезнең хакыңызны.
Граждане! Гафил булмаңыз!..

Граждане — гражданнар.
Мөшавәрә — киңәш, фикер алышу.
Важиб — тиеш, зарур.
Лязем булган гамәл — тиешле эш.
Ижтиһад кыйлу — тырышу.
Яхуд — яки.
Хасыйле — кыскасы.
Гафил булмаңыз — сизми-белми калмагыз.

Комментарий язарга


*