ТАТ РУС ENG

«Җәһаләт вә сәфаләт»

Хәраб итде бези, аһ, бу җәһаләт,
Нәләр япды безә, аһ, бу сәфаләт!

Дөньяда гыйбрәт чук, әмма игътибар идичи юк.
Хәмият  Исламиясе  улан   һәп   әфраден   нас  Уфадан (Мортазадан  Мәфтуха  ханымга тәфрикъ  иделмеш  хөкемене) тәнфизлә җавап кәлүр өмидендә иделәр. Бичараларга бу өмидләри    билкөлли    буша чыкды. Чөнки мөтәгассыйб бер фирка хөкемдәй наразый улуб, Духовный  собраниягә  дәфгатьлә  гаризалар   вә  телеграмлар вирдекләрендән, Собрания зиядә өркеб, хөкемне икенче муллага йибәрәчәк улуб, мәзкүр фиркайә телеграм вирмеш ки, кайсы мулланы ихтыяр идирләрсә, шуңа яңыдан хөкем кыйлмага әмер иделәҗәкмеш. Бу хәбәр шәһәрдә пәк чук дөрле кыйль вә, калә багыйс улды. Чук адәмләр   идарәмезә   мәктүбләр   күндереб,   Собраниягә күндерелмәсене үтенделәр. Без мәктүбләри йиренә күндерәрәк    вә анларың    мәзмунене    гәзитәмездә нәкыль идийерез.
1 нче мәктүб
әдиб    Габдулла    Тукаев  
җәнабләренең иде.
Сурәте будыр:
«1904 сәнәи миладия 8 нче октябрь.
Оренбургский мөхәммәдәнский   духовный   собраниянең  дәүләтле   казыйларына:
Гадаләтлү әфәнделәр!
Әүвәлдә Мортаза Гаделшиндән Мәфтухә Мөбин кызын аермак ичүн шәһәремезнең иң бөек ахунды мелла Мотыйгулла әфәндейә фәрман итмеш улдыгыныз фәрман галиеңез мувәҗҗенчә вә шәргы шәриф хөкеменчә мәзкүр ахунд әфәнде мәзлумә вә мәэюсә Мәфтуха ханымын татликъ итде; әмма без бу көн ишетдек ки, гүя җәнабе сәгадәтенез бу хөкемне телеграм васитасила род итмешсез…
Бу япмышыңыз хәкыйкать улурса, әбәдән шәэне галиеңезә якышмыячак бер золым итмешсез. Безем Уральскиле дәббагъ* (* Тирече димәктер. (Г. Тукай искәрмәсе.)) Мортаза Гобәйдуллин бай ишарәте илә хөкем итдегеңездән соңра Духовныеңыз илә курчак уены арасында нә фәрекъ калыр?»
Бу зәүҗинең талак вакыйгасе вә талакдан мөкаддәмдәге хәлләре әһали арасында рус вә япон вакыйгасе кеби шаигъ булыб, урамнарда ике кеше бергә килсә, бичара Бибимәфтуханең мәзлумәлекене, аермак эстәдектә зәүҗәнең дүрт йөз рубля акча сорадыкыны сөйләйүрләр иде. Без дә ачык беләмез, Мортаза әфәнденең зәүҗәсен золым итдеке кәлишшэмс заһирдыр. Әхлак сәясендә бәгъзесе: өч тәүлек яки дүрт тәүлек мөттасил фәхешханәдә ятыр иде. Өенә гаудәт итдектә янә сәрхуш кайта иде вә зәүҗәсенә әнвагъ ифтиралар иснад идеб, сүгеп, кыйнаб, пәдәрләренә кайтырга мәҗбүр итдекенчә вә ничә бораһин илә сабитдер, һәм ун кадәр шәһүд, гәрчә икенче мулла хөкем итсә дә, ант идәчәкләр, Мәфтухәнең нә кадәр ачы золымлар татыдыгын гайнел якыйн күрдекләрен сөйләячәкләр. Бәр тәкъдир сезнең яхшы муллаңыз, шаһидләрнең антына да карамыйуб, зәвеҗ фаидәсенә хөкем итсә дә, Мәфтухә Мортазага зәүҗә улмаячак, «Вә ля тульку би әйдикүм иля әттәһликәти…»* (* Әлбәттә, у мәктүб бәрабәрендә йөз рубля улмалы, юхса бу кадәр тәэсир итмәзде… (Автор искәрмәсе.)) аяте кәримәсенә әмсаль идәчәк. Бә һәрхаль Мортаза халастуй калачак. Инша алла, шәригатемездә җәбер юк булыр. Мортаза галәйһенә хөкем идилән хөкем шәргы пәк истихкакълы улуб, җәмигъ мөселман кардәшләр шадланмыш иде. Нә чара, рәисемез мөфти абзагай мәзкүр дәббагъ Гобәйдуллинның мәзруфан ирсал боермыш улдыгы мәктүбе* (* Коръән, 2 нче  («Бәкарә» — «Сыер») сүрә, 191 нче аятьтән.) илә имтисал боермыш…

Тәрҗемәсе:
«НАДАНЛЫК  ҺӘМ ТҮБӘНЛЕК»

Хәрап итте безне, аһ, бу наданлык,
Ниләр кылды безгә, аһ, бу түбәнлек.

Дөньяда гыйбрәт күп, әмма игътибар итүче юк. Исламны зарардан саклау дәрте булган барлык кеше Уфадан   (Мортазадан  Мәфтухә  ханымны  аеру  турындагы хөкемне) гамәлгә ашыруны йөкләгән җавап килер дигән өметтә торалар иде. Бичараларның бу өметләре бөтенләй бушка чыкты. Чөнки кире беткән фанатик бер төркем, хөкемнән риза булмыйча, Духовное собраниегә кабат-кабат гаризалар һәм телеграммалар биргәнлектән, Собрание, бик нык куркып, хөкемне икенче муллага җибәрәчәк булып, әлеге төркемгә телеграм биргән: кайсы мулланы теләсәләр, шуңа яңадан хөкем итәргә әмер биреләчәк икән. Бу хәбәр шәһәрдә бик күп төрле имеш-мимешкә сәбәп булды. Күпләр идарәбезгә хатлар язып, аларны Собраниегә күндерүне үтенделәр. Без хатларны тиешле җиренә җибәреп, аларның эчтәлекләрен гәзитәбезгә күчерәбез.
1   нче  хат
әдип    Габдулла    Тукаев   
җәнабләренеке иде.
Ул бу рәвешле:
Миляди 1904 нче ел, 8 нче октябрь.
Оренбург мөхәммәдәнский духовный собраниенең мал-мөлкәтле казыйларына.
Гаделлекле әфәнделәр!
Әүвәлдә Мортаза Гаделшиннән Мәфтухә Мөбин кызын аеру өчен шәһәребезнең иң зур ахуны мулла Мотыйгулла әфәндегә боерган бөек фәрманыгызны игътибарга алып һәм изге шәригать кушканча, әлеге ахун әфәнде җәбер күргән һәм өмете киселгән Мәфтуха ханымны аерды; әмма без бүген ишеттек ки, гүя сез, бәхет ияләре, бу хөкемне телеграмма белән кире каккансыз…
Бу эшегез чын булса, югары шаныгызга мәңгелек тап төшерәчәк бер явызлык кылгансыз. Монда сез безнең уральскилы тирече Мортаза Гобәйдуллин бай ишарәсе белән хөкем йөрткәнсез. Моннан соң Духовныегыз белән курчак уены арасында нинди аерма кала?
Бу хатынның аерылу вакыйгасе һәм аерылышудан алдагы хәлләре халык арасында рус-япон вакыйгасе кебек таралып, урамнарда ике кеше бергә килсә, бичара Бибимәфтухәнең җәберләнгәнлеге, аерылырга теләгәч, иренең дүрт йөз сум акча сораганлыгы турында сөйләрләр иде. Без дә бик яхшы беләбез, Мортаза әфәнденең хатынын   явызларча   кыерсытуы   кояш   кебек   ап-ачык. Әхлагы кисәң, менә кайберләре: өч тәүлек яки дүрт тәүлек буе фәхешханәдә ята. Өенә кайтканда да исереп кайта һәм хатынына төрле ялган гаепләр ташлап, аны сүгеп, кыйнап, ата-анасына кайтып китәргә мәҗбүр итә. Мондый фактлар ап-ачык мәгълүм, һәм, гәрчә икенче бер мулла хөкем итсә дә, унлап шаһит боларның дөреслегенә ант итәчәк. Алар Мәфтуханең никадәр ачы явызлыклар татыганын үз күзләре белән күргәнлекләрен сөйләячәкләр. Әгәр була калып, сезнең яхшы муллагыз, шәһитләрнең антына да карамыйча, ир файдасына хөкем итсә дә, Мәфтухә Мортазага хатын булмаячак, «Үзегезне үз кулларыгыз белән һәлакәткә ташламагыз…»* (* Әлбәттә,  ул   хатта    йөз  сум  да  булган,    югыйсә  бу  кадәр тәэсирле булмас иде… (Автор искәрмәсе.)) дигән изге аять кушканча эшләячәк, һәрхәлдә Мортаза тол калачак. Алла кушса, шәригатебездә җәбер юк. Мортаза зарарына хөкем иткән шәригать хөкеме бик хаклы булып, барлык мөселман кардәшләр шатланган иде. Ни чара, башлык итүчебез мөфти абзагай әлеге тирече Гобәйдуллинның конвертка салып җибәргән хаты* (* Коръән,  2  нче   («Бәкарә» — «Сыер»)   сүрә,   191   нче аятьтән.) белән ярашлы рәвештә боерык биргән…

Комментарий язарга


*