ТАТ РУС ENG

«Казан» миһманханәсендә мәҗлес

31 нче декабрьдә кич сәгать 7 дә мәзкүр миһманханәдә җәмгыяте хәйриянең гомуми җыелышы башланды.


Халык җыелып беткәч, секретарь әфәнде торып, түбәндәге «карарнамә»не халыкка хитабән укыды:


1906 нчы елда декабрьнең 27 нче көнендә Уральскидәге җәмгыяте хәйрия идарәсе үзенең хосуси мәҗлесендә бу көн — 31 нче декабрь көнендә булачак гомуми җыелышка ушбу мәсьәләләрне доклад кыйлырга карар бирде:


1 нче — Форштад ягында ашлык базарына якын җирдә фәкыйрь балаларны укытыр өчен бер мәктәп ачмак.


Бу мәктәпнең хәраҗаты ушбу чамада булачактыр:


Фатирга йөз тәнкә, ягу вә яктырту вә су хәзер итү һәм кизүгә җитмеш биш тәнкә, кәгазь, кара һәм кирәкле китапларга утыз сум, укытучы мөгаллимгә аена унбишәр сумнан елына йөз сиксән сум, өстәлләр ясауга 15 сум, киезгә 20 сум — мәҗмугысе 420 сум.


Примечание: бу мәктәпкә йөрүче балаларны бушлай асрарга алынмаз, ләкин бик гаҗиз балаларга елына 35 сум кадәр ярдәм тәгаен итмәк тиешле булыр.


2 нче — күмүчесе булмаган фәкыйрь кешеләрнең мәетләрене тәҗһиз вә тәкфин өчен 30 тәнкә тәгаен итмәк.


Примечание: мәетләрне дәфен өчен һәркемнең кирәгенә карап бирелер.


3 нче — правлениенең һәртөрле кәгазь, каләм һәм кирәкле книгәләргә һәм устав вә отчетларга 1906 нчы елда тотылган расходларны утвердить итмәк һәм киләчәк елга тәгаен итмәк.

 

4 нче — җәмгыяте хәйрия әгъзаларыны 1907 нче ел өчен яңадан хисап итеп, һәркемнән тиешле улан еллык членский взносларны җыйнамак.

Җәмгыяте хәйрия идарәсенең председателе Вәлиулла Хәмидуллин, секретарь Камил Мотыйгый, хәзинәче Мортаза Гобәйдуллин вә гайре җәмгыяте хәйрия идарәсенең зур кешеләре тарафыннан имзалар илә тәэкид ителгән бу карарнамәне шул язылганча укып чыккандыйн соң, секретарь әфәнде председательгә тәкъдим итте: шул карарнамәне членнардан утвердить иттерүен үтенде.

 

Безнең татарда кем элек кычкырса, шуның сүзе игътибарга алыну гадәт булганга, Фатих мөрит, тегүче Шәрәфи, толчокчы Хөсни, итче Фәйзерахман кеби наданнарның тавыш бирүләре илә председательлеккә мондыйн борын «Фикер» гәзитәсендә бераз макталган Хәсәнҗан Хөсәенев куелган иде.


Председатель җәнабләре карарнамәне, игътибарга алмыйча, өстәлгә ташлады да бөтенләй көтелмәгән сүзләрне сөйләргә тотынды:


— Менә, җәмәгать! Җәмәгать сездән үтенә, менә җәмгыяте хәйриянең уставында, театрудан килгән акчаның җәмгыяте хәйриягә кабул ителүе мәсьәләсе бар,— бу шәригатькә хилаф, хәрам зш. Җәмәгать бу маддәнең уставтан калдырылуын үтенәләр. Менә шуңгар нишлибез? — диде.


Моңар каршы әүвәлән Камил Мотыйгый вә икенче Госман Коләхметов торып, бу мәҗлестә председательнең бурычы тик үзенә тәкъдим иткән карарнамәне халыктан тәэкид иттерү генә икәнлеген, шул ноктадан узарга хакы юклыгын, театру мәсьәләсенең киләчәк мәҗлесләрдә баллотировка берлә караулы муафикълыгын, театру… һичбер вакыт җәмәгать ризасыннан башка уйна … чагын бәян иттеләр*.


Председатель әфәнде, бу сүзләрне аңласа да, максуды шәригатский бунт чыгару булганлыктан, тагы шул сүзләрен тәкрарлады. Аңгар ияреп мөритләр, талчокчылар, Мөхәммәтҗан хаҗи кибетендәге ялганчы Гарифлар: «Кирәкми. Кирәкми. Театру хәрам ул. Хәзер, бу минутта дәфтәрдән кырылсын!» — дип кычкырышалар иде.
 
Бу начар картинкаларны карап торырга артык сабыры калмаган мәгълүм милләтпәрвәр Мөхәммәтгали Мусин җәнабләре аякка торып, җәмәгатькә карап:

— Безнең җәмгыяте хәйриянең уставын бозган һәм закон нарушать иткәне өчен, долой бу председательне моннан! — дип кычкырды.


Мусинның бу эшенә теге шарлатаннарның ачуы килеп, Мусинга сугарга килсәләр дә, миһманханә иясе Шәфигулла Могыйнов һәм Мөхәммәтгали Мамашев, Кәмалетдин Кантиев кеби гайрәтле кешеләрнең уртага төшүе илә бунтовщиклар җуашландылар.


Тавыш басылгач, мәҗлес бераз озайды. Мәҗлес, 1906 нчы сәнәдә җәмгыяте хәйрия акчасыннан тотылган 102 сум 40 тиен расходны урынлы табып, тәэкид итте. Күмүчесе булмаган мәетләр өчен елга 30 сум бирүгә, киләчәк елга канцелярский расход өчен 50 сум тәгаен итүгә, зыярәт каравылчысына елга 36 сум иганә бирүгә һәм членский взносны яңартуга карар бирде. Шул карарның протоколы беренче январь көнендә военный губернаторга тәкъдим ителде.


Мәҗлесне бозарга кергән итчеләрнең морадлары хасил булмады.

 

Миһманханә — гостиница, кунакханә.
Мәзкүр — әйтелгән.
Карарнамә — җыелыш карары, резолюция.
Хитабән — карап, ишеттереп.
Хәраҗат — чыгым.
Мәҗмугысе — барысы.
Тәҗһиз — үлекне күмәргә хәзерләү.
Тәкфин — кәфенләү.
Дәфен — җирләү, күмү.
*Бу урында газета ертылган.
Гайре — бүтән.
Тәэкид ителү — раслану, ныгытылу.
Маддә — статья, параграф.
Милләтпәрвәр — үз милләтен сөюче.

 

("Казан» миһманханәсендә мәҗлес". — (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)). «Фикер»нең 1907 ел 6 январь (1) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелә.
Томны  ачып җибәргән  «Төш күрдем» фельетоны  белән  бәйле. Текст «Фикер»дән алынган.
…Форштадт — Уральск шәһәрендә Җаек (Урал) елгасы буендагы урам).


 

Комментарий язарга


*