ТАТ РУС ENG

Сөальләр

Бер кешенең мең тәңкә сумасы булса, Москвадан күпмелек мал бурычка ала?
Шәһәргә имам булу өчен ничә мыскал гыйлем кирәк?
Яна елга кадәр ничә кеше татар телендә гәзитә чыгарып, бәхетене сынап караячак?
Һәр ике йөз душка бер мәсҗед, һәр мәсҗедкә ике имам куйганда, Русиядә яңадан ничә мәсҗед салырга һәм ничә мулла куярга кирәк булачак?
Ун мәсҗедкә бер мәктәп салу өчен ничә мең мәктәп кирәк булыр?
Татарда өч хатын алу гадәте бетсә, ничә миллион хатын тол калыр?
Чын мөселман булсыннар өчен төрекләргә кәләпүш киертергә тиеш булса, ничә ел эчендә эшләп өлгертеп булыр?
Татар хатынының күлмәгенә ничә аршын ефәк кирәк?
Хиҗаб беткәннән соң, хәзерге көндәге чапаннарны нәрсәгә истигъмаль ителәчәк?
Читек-кәвеш сәүдәгәрләре ни өчен аякларына резиновый калош кияләр?
Казандагы «Шәрекъ клубы»ның старшиналары җыелып җәмгыять ясау өчен ни эшләргә кирәк?
Казан мәдрәсәләрендә уку кайчан башланачак?
Ушбу табышмакларны хәл кыйлган кешенең сакалы үзенеке булыр.


Хиҗаб — йөзне өретү, ирләрдән качу.
Истигъмаль итү — куллану.

("Сөальләр". — «Яшен»нең 1908 ел 2 нче (10 сентябрь) санында имзасыз басылган. Тукай томнарына беренче тапкыр кертелгән.
Текст «Фикер»дән алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).


Комментарий язарга


*