ТАТ РУС ENG

Яңа гәзитә

Оренбургта чыккан «Вакыт» гәзитәсенең 1 нче номеры идарәмезгә килде. Бик яхшы күренде. Бәһасе бер еллык 4 рублядер. «Вакыт» гәзитәсендә Уральскидә нәшер улынан безим «Әлгасрел җәдит» журналының табгысы нәфис улдыгы хакында хәбәр вирдеге соңында, мөндәриҗаты хакында фикерләренә башка вакытта бәян идәчәкләрене вәгъдә итмешләр. Без дә, «Вакыт» гәзитәсенең мөндәриҗаты хакында киләчәктә язармыз дия, хәзергә зоһурене тәбриклә хәтме кяләм әйдәдек*.

* Чыгуын тәбрикләү белән сүзебезне тәмамладык.
Табгысы — эшләнеше, бизәлүе, басылуы.
Мөндәриҗат — эчтәлек.

Комментарий язарга


*