ТАТ РУС ENG

Г.Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан китаплары исемлеге

1. Г. Тукаев шигырьләре. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр.) Беренче кыйсем. Казан, Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь*), 48 бит, 4000 данә. (* Тукай әсәрләренең дөньяга чыгу вакыты «Теркәү дәфтәре» буенча куелган).

2. Габдулла Тукаев шигырьләре. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр) Икенче кыйсем. Казан, Шәрәф матбагасы, 1908 (6 январь) (титулда 1907), 56 б. 4000 д.

3. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 7 нче дәфтәр). Казан, И. Н. Харитонов лито-типографиясе (тышлыкның 4 нче битендә Шәрәф типографиясе), [елы юк], 1908 (22 октябрь), 22 б. 5000 д.

4. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 7 нче дәфтәр.) [Икенче басма.] Казан, И. Н. Харитонов лито-типографиясе (тышлыкның 4 нче битендә Шәрәф типографиясе), 1908 (декабрь). 22 б. 5000 д.

5. Җуаныч. («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап.) Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов матбагасы, 1908 (8 ноябрь). Рәсемле. 19 б. 5000 д.

6. Алтын әтәч. («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап.) Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1908 (14 ноябрь) (тышлыкта 1909). Рәсемле. 18 б. 5000 д.

7. Габдулла Тукаев диваны. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8 нче дәфтәр».) 3 нче кыйсем. Казан, «Гасыр» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, [елы юк], 1909 (14 январь). 48 б. 6000 д.

8. Алтын әтәч. («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап.) [Икенче басма.] Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1909 (февраль). 18 б. 6000 д.

9. Габдулла Тукаев шигырьләре. («Шигырь көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр.) 1 нче кыйсем. Икенче табгысы. Казан, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (6 март). 48 б. 4000 д.

10. Габдулла Тукаев шигырьләре. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр.) 2 нче кыйсем. Икенче табгысы. Казан, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (11 март). 48 б. 4000 д.

11. Энҗе бөртекләре. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (26 март). 72 б. 4000 д.

12. Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. Казан, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (3 сентябрь). 72 б. 4000 д.

13. Әдәбият. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр».) Казан, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (27 октябрь). Г. Тукайның, рәсеме белән. 30 б. 5000 д.

14. Исемдә калганнар. Казан, «Үрнәк» матбагасы, 1909 (12 ноябрь). Габдулла әфәнде Тукаев рәсеме илә. 38 б. 4000 д.

15. Балалар күңеле. Беренче җөзьэ. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1909 (23 ноябрь) (тышлыкта — 1910). 32 б. 5000 д.

16. Күңелле сәхифәләр. («Мәктәп мөкяфәте»ннән 4 нче китап.) Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 (12 апрель). Рәсемле. 16 б. 5000 д.

17. Халык моңнары. Җыючысы: Шүрәле. Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 (29 апрель). 24 б. 4800 д.

18. Халык әдәбияты. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1910 (20 июнь). 43 б. 2000 д.

19. Әдәбият. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр».) 2 нче басма. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 (9 июль). 30 б. 3000 д.

20. Яңа кыйраәт. Үзгәртелгән, өстәлгән 2 нче басма. Казан, «Үрнәк» матбагасы. 1910 (5 октябрь). 56 б. 6000 д.

21. Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия. Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 (18 декабрь) (тышлыкта — 1911). 144 б. 5200 д.

22. Күңел җимешләре. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1911 (26 март). 46 б. 6000 д.

23. Мияубикә. («Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап.) «Сабах» көтепханәсе, И. Н. Харитонов лито-типографиясе, 1911 (12 июнь). Рәсемле. 24 б. 6000 д.

24. Яшен ташлары. Беренче җөзьэ. Авторы: Шүрәле. Нашире: Су анасы. Казан, «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). 23 б. 3000 д.

25. Балалар күңеле. Беренче кыйсем. 2 нче табгы. Казан, «Сабах» көтепханәсе, 1911 (23 ноябрь). Казан, 32 б. 5000 д.

26. Яшен ташлары. Икенче җөзьэ. Авторы: Шүрәле. Нашире: Су анасы. Казан, «Өмид» матбагасы, 1912. 24 б. 3000 д.

27. Балалар күңеле. Икенче кыйсем. Казан, «Өмид» матбагасы, 1912 (11 февраль). 32 б. 5000 д.

28. Яшен ташлары. Беренче җөзьэ. 2 нче басма. Авторы: Шүрәле. Нашире: Су анасы. Казан, «Өмид» матбагасы, 1912 (11 февраль) . 23 б. 3000 д.

29. Сабитнең укырга өйрәнүе. Казан, И. Н. Харитонов типографиясе, 1912 (17 май). И. Н. Харитоновның «Татар әлифбасы»на кушымта. 8 б. 5000 д.

30. Халык моңнары. Икенче табгы. Җыючысы: Шүрәле. Казан, «Сабах» көтепханәсе, 1912 (25 май). 24 б. 5000 д.

31. Халык әдәбияты. Икенче табгы. Казан, «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы, 1912 (25 май). 38 б. 2000 д.

32. Җан азыклары. [Соңгы шигырь мәҗмугасе.] Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, Л. П. Антонов матбагасы, 1912 (30 декабрь). 48 б. 5000 д.

33. Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре. (Җамалетдин Вәлиди тарафыннан язылган Тукайның тәрҗемәи хале һәм әшгаре хакында бер мөляхәзә.) Казан, «Мәгариф» көтепханәсе, 1914*, 463 б. (* 1914 елның октябрендә дөньяга чыккан «Мәҗмугаи асар»ен Тукай үзе нигездә төзеп бетереп калдыра. 1913 ел башында нашир Шәрәфләр белән договор төзегәннән соң, Тукай «…шул мәҗмугане төзү өстендә бик басылып эшкә кереште, — дип исенә төшерә соңыннан шагыйрьнең дусларыннан берсе Ш. Әхмәрев. — Бу Мәҗмуганең күп өлешен мәрхүм үз кулы белән төзеп калдырды. Ул үзенең ахыр көннәренә кадәр, хәтта шифаханәгә кергәч тә, шуның өстендә эшләвен туктатмады… Мәҗмуга Тукайның үзе исән вакытында басыла башлап, Тукай үлгәч… дөньяга чыкты». (Карагыз: «Тукай турында замандашлары», Таткитнәшр., 1960, 193 б.)).

Маҗмугаи-асарь — әсәрләр җыелмасы.
Тәрҗемәи халь — биография.
Әшгар — шигырьләр.
Мөляхәзә — фикер йөртү, караш.
(Чыганак: Г.Тукай. Әсәрләр. 5 томда: 5 нче том. Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяәләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986).

Комментарий язарга


*