ТАТ РУС ENG

Әхмәт Урманчиевка (1911 ел, 5 май)

[1911] ел, 5 май
Әстерханнан Казанга


Мелла Әхмәт әкә!
Мин, малай, Әстерханда. Бу хат сиңа барганчыга кадәр булган вакытны исәпләмичә, тагын бер ай кадәре торырга карар бирдем. Киләсе хатымда рәсемнәр өчен темалар вә, булдырып булса, мәкалә вә шигырьләр дә җибәрсәм кирәк. Әле хәзер кунакка йөрүдән бушаганым юк.
Бу мәкаләләрне дөрест басарга иҗтиһад итеңез*. Әлбәттә, бик шәп чыкмадылар. Моны «Шүрәле» имзаи шәрифен куймавымнан да аңларга мөмкин. Кымыз эчәм. Ит ашыйм, һава яхшы. Хәзердән үк үземдә җисмән вә рухан бер көч хис итә башладым.
Квартирым да ничава. Сәгыйть белән бергә торабыз. Баерак вакытыңыз булса, миңа бер 5 тәңкә акча җибәрсәңез, яхшы булыр иде. Ят җирдә кирәк бит…
Һәрхәлдә, адресым:
Астрахань, ред. газ. «Идель», Сагиду Рамееву.
Үз исемемә (хосусән акча булса) җибәрергә ярамый.

Г.Т.

5 май, [1911] сәнә, Әстерхан

Имзаи шәрифе — кадерле имза.

*Бу мәкаләләрне дөрест басарга иҗтиһад итеңез — «Ялт-йолт» журналының бу хат язылганнан соң Тукай Казанга әйләнеп кайтканчыга кадәр чыккан 23 нче (4 июль) санында шагыйрьнең «Исемнәремез хакында» исемле фельетоны («Имза: Шәп кеше» имзасы белән), ике рәсем асты язмасы (имзасызлар) урнаштырылган. Сүз шулар турында бара кебек.

(Г.Тукайның Әхмәт Урманчиевка 1911 елның 5 маенда язган хаты. «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 5 нче (май) санында (Фәтхи Бурнашның «Талант юлы» мәкаләсе эчендә, факсимилесы белән) басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст факсимилесыннан алынган. Хат Әстерханнан «Ялт-йолт» журналы нашире һәм редакторы Әхмәт Урманчиевка җибәрелгән.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).

Комментарий язарга


*