ТАТ РУС ENG

Камалетдин Хисаметдиневкә (Казан, 1910 ел, 25 сентябрь)

1910 ел, 25 сентябрь
Казаннан Уральскигә


Борадәр Кәмалетдин әфәнде!


Һәр өч хатыңны да алдым. Җавап язмаганым өчен гафу итәсез. Чөнки һичкемнең хатына да каршы җавап язмыйм. Әллә нигә ялкауландым. Хәзер бер җирдән дә хат килми. Барысы да миннән җавап булмаганга тукталдылар.


Хатыңны «Юл» көтепханәсенә күрсәттем. «Дөруссеш шифаһия»нең* ничәнче җөзьэләрен һәм нәхүнең нинди нәхү вә кем тәэлифе икәнлеген аерым язуыңызны үтенәләр. Дәфтәрдә, чынлап та, җибәргән акча вә маркаларыңыз күренми.


Шулай да, хат язып, нәрсә вә ни сумага китап сораганыңызны язсаңыз, Сезгә ышанып китаплар җибәрелер.


Бакый ихтирам Г.Тукаев

 

* «Дөруссеш шифаһия» — гарәп телендәге китап («Тел дәресләре»).

(Г.Тукайның Камалетдин Хисаметдиневкә 1910 елның 25 сентябрендә язган хаты. Кулъязмасы (ачык хат) Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 15 с.б.). Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст кулъязмадан алынган. Хат Тукайны Кырлайдан алып кайтып Уральскига озаткан Бәдретдин абзыйның улы Камалетдингә язылган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).



Комментарий язарга


*