ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)

1911 ел, 1 гыйнвар
Казаннан Сарашка

Сәгыйть әфәнде!


С.Р.нең* вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда «Теория словесности» вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннәр ясалмаган чакта, вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә кирәк. Минем бу көннәрдә генә басылып чыккан «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабымны күргәндерсез, бәлки. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым. Чөнки Тургеневнең көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни? Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим — поэзия!


«Мусульманин»да, Ходай илһам бирсә, бик каты участвовать итмәкче булам. Тормышымны сорагансыз. Казанның «Болгар» атлы номерында торам. 33 нче номер. Көндез Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов вә бәгъзан Фатих Әмирхан вә башка да интеллигентлар белән катышам. Кич белән, күрше мәйханәгә кереп, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар белән катышам.


Бакый ихтирам: Г.Тукаев

 

Ифадә — аңлата белү.
Бәгъзан — кайвакыт.
*С.Р. — шагыйрь Сәгыйть Рәмиев

 

(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты»
журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә
икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу
хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга
С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була.
(Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.,
Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

 

Комментарий язарга


*