ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

1911 ел, 11 февраль

Казаннан Сарашка


Сәгыйть!


Мин кечкенә чагымда малайлар белән алма бакчасы тирәсенә бара идем. Миннән бүтән малайлар алманы коялар һәм урлыйлар иде. Әмма мин һичбер данәсенә тимидер идем. Бакчачы, минем яхшылыгымны белгәнгә, ул алманы миңа үзе бирәдер иде. Мин шул «үзе биргән» алманы, урлаган алманы ашап торган малайлар алдында: «Менә үзе бирде!» — дип, мәгърурланып* ашыйдыр идем.


Мин әле кызлар тугърысында да шул үк мөгамәләдә. Бер кыз, үзе танышырга теләп, миңа яучы җибәрмәсә, мин һичвакыт танышырга эзләп, ваксынып йөрмим. Әмма үзе кул бирсә, тагы да «үзе бирде» дип горурланам, кадерлим ул кулны!


Мин шундый малай инде, әфәнде, алма бакчасында да, мәхәббәт бакчасында да би-и-ик акыллы. Ярар, бу калсын.


«Күңел җимешләре»** — вакыйган матур исем. Аны тапканга үзем дә кәефләндем. Камыт аякларны, әлбәттә, яратмассың. Андый табигый яратмауны нигә сүз итеп язасың!*


Рәмиевнең «Толстой» шигыре, минемчә дә, бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел.


«Саташкан», дөрес, Сәгыйть хакында***.


Поэзия эзләргә булганда, Иделнең югары ягыннан бигрәк, түбән тарафы муафикъ. Мәкәрҗә бик коры. Халкы да, к…ә нишатыр кыстырган кеби, анда-монда йөгерешәләр, һәркем үз эшендә. Кыямәт!


«Күңел җимешләре» чыккач та, сиңа җибәрермен.


Бакый ихтирам вә сәлам.


Габдулла Тукаев

 

*Мәгърурлану — горурлану, мактану.

**«Күңел җимешләре» — Тукайның 1911 елда басылган шигырьләр җыентыгы.

***«Саташкан», дөрес, Сәгыйть хакында — Тукайның бу шигыре С.Рәмиевнең «Алданган» шигыренә пародия рәвешендә язылган.

 

(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты»
журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә
икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу
хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга
С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була.
(Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.,
Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).
 

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)


 

Комментарий язарга


*