ТАТ РУС ENG

Казанга кайтыш

I
Авылны күпме мактасаң да, аның калада торып өйрәнгән кешене разый итмәслек урыннары табыла икән. Бигрәк кыш көне һәм быелгы кеби ачлык елда. Һәр көн димәсәм дә, бик җыш буран. Урамга да чыга алмыйсың. Муеннан кар. Каты буранның икенче көнен безнең авыл башында остабикәсе белән кунактан кайтучы бер мулла аты белән карга баткан иде. Атны чыгарганчы өшемәсен дип, безнең авыл мужиклары мулланың остабикәсен, үз чаналарына утырган көе, безнең өйгә тартып кайтардылар. (Үзен Япония извозчигында кеби хис иткәндер!)
Быел авылда батканнар да, өшегән-катканнар да хисапсыз булды (ачлык, салкын, ялангачлык — өчесе берьюлы һөҗүм иткәч, адәм түгел, дию дә чыдамас).

Бәет
Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый!
Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә, — ул халык көчен ашый!
Бу сәнә ачлык сәбәбеннән урманнарда, аулакларда караклар күбәйгән, дип тә күп сөйлиләр. Безнең якта, мәгълүм Чыпчык, Балавыз урманнарында фәлән кешене үтергәннәр, фәлән байны талаганнар, дигән хәбәрләр атна саен ишетелә. Ләкин мондый хәбәрне сөйләүчеләр һич тә чынга охшатып сөйли алмыйлар.
Мәсәлән, берәвенең нәкыле: «Әлләкеметдин бай Чыпчык урманы аркылы калага кайтып бара икән, каршыларына өч карак чыгып, ат башыннан тотканнар. «Малыңмы, җаныңмы?» — дигәннәр. Ләкин байның кучеры таза җегет булган». Равинең нәкыленчә, әллә кайсы авылда шактый «җибәргән» дә булган, ди. Менә шул кучер, повозкадагы нуктаны алып, каракларны уңлы-суллы яңакка кыйный башлаган. Караклар качканнар. Ләкин повозка кузгалып киткәч, байның артыннан әллә ничә мәртәбә «либарбир»дан атканнар. Ни булса булган, бай сау-сәламәт калага кайтып җиткән. Бу хикәяне ишеткәч, кучер минем күңелемдә бер Сәет Баттал* кеби булып калды. Кавказ тауларындагы «тотылмас» Залим ханны** тотарга да шундый бер кучерны нукта күтәртеп җибәрү тиеш кеби күренде.
Нәкыле болай булса да, факты алай түгелдер дип, мин иртәгә иртүк шәһәргә чыгачак сәфәрем өчен күрше агаемыздан бер алтатар сорарга кичтән ният итеп яттым.
Бу мин — алтатар алачак агай, табган үткен, бәдәнән көчле, үз сүзеннән күчми. Бер алачыгы бар; тимер-чуенны үзе эшли, авылдагы вә әтрафтагы сәгатьләрне ул төзәтә. Авылның хөкүмәт эшләренә дә катыша, укый-яза белә. Үз исеменә алдырмаса да, Казаннан «Вакыт»-фәлән кеби гәзитәләр алып кайткалый. Бер тарафтан кибет тә тота. (Бер-ике ел гына элек бу авылда кибет булмаган. Нинди һавага да карамыйча, күрше 3 чакрым җиргә җөгерергә мәҗбүр булганнар.) Менә бу кеше инде сугыш коралларын да карый, мылтык, алтатарны да карый, тубыннан да качмый. Ул элек гармун, скрипка кеби уен кораллары төзәтсә дә, хәзер аны ташлаган. Чөнки мәзкүр кораллар аркылы аның йортын яшьләр, никрутлар басып, картаеп бармакта булган һөнәрчене тынычсыз иткәннәр.
Минем алачак алтатарым да, минемчә, шунда иде. Ул бирер идеме, юкмы — анысын белмәдем.
Әгәр авылда бу адәм кеби биш-алты гына кеше булса да, авыл күптән инде тәрәкъкый иткән булыр иде. Яңа укулар мәйдан алыр иде.
Бәет
Мәдрәсә дип нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрид, мәҗнүн ишаннар хилкасы.
Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлят,
Яшь гомерләр мөһмәлят чәйнәп була монда һәлак.
Кайсысы «каптырку» ди, һәм кайсысы «кәбтеркү» ди;
Чорт ява знат, нәрсә ди, «сентерсү» ди, «саттырсу» ди!
Кыш буе шул мөһмәлятне ач төя төсле күшәп,
Яз көне туктый укудан һәр күсәк угълы күсәк.
Алларында шунда да Коръән була һәм Әфтияк,
Буш түгел букча — китергәннәр аны көчләп төяп.
Кул керенә былчыраткач Һәфтиякнең һәр битен,
Уртасыннан капкалап, тәмләп кимергәннәр читен…
Читтәге бик күп өяздә, күр, авыллар яктыра,
Пар, тату йолдыз кеби, школ белән мәктәп тора.
Бу ике дуст, берсенә чөнки аларның берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе — дөнья, берсе — дин.
Ва әсәф! Ачлык вә коллыктан бүтән һич бездә юк.
Шул гаҗәп: ник бу егерменче гасырда (йөз дә) юк!
Әлкыйсса, инде шигырь язудан туктыйм. Чөнки мине күптән инде, башына сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты. Мәхмүт бай мәрхүм кантурында ташландык майлар беткәндер шул!
Шулай да, ягъни әлегә шигырь язмый торсам да, җырлаудан тартынмыйм:
Җырласаң да, җегет, ачы җырла,
Уяу җаткан кызлар җокласын;
Тәрәзәләр ачтым, гөлләр сачтым,
Асыл кошлар килеп чүпләсен.
Әле каләмне куеп торып, кулыма карадым. Тырнаклар Шүрәленеке шикелле булган. Болай ярамый, мин аларны кисәм, һәм һәрвакыт, һәр җирдә «Сөю — сәгадәт» язган кулны, Аллаһыдан оялмый, бәндәдән кызармый: «Кул кисеп бәхәсләшәм», — дип фаш иткән бер критик*** белән мин «тырнак кисеп бәхәсләшәм». Чөнки Шүрәле тырнагы бары «Ялт-йолт»та гына булып, теге критик кулы кеби, теләсә кайда сузылмаганга, кулдан кыйбатлырак инде. Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр. Пәке дә үткен икән.
«Бәшири мырауламый башлады» — тырнак кисеп бәхәсләшәм.
«Укмасый порнографияләрен сирәкләндерде» — тырнак кисеп бәхәсләшәм.
«Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» — тырнак кисеп бәхәсләшәм.
«Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» — тырнак кисеп бәхәсләшәм.
«Гаязны шагыйрь дисәләр, третейский судка бирәм» — тырнак кисеп бәхәсләшәм.
Ун тырнакны кисеп тә бетердем — бәхәс тә тәмам булды.
«Әгузе биллаһи минәшшәйтан иррәҗим; бисмиллаһ иррәхманир рәхим»****. Тырнакларны, кәгазьгә төреп, стена җарыгына куйдым.
II
Иртәнге сәгать алтынчы. Без мулла белән Казанга сәфәр өчен чана түренә чыгып утырдык. Кучер — кучерда. Җул тып-тын. Алдымыз ачык, бер дә җил исми. Әкрен генә исә калса да, каты кар кузгалмаслык. Тик ат борыныннан чыккан сулыш кына минем күземә кырауча кеби күренә иде. Шактый җир киттек. Иптәш безнең алтатар алмаганны искә төшерде дә: «Хәер, чана төбенә бәйләгән күсәк бар әле!» — дип гыйлавә итте.
Минем күз алдыма Чыпчык урманы һәм безнең күсәк чишеп алганны сабырлык белән көтүче пычаклы караклар килделәр. Көтсәләр дә гаҗәп түгел, чөнки кыш гаҗәеп мәүсим ул, «волшебница-зима» ул. Кышның суыгы белән кайчакта кеп-кечкенә колагыңны чабата кадәр ясый алган***** Аллага безне каракларның куллары каткан чакка тугъры китерүе дә мөшкил түгелдер.
Юлда әллә нинди гаҗиб, тыштан караганда мөһмәл кеби күренгән исемдәге авыллар очрый. Мәгънәсе мәгълүм Тимерче атлы авылны да чыктык. Бу авылның мулласы «Әннәсолул хәдидә»че һәм әллә нинди исемнәр белән осуле җәдидәгә каршы китаплар чыгарган каһәрмане дин икәнлеген сөйләделәр. Авылны дикъкать беләнрәк карадым. Күрдем ки, моңарча килгән авылларның һәммәсеннән ярлы, һәммәсеннән чокыр-чакырлы. Өйләренең һәммәсе карчык кеби бөкрәйгән, кайсы ачык, кайсы тишек. Авылның тыш ягында дикъкать итәрлек хәл: бер данә диярлек арыш, богъдай кибәне булмаса да, печән кибәне бик күп дәрәҗәсендә. Моны күргәч: «Мулласы «Дин вә мәгыйшәт»че булган бу авылның халкы да печән ашый мәллә? Һәм «Дин вә мәгыйшәт» айгырларына печән шушы авылдан доставить ителә микән әллә?» — дигән фикерләр килде.
Көн суык. Аяклар туңа. Безнең чәй эчә торган Чыпчык — һич шунда җитеп булмый. Әллә без барган саен, Чыпчык ераккарак оча бара?!
«Көлле атин карибен» мәаленчә, ахырда Чыпчыкка җиттек. Чишендек, чәй эчтек. Бүтән язарлык нәрсә күренмәде. Тик бер ямщик кына, «шәйтанны коткарырга барам» дип, әллә кая барып, эчеп, кәефләнеп кайтты. Аның эчүе түгел, шуны «шәйтан коткару» дип тәгъбире көлке тоелды. Бу сүз минем башта бәгъзе хыяллар кузгатканга, аны үткән номер «Ялт-йолт»ка рәсем итеп ясарга бирдем.
Чыпчыктан сәгать көндезге бердә чыгып киттек. Теге куркынычлы урман алдыбызда мәһабәтләнеп тора иде. Барып кердек. Ләкин бердән — көндез, икенчедән — олугъ юл атлар белән тулы булганга, күсәк түгел, таяк та кузгатырга тугъры килмәде. Менә Киндерле авылы. Казан күренә. Менә без кич белән гаять биек «Швейцария» тавын****** менәбез. Корт күк үрмәлибез. Мендек. Өйләргә ут алынган. Күк — йолдызлар белән, шәһәр фонарьлар белән бизәлгән. Әле сәгать 7 генә. Кибетләр ачык. Урамда хәят бөтен; «тең-тең» дип шалтырап, эче тулы кешеләрен якты тәрәзәсеннән күрсәтеп, Бельгия ширкәтенең «барабызы»******* — трамвай һәм безнең татар ширкәте «барабызы» — Гайфулла агай урам уртасында чабышалар иде.
III
Авылдагы тәфәрред, андагы тынлык миңа тәмам сөекле күренгәнгә, мин, Казанга кайткач та, шулай япа-ялгыз тору планын корган идем. Фәкать бердәнбер карчыгы булган тыныч фатирда торырга, бер җиргә дә чыкмаска, берәүне дә кабул итмәскә, фатирны да Подлужный тирәсендәрәк эзләргә, ашарга да йокларга, укырга да язарга, сукранмый гына авырырга карар биргән идем. Подлужныйгук китмәсәм дә, «Йолдыз» әйтмешли, «Икенче чокырский» урамда бер бүлмәгә күчтем. Апалы-сеңелле ике марҗа-хозяйкаларым. Мещанкалар, кабахәтләр, мещанкалар.
Максим Горький укыганда — шуларга нәфрәтем,
Кнут Гамсунны укыганда — шуларга ләгънәтем.
Моннан ике ел элек бер мещанкага фатир өчен ай ярымга акча түләп, шуларны сөймәгәннән өйдә өч кенә кич кунганымны оныткан кеби, тагы шуларга барып эләктем.
Айга 8 тәңкә, эчендә аш пешерү дә бар. Итне җумыйлар. Чи иттереп китерәләр. Ашның тозы юк, тозы күп. Чәйнең чүбе тәүлекләп тора. Чынаяк сарыга каткан. Өстәлең чүплек төсле. Кергән көнне: «Иртәгә карават кертәбез», — диделәр. Бер атна, буш бутылка төсле, идәндә аунадым, һаман карават юк. Ана мәчеләр кеби, көне-төне югалалар. Самавырны да бүтән квартирантлар куя. Беркөн сөйләшкәндә, маймыл кеби кыйланып, сүз саен рожа алыштыра торган, авызында алгы бер теше юк хозяйкамны күреп: «Когда у вас кровать будет?» — дигән идем. Ул, әүвәлге вәгъдәсен инкяр итеп, үзенең карават сатып ала алмаячагын, ярлылыгын мыгырдарга тотынды. Шундук, ялганын тыңлап бетермичә, яныннан качып, иптәшем белән номер эзләргә киттек.
Номер таптык. Әмма яхшы, әмма матур! Исеме дә «Яктылык», эчендә нур. Ул җиһаз! Караватның дүрт читендә — дүрт ялтыраган гөмбәз. Көзгесе дисәң, кыргыз сахраларында ком арасында ярсыз гына җәелгән саф күл шикелле. Ишек ак сәдәфтән ясалган кеби. Җуынгыч — мәрмәрнең нәгызе. Язу өстәле бордовый төсле сукнолы, әллә ничә тартмалы. Паркет идәннәре адәм угылы аяк белән басарга оялып, күкрәге белән генә шуарлык. Стеналар әллә нинди шиколад төсле перәннектән коелган кеби. Әлхасыйль, «тәгърифе мөхаль». Әмма «ля нөсәллиме» дию — кариэмнең иркендә.

Нәкыле — сөйләве.
Равинең нәкыленчә — сөйләүченең сөйләвенчә.
Табган — табигате белән.
Бәдәнән — гәүдәсе белән.
Мәзкүр — әлеге.
Мәҗнүн — юләр, акылдан язган.
Хилка — түгәрәкләнеп утыру.
Мөһмәлят — буш, файдасыз нәрсәләр.
Тәгълим — укыту, өйрәтү.
Ва әсәф! — Ни үкенеч!
Әлкыйсса — озын сүзнең кыскасы.
Кырауча (карамчык) — томанлы кара нокта.
Гыйлавә итү — өстәү.
Гаҗәеп мәүсим — елның искиткеч вакыты.
Гаҗиб — искиткеч.
Мөһмәл — мәгънәсез, мәгънәсе билгесез.
Каһәрмане дин — дин каһарманы.
Тәфәрред — ялгызлык.
Сәдәф — энҗе кабырчыгы, перламутр.
Нәгызе — яхшысы, әйбәте, гүзәле.
Әлхасыйль, «тәгърифе мөхаль» — кыскасы, «сөйләп аңлату мөмкин түгел».
Ля нөсәллиме — ышанмыйбыз.
Кариэ — укучы.
*Сәет Баттал — «Кыйссаи Сәет Баттал» әсәре каһарманы.
**Залим хан — патша властьларына каршы Кавказда 13 ел буе көрәш алып барган Залимхан Гушмазукаев (1913 елда үтерелә).
***«Сөю — сәгадәт» язган… бер критик — шул исемдәге хикәя дә язган Галимҗан Ибраһимовның «Йолдыз» газетасында басылган «Әдәбият» дигән мәкаләсенә ишарә ителә.
****Таш атып куылган шәйтаннан, и рәхимле, шәфкатьле Аллам, үзеңә сыенам.
*****Өшү сәбәпле зурайган колак белән Алланың кодрәтен исбат иткән бер шигырь идарәбезгә килгән иде; шуннан икътибас (Г.Тукай искәрмәсе.)
******«Швейцария» тавы — хәзер бу җирдә Казанның М.Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркы урнашкан.
*******«барабыз» — ул чорда кешеләрне гади йөк чаналарына утыртып йөртүчеләр (ташучылар).

***************************************************************************************

IV
Бу реклам төсле мактау, дисәңез, минем «шүрәлийский девизем»:
Теләрсәң кемне сүк син яки макта,
Берәү берлән дә булма иттифакъта, —
дыр. Кич белән тугъры өйгә кайтып, дәшми-тынмый, әйберләрне «барабыз»га чыгарып төйи башладым. Задатка акчамны сорый башлагач, теге ике марҗа, задатканы кайтармау юлында булырга кирәк, шулкадәр колак төбемдә чәрелдәп кычкырырга тотындылар ки, тиз генә колакларны тыгып, актык әйберемне күтәреп, көчкә качып өлгердем. 3 тәңкә янды.
Номер. Алдан бер айга түләп, үземнең шушы матур урында тыныч кына тора алачагымны хис итү кадәр татлы минутларны онытканмындыр инде. Бер кич кундым. Иртә белән номер үземә бертөсле матур. Кич белән электрик яктысында тагы бүтәнчә гүзәл. Икенче кич кундым, рәхәт йокладым.
Өченче кичне, мин сиңа әйтим, язу эшләрем белән төнлә утырадыр идем, үземне хикәят китапларындагы «кергән кеше сәламәт чыкмый» торган пәриле җортта кеби тойдым. Әллә ниләр кытырдый. Дикъкать итсәм: күселәр! Ах, Алла дошманнары! Ах, бәндә дошманнары! Ах, генерал Толмачев* дошманнары! Алар минем комод эчендәге азыкларымны кимерәләр. Язудан туктадым. Күселәр болай да гасаби булган минем тәмам канымны бозалар. Юк, язып булмый. Аптырагач, утны сүндереп йокларга яттым. Яныма, күселәр тавышланса, комод өстенә сугып аларны куркытырга дип, юл каешы алдым.
Күзне генә йомасың, карават каршындагы комод тартмасында күсе кытырдый. Шикәрне көл итә. Булкины кимерә.
Аптырагач, каешны алып, бар көчем белән комодка сугам. Аз гына тына. Күзне генә йомасың, тагын шытырдый. Тагын сугам, тагын сүгенәм. Аптырагач әйтәм: «Әй, карак! Беләм инде, син, бичара, ач үлмәс өчен мондый кыюлыклар илтизам итәсең; соң, әкренрәк ашасаң булмыймы инде? Мин синнән аш кызганмыйм, чөнки мин ашны син җитә алмаслык урынга яшерсәм, ачлык сине минем колагымны вә борынымны кимерү кыюлыгына да мәҗбүр итәчәк», — дим. Ләкин: белә әтәч синең хәрфе җәреңне!** Ул һаман үз эшендә. Менә сиңа матур номер! Иртә белән ак майда да күсе тәпиләре эзен күрдем. Юк, моңар чыдар хәл юк, китәм, бүгеннән үк песи эзләргә китәм!
V
Иртә белән «барабыз» белән барам. Ат очрый — песи очрамый, эт очрый — песи очрамый, кәҗә очрый — песи очрамый. Мөхәммәтҗан хафиз очрый — песи очрамый. Зур корсаклы татар байлары очрый — песи очрамый. Ул көнне кичкә кадәр йөрсәм дә, песи табалмагач, номерыма песисез кайтмаска булып, кунарга Әрмәнскидәге иптәшләремә киттем. Йокыга яттым. Менә кандала! Менә кандала! Һәр чәнчүендә бер кашык кан ала. Торып ут белән карасам: ак мендәрнең тышы, гайре мөтәнаһи вак үрнәк белән чигелгән кеби, бихисап кандала белән тулган! Йокыдан өмид өздем. Иртәнге сәгать сигезгә кадәр ут белән утырып, өстәлдәге һич бүтән чакта кулга да алмаслык чепуха китапларның һәммәсен укып чыктым.
Минем йөрү оборотым болай булды: күседән качып, песи эзләргә чыгып, табалмыйча, кандала ияртеп кайттым…
Башыма шәп фараз килде. Мин үзем мәче булырга уйладым. Беркөн кич аякка киез итек һәм өсткә, эчен тышка әйләндереп, тун кидем. Башта да эче тышка чыгарылган бүрек иде. Тунның арт итәгенә мунчаладан койрык төсле бернәрсә тактым. Бервакыт, мәчечә кычкырып, номерымда репетиция ясарга тотындым. «Мияу», «мырау», «мә-аа-ауу», «мор-рр-а-ууу»!
Үземә бик яхшы, бөтенләй мәчечә тоелганга, мин төн уртасында, һәйбәтләп аяк бөкләп, күсе чыга торган тишек янына утырдым. Менә мияулыйм, менә мыраулыйм!
— Мияу, мырау, мә-аау, мор-рррау!
Бервакыт мыраулаудан туктап карасам, күселәр тишек эченә бөтен гаиләләре белән җыелганнар. Аларның үткен тешләре аркылы минем мыраулавым хакында түбәндәге рәвешчә мөхакәмә сүзләре ишетелә:
— Менә Камил Мотыйгый! (Шырык-шырык көләләр.)
— Җә, әле без акча биреп тыңламыйбыз, әле Камилнең моннан начар концертына адәмнәр акча да түләделәр.
— Плохой артист!
— Шунда да чалбарчылардан*** артык.
— Мәче, имеш!
— Безне куркыта, имеш!
Мин, боларның үземне мөхакәмәләрен вакытча кисеп:
— «Йа әйеһәл-каумел-күсиюн! Ля тәнзыру иля мән мыраулый вәнзыру иля ма мыраулый!»****.
— Ничек синең үзеңә карамаска, адәмчә тырнакларыңны да баягы бәхәстә кисеп ыргыттың… битең дә шоп-шома; мыегың да юк, үзең дә зур.
Байбәтчәләр шикелле мактанып әйтмим, мин дә усал бит, менә аларга нәрсә дидем:
— Әй, күселәр! Сез нигә минем локмәмне ашыйсыз? Ник интендант булмыйсыз? Ашасаңыз, корсакларыңыз яхшы күперә бит; килешле булыр иде.
— Син безне, идән астында яткач та, бернәрсә белми дип уйлыйсың икән. (Гомуми хахылдап көлү.) Бу җылларда интендантларны тимер капчыкка утырталар аларны. Менә Казанда, Киевтә, Петербургта…
— Хәбәрдар халык икәнсез. Ихтилалчыларның рухы төшкәч, әллә «идән асты матбугаты» бөтенләй сездәме?
Бер күсе, күкрәген киереп:
— Бездә шул, бездә! Нишләтмәкче буласың?
Икенчеләре, мине кызганышып:
— Әмма үз ролендә булмаган кеше кәмит соң!
— Миңа нишләсәм мәгъкуль булыр, критик әфәнделәр?
— Язуыңны яз. Карт чиновник шикелле борчылма.
Бу сүзләрдин соң мин, аларның сүзен җыкмас өчен, ушбу озын кыйссага хатимә итеп, түбәндәге бәетләрне борчак кеби тездем:

Гыйбрәт вә нәсыйхәт
Номерың матур булса, күсе булгай,
Һәр матурда начар якның берсе булгай;
Ансы булып җитмәсә дә, монсы булгай, —
Андин җыртык, мондин җыртык туннарым бар.
Бер адәмнең чын дошманы күсе булгай,
Икенчесен җөдәтүче кеше булгай;
Һәркемнең үзенчә бер эше булгай, —
Андин сүтек, мондин җыртык туннарым бар.

Иттифакъ — союз.
Гасаби — нервлы.
Илтизам итү — өстеңә алу.
Хәрфе җәр — предлог (ярдәмлек сүз яки кисәкчә).
Гайре мөтәнаһи — чиксез күп.
Мөхакәмә — тикшерү, хөкем йөртү.
Локмә — бер кабым (ашамлык).
Ихтилалчы — революционер.
Хатимә — йомгак.
*Генерал Толмачев — патша генералы, «Рус халкы берлеге» эшлеклесе, халык хәрәкәтләрен бастыруда аяусыз эш иткән карагруһ.
**Белә әтәч синең хәрфе җәреңне! — Үз наданлыгыңны оста җавап белән башка нәрсәгә япсарып кала белүгә мисал йөзеннән әйтелә (Н.Исәнбәт) торган афоризм.
***Чалбарчылар — Казанда оешкан театр труппасы.
****Әй, күсе халыклары. Кем мыраулаганга карамагыз, ничек мыраулавына карагыз!
(«Казанга кайтыш». «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 35нче (11 март) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

Комментарий язарга


*