ТАТ РУС ENG

Мич башы кыйссасы

(Баштан үткән бер эш)
Мин быел 29 сентябрьдән үк салкынлыктан зарлана башладым. Шуннан бирле икәнлеге язып ташлаган бер бәетемнең төбендәге тарихтан беленде. Бәет шушы иде:
Номер салкын, якмыйлар бит, арка туңа,
Иртә берлән, киям дисәң, яка туңа;
Авыр да соң иртә берлән тышка чыгу,
Чыкмый хәл юк, чыгасың шул ката-туңа.
Җәйләр үтте, җиттек инде октябрьгә,
Җылылык юк җирдә һәм дә күктә бер дә,
Сентябрьдә син дә бер, ди, мин дә бер, ди,
Миһманнарның якмаучыга үпкә бергә.
Хөкем итмим, Ходай кыйлыр үзе судын,
Кайгырмый бай, күтәргән дә ята ботын;
Акчам янга калыр, ди ул, якмый торсам,
Барыбер бит җәһәннәмгә үзе утын!

Туңучы
1911 сәнә, 29 октябрь*

Бу бәетләр актык тамчы күз яшьләре булган, ахры: озакламый номерны яга башладылар. Ләкин күзләр беткәч, кояш булудан сиңа ни файда? Миңа шул якмый торган арада, бизгәкнең шәбе эләккән. Бинаән галәйһи мин, җылылык-фәлән сизмичә, көне-төне туңуда идем. Бизгәк, мин иртәге чәйне эчеп бетерер алдыннан (сәгать беренче яртыда), көтелгән кадерле кунак шикелле, миңа рәхим итеп, тәнемдә күпме тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә иде. Бу дерелдәү никадәр кәеф җибәргеч нәрсә булса да, мин аңар әһәмият бирмичә, чәемне дерелдәгән кул белән ясап эчә бирә идем. Тик бу дерелдәү вакытында күрше марҗалар-фәлән килеп керсә, һәм алар минем кул дерелдәүдән купкан «стакан диңгезе»ндәге дулкынны күрсә генә, бүлмәмдә тавыш куба иде.
— Батюшки! Что с тобой?
— Лихорадка, разве не видите?
— А у доктора был?
— Пусть сам придет!
Мин, бигрәк каты тәгассыбтанмы, нидәндер дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем. Шунлыктан, тетрәү көн саен дәвам итсә дә, доктор дип әйткән кешене хәтеремә дә кертмидер идем. Минем хәлне белгән иптәшләр дә миңа күп даруның исемен әйтеп карадылар. Әмма мин лям-ялтәфит. Авырсам, бүлмәмдә бишмәтме, юрганмы, казакиме — һәммәсен бөркәнеп ятам да бер сәгать кадәр заманнан соң тирләп торам. Тир белән авыру чыккан була, чыкса да мине тәмам алҗыткан була иде.
Көннәрдә бер көн хәстәм килеп, баягы чүпрәкләр астында хәзан япрагы кеби дерелдәп ятканда, берсекөнгә рамазан гаеде икәнлеге исемә төште. Абау, Ходаем! Мин гаед көнне дә шушылай дерелдәп ятармынмы? Юк, бу һич тә ярамый.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда**, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? — Билгеле: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген! —
дип, берзаманнарда җырлаучы үзем түгел идемме? Юк, бәйрәм хөрмәтенә мин докторга да ышанам дип уйлап ятканда, ишек ачылып, бер иптәшем килеп керде.
— Иптәш, кара әле. Син нәрсәне бизгәктән файдалы дигән идең?
— Аспиринны.
— Зинһар, иптәш, шуны алып кайтсана!
Иптәшем даруны алып кайтты. Менә сиңа берсекөн! Гаед җитте. Гаед көн мин, йокыдан торып киенгәч тә, бер стакан җылы су белән аспиринны эчтем. Бөтен Казан буе өстерәлеп йөргәнем визитнең берсендә мин тирләдем, шапырма тиргә баттым. Менә аспирин нишләтә! Ул көнне, иртәгесен, аның иртәгесен мин һаман аспирин эчәм. Бизгәк килми иде. Гаед бетте. Корбан бәйрәме җитеп, ул да үтте. Мин һаман бизгәкне, ул килде исә, аспирин таягы белән кыйныйм. Димәк, бизгәк тә аспирин, бизгәк тә аспирин!
Беркөнне бер якын иптәшем килеп керде дә:
— Иптәш, әйдә фәлән мөсафирханәгә күчәсеңме? — диде.
— Күчәм, — дидем.
Ул мөсафирханәдәге миңа булачак номерны барып карадык. Бу номер әүвәлге номерым кадәр өч бар. Түшәме биек, умывальнигы бар. Әлхасыйль, элек торган номерыма караганда җәннәт!
Тора башладым. Элек өстәлем иң түрдәге тәрәзә төбендә иде. Андагы сыростька сабырым бетеп, өстәлне ишек төбенә күчердем.
Бу әүвәлгедән дә начар. Монда бөтенләй зәмһәрир. Бу көнаралаш бөтенләй үк ягылмый. Мич ягучы урысны чакырып:
— Почему вчера не топили?— дидем.
Ул колагыма гына:
— Дров не было, — диде.
«Ярабби! Монда да мине кыш көне очырмага элгән каз кеби катыралар!» — фикерләренә киттем. Монда утын булмауга мин тәгаҗҗеб итми идем, чөнки бу номерның нәрсәсенә генә карасаң да, аның фәкыйрьлеген күрсәтә иде. Айлап торучылар булса да, күбесе болайрак. Залына кеше керми. Анда музыка куйганнар. Бөтенләй мужик урыслары күпер суккан төсле уйный.
— Наплевать на все, — дидем дә, беркөнне ямщик ялладым да авылга киттем***. Монда миңа кечкенә генә, нараттан салган сандык шикелле җыйнак, матур бер өй бирделәр. Көненә ике мәртәбә ягалар. Һавасы яхшы, җылы, күңелле. Монда бер 15 көн эчендә 29 сентябрьдән бирле күргән салкын михнәтләре һәм юлда килгәндәге адашулар, туңулар — барысы да онытылды. Михнәт үтсен генә, адәм баласы тиз оныта аны. Беркөнне мин үземнең борадәр муллам белән, тәмам терелгән кеше шикелле, күтәренке бер рух белән авылымыздан ун чакрым җыраклыктагы базарлы авылга киттем. Көннең җылысын сайлаган идек. Бер дә туңмыйча гына барып җиттем. Фатирчы бер карт урыска төштек. Монда бүтән авыл муллалары да бар икән, алар белән сөйләшеп чәй эчтек. Ни сөйләшкәнемезне язмыйм әле. Муллалар һәм минем борадәр әйберләр алырга базарга чыгып киттеләр. Без карт урыс белән икәү генә аулак өйдә калдык.
Бабай белән без элек минем авыруым тугърысында, аннан күчеп бүтән мәсьәләләр тугърысында сөйләштек.
Бабай миңа Александр Второйның крәстияннәргә манифест укып торганын буяп ясаган бер рәсем күрсәтте. Мин карадым да:
— Добрый царь! — дидем.
Бабай терелде. Хөррияткә кадәр солдатларның илле биш яшендәге карт булып, үзләрендә жизнь калмагач кына өйгә кайтканнарын, хөррияткә кадәр мужиклар җәйдә иң элек алпавыт игенен урып, тәмам урнаштырып бетергәч кенә, үз җирләренә тотынуларын, вакыт аз калганлыктан, нинди начар һаваларда да кырда эшләргә мәҗбүр булуларын вә алпавытның, ачуы килгән саен, крәстиянне розгалавын вә солдатка тотып бирүен, вә башка золымнарын да бер-бер бәян итте.
— Ә хәзер без кырда үз игенемез бар вакытта, алпавыт көненә алтмыш тиен бирсә дә, аның кырын эшләмибез; алпавыт ялына, бичара, — дип, кәефе килеп, кычкырып көлеп җибәрде.
Ул көлгәнгә, мин дә көлдем. Бабай тагы да кызып сүзгә кереште:
— Менә хәзерге көндә студентлар һәм жидләр падишаһымызны безгә хөррият биргән өчен яратмыйлар. Менә әле, ничек исеме, Киевтә бер жид министрны үтерде****.
Бабай министр һәм үтерүченең фамилияләрен белми икән, мин әйтеп бирдем. Шул вакыт, белмим нәрсәдән, минем бабайның кәефенә тагы да кәеф кушасым килде дә болай дидем:
— Ие, ул жидләр — начар кешеләр. Аларны Русиядән куасы иде.
— Да, да!
— Без — руслар белән татарлар — һәрвакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз. Әмма жидләр үзләренең биниһая хәйлә вә ялганнары белән безне алдыйлар вә бөтен сәүдәне диярлек кулдан алып баралар. Бозык халык. Безнең Коръән аларны «мәгъзубе галәйһи» дип атый.
— Дөрест, дөрест.
Шул вакыт минем аркамда суык чымырдап тора, вә мин ихтыярсыз, хәзер генә сүнеп, капкачы ябылган мич янында торып кына бабай белән сөйләшә ала идем. Бераздан, тышка да чыгып кергәч, суык, бөтенләй минем тешләрне шакылдатып, Казандагы рәвешчә бөтен тамырларны дерелдәтә башлады.
Бабайдан:
— Ятып торырга бер урын булмасмы? — дип кенә йокларга сорап, авыру килгәнне әйтмәдем.
Ул:
— Хәзер генә морҗа ябылды, мич башы бик җылы,— дип, миңа анда менәргә киңәш бирде.
Менеп яттым. Минем тәндәге суык үзеннән көчлерәк эссе белән очрашканлыктан, миңа шундый рәхәт хасил булды ки, тәгъриф мөмкин түгел. Әгәр бай булсам, бабайга аның мич башында яткан вакытымның минутына бер тәңкә бирер идем!
Мич башы рәхәт. Тән пешәргә җитә, аның саен шәп. Шулай рәхәтләнеп ятканда, өченче ел ук бик шәбәеп язган бер шигыремнең бәгъзе сәтырлары исемә төштеләр дә үз-үземнән кычкырып көлә башладым. Шигырь ушбу иде:
Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.
Мич башына менмәм, дим, имеш; менмәссең, аркаң туңса! «Менмәмен мин, Ходай кушса» дип, «Ходай кушса»сын да язганмын ләбаса. «Бу нигә көферлегем җитте икән!» дим дә кычкырып көләм. Көлдем-көлдем дә:
— Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка,— дип, җитди кыяфәт алып, ишегалдындагы чанага чыгып утырдым. Кайтып киттек.

Миһман — кунак (номерда торучы).
Бинаән галәйһи — шуңа күрә.
Тәгассыб — кирелек.
Лям-ялтәфит — әйләнеп тә карамыйм.
Хәзан япрагы — көзге яфрак.
Әлхасыйль — кыскасы.
Тәгаҗҗеб итү — гаҗәпләнү.
Розгалау — суктыру.
Биниһая — чиксез күп.
Мәгъзубе галәйһи» — «каргалган зат» (Алла тарафыннан).
Тәгъриф мөмкин түгел — сөйләп аңлатырлык түгел.
Бәгъзе сәтырлары — кайбер юллары.
*1911 сәнә, 29 октябрь — 29 сентябрь булырга тиеш. Кыйссаның башында «29 сентябрьдә үк зарлана башладым»лыгы әйтелә. 29 октябрь, яңа стиль белән күрсәтсәң, 11 ноябрьгә туры килә, ә салкыннар Казан тирәсендә нәкъ менә сентябрь ахырында була башлый.
**«Бар күңеллелек бөтен дөньяда…» — Тукайның «Бәйрәм бүген» исемле шигыреннән.
***авылга киттем… — Тукай Өчиле авылына 1911 елның декабрендә китә.
****Киевтә бер жид министрны үтерде. — 1911 елда эсер Богров Россиянең эчке эшләр министры Столыпинны үтерә.
(«Мич башы кыйссасы». «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 32нче (21 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Беренче мәртәбә өчтомлыкка кертелгән. Текст журналдан алынган. (Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.)).

Комментарий язарга


*