ТАТ РУС ENG

Иҗат

Бәрәңге вә гыйлем

И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*; Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан. И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит; Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!» Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә...

«Йолдыз»дан да курка

Кайдадыр йөгрә иде кырлар буенча бер куян — Дүрт аяклы һам канатлы дошманыннан куркудан. Шактый җир киткәч, бераздан тугъры килде бер суга: Калтырый бәбкәм минем — һәр әгъзасы бер куркуда. — Инде нишлим? — дип,...

Буран

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап; Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак. Карны...

Көтмәгәндә

Кар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем. Дәшмимен. Тып-тын торам. Нишләр икән, дим, күрәлем. Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә; Бармагы үтми аның, күрде, башымның күркенә. Сузды шуннан соң кулын, биттән минем эзләп кытык; Кайда ул...

Көлке түгел

Көлке булса кайвакыт шигъриятемнең кыйссасы, Анда бар бер җанлы хәсрәт, канлы ләгънәт хыйссасы. Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм, Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам. Хәсрәтем — әллә минем нурлы кабыклы бер җылан?...

Әхлаксызлык

Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без, Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без. Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби, Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без. Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы...

Монафикъка

(Сюжет русчадан)   Җиһанның эссесен, салкын, бозын күрдем, карын күрдем; Ниләр күрсә бөтен үксез — барын күрдем, барын күрдем. Хәзер шатлык, уен-көлке телим инде җитәрлек күп; Сабый чакта гариб башым җәфа чикте, җитәр, бик күп....

Сабыйлар җыруы

Каз канатлары ак булыр,     Ир канатлары ат булыр. Сабыйларның канатланыр вакъты     Мәктәпләрдә укыр чак булыр.   («Сабыйлар җыруы». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик...

Ни кирәк тагы?

(Экспромтъ)   Алкаларың якты брилиант ич, —     Җанкисәгем, ни кирәк тагы? Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! —    Җанкисәгем, ни кирәк тагы? Син теләк ич миңа, син салат ич, —    Җанкисәгем, ни кирәк...

Пушкин вә мин

Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»*, Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән; Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән: Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм...