ТАТ РУС ENG

*** («Голүмең бакчасында…»)

***

Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран;
Сәгадәт-бәхетемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран.

Татарлар рәфгате, шаны сикез кат күкләрә китсен;
Әбәд-сәрмәд бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен!

Борынгы уйкуларны дөшенүбән улалым надим,
Тәрәкъкый вә тәгали юлларына улалым кадим.

Бәһаим дәфтәренә язмасынлар безне дәүләтләр;
Тәхәррек итмәлиез, күстәреб хасләт вә сауләтләр.

Хәятны дәгъва итсәк, мөддәгани идәлем исбат;
Дәлилләр күстәреб, бу кяинати идәлем искят.

Җиһанда болгарың вар улдыгына канигъ улсынлар;
Безем парлак бәхеткә гыйбтачы һәм тамигъ улсынлар.

Тырышып, идәлем журналларың әмсалени тәксир;
Җәһаләт вә наданлык ардусыны идәлем тәксир.

Гәзитең дөрлу әнвагы күбәйсен көн бә көн кат-кат;
Мәгариф мәйданында без, татарлар, уйнаталым ат.

Җәридә файдасы чукча мөҗәррәбдер бу галәмчә;
Мәгыйшәт идәлем дөньяда адәм ибне адәмчә.

Голумлә дөньяи дотды япон, нәмсә, французлар;
Җәһаләт гафләтилә йоклаганмызлар без аңсызлар.

Шөкер улсын, уянып тордылар әүлядләре гасрың,
Безез әсхабе, әүляде бу гасры мәгърифәт касрың.

Сарылды милләтең яшь каһраманлары каләмләргә:
Мәхәл вармы борынгыдай хәзән, хәсрәт, әләмләргә?

Тәксир — рус графикасында бер үк хәрефләр белән бирелгән бу ике бер-береннән ерак мәгънәле сүзнең берсе гарәп хәрефләрендә сакау «с» белән, аңа рифмадаш икенчесе нормаль «с» белән бирелгән; беренчесе — «күбәйтик», икенчесе «сындырып ташлыйк» дигәнне аңлата.

Тәрҗемәсе:

Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик:
Бәхетебезгә кешеләр дә, җеннәр дә калсын хәйран.

Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!

Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник;
Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик.

Безне дәүләтләр «хайван» дип белмәсеннәр,
Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик.

Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны исбат итик;
Дәлилләр китереп, бу галәмне сүздән туктатыйк.

Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар;
Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар.

Тырышып, журналларның төрләрен күбәйтә башлыйк;
Кирелек, наданлык гаскәрен җиңеп, сындырып ташлыйк.

Газеталар, журналларны көннән-көнгә, кат-кат күбәйтик;
Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк*.

Газетаның файдасы кат-кат сыналган ич дөньяда;
Без дә адәм угълы – адәмчә тормыш итик дөньяда.

Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон, немец, француз;
Без, аңсызлар, наданлык аркасында йоклап калганбыз.

Шөкер булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар;
Без — бу мәгърифәт гасыры сараеның ияләре һәм балалары.

Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылды:
Элеккечә кайгы-хәсрәт, ачынуларга хәзер урын бармы?

* «Шөһрәт казаныйк» мәгънәсендә.

(*** («Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран…»). Габдулла Тукайның тәүге басма шигыре. «1906 нчы сәнә башында чыкмая башлаячак «Әлгасрелҗәдид» журналының мөфассал игъланы»нда («1906 елда чыга башлаячак «Әлгасрелҗәдид» журналының тәфсилле игъланы») нәшер ителгән. Текст шуннан алынган.
«Мөфассал игълан…»да яшь Тукайның түбәндәге хаты урын алган:
«Уралъскидә мәдрәсәи «Мотыйгыя»дән.
29 нчы август, 1905 сәнә.
Мөхтәрәм Мөхәммәдкамил әфәнде!
Чукдин бире чыкарылмасы мәэмүл булынан «Әлгасрелҗәдид» журналының нәшренә мәэзүн улдыкыңызы ишедеб, фәукыльгадә мәсрүр вә мәмнүн улдым. Әгәр безем кебиләрә журналыңыз сәхифәләрендә урын вирелсә, бән бикадәри хәл назмән вә насрән журналыңызда язмакымы вәгъдә идәрем; шу вәгъдәми тәэкид юлында журналыңыз хакында ушбу әбъяте гаҗизанәләреми тәхрир әйдәдем. Журналыңызың бер күшәсендә дәрҗ улынмасыны өмид идәрем». («Күптәннән бирле чыгарылуы өмет ителгән «Әлгасрелҗәдид» журналын нәшер итү рөхсәтен алганыгызны ишетеп чиктән тыш шатландым һәм канәгать булдым. Әгәр журналыгыз битләрендә безнең кебекләргә урын бирелсә, мин, хәлем кадәренчә, журналыгызга тезмә һәм чәчмә әсәрләр язып торырга вәгъдә итәм. Бу вәгъдәмне ныгыту максаты белән, журналыгыз хакында шушы зәгыйфь бәетләремне яздым. Журналыгызның бер почмагында басылыр дип өметләнәм».)
Хаттан күренгәнчә, ***«Голүмең бакчасында…» шигыре 1905 елның 29 августыннан элек, ихтимал, язын яки җәй башларында ук язылгандыр.
Совет чорында шигырь беренче тапкыр Икетомлыкта басылган (1943).
«Җиһанда болгарын, вар улдыгына канигъ улсынлар…» — бу юлда Тукайның самими теләге ачыктан-ачык белдерелә: ул, яңа пәйда булып килүче милли матбугат дөньяга Болгар дәүләте һәм аның халкы турында дөрес мәгълүмат бирергә, шул рәвешчә, җаһилләрне белемле итәргә тиеш, дип белә. Шагыйрь бер үк шигырьдә «татар» һәм «болгар» атамаларын янәшә куюы белән аларның бер үк халык икәнлегенә басым ясый, борынгы болгарлар Европа тарафыннан «татар» дип аталган халыкның бабалары булуын ассызыклый.
«Мәгърифәт касрың» — оригиналда бу сүзләр кушылып язылган.  «Касыр» урынына «хасыр» диелгән (бу сүз «камау» мәгънәсен бирә). Басмада «к» урынына «х» хәрефе хаталы рәвештә бирелгән булса кирәк.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).


*** («Ğolümeñ baqçasında…»)
>>>

Комментарий язарга


*